Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районында 53 яшьлек ир-ат ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуы өчен суд каршына басачак

Теләче районында 53 яшьлек ир-ат ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуы өчен суд каршына басачак, дип хәбәр итә Теләче районы прокуратурасы. Шушы көннәрдә район прокуратурасы Теләче районында яшәүче 53 яшьлек М.Х.га карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Аңа, РФ Җинаять кодексының 3нче бүлеге 30нчы һәм 291 нче маддәләре буенча гаеп ташлана....

Теләче районында 53 яшьлек ир-ат ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуы өчен суд каршына басачак, дип хәбәр итә Теләче районы прокуратурасы.
Шушы көннәрдә район прокуратурасы Теләче районында яшәүче 53 яшьлек М.Х.га карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Аңа, РФ Җинаять кодексының 3нче бүлеге 30нчы һәм 291 нче маддәләре буенча гаеп ташлана. Бу - хезмәттәге затка ришвәт бирергә маташу.
Тикшерү версиясе буенча, 2015 елның 13 август көнендә сәгать сигезләрдә М.Х. исемле әлеге кешене, «ВАЗ-21053» маркалы автомобилендә Теләче-Әбде юлы буенча хәрәкәт иткәндә, Теләче районы ЮХИДИ хезмәткәре туктата. «Алкотестор» приборы ярдәмендә тикшерү уздырганнан соң, туктатылган автомобиль хуҗасының исерек булуы ачыклана. Руль артында исерек хәлдә йөргәне өчен ЮХИДИ хезмәткәре административ хокук бозу турында беркетмә төзегәндә, патруль машинасында утыручы М.Х., ЮХИДИ хезмәткәренә аны җибәрүен сорап ришвәт бирергә маташа. Үзен исерек хәлдә җибәрүне ул 2 мең 500 сумга бәяли. Ләкин, исерек автомобиль хуҗасының җинаятькә илтүче мәкерле планы тормышка ашмый, чөнки ЮХИДИ хезмәткәре ришвәттән баш тартып, аның әлеге гамәленә аркылы төшә.
Хәзерге вакытта М.Х. үз гаебен тулаем аңлаган, аңа карата җинаять эше бүгенге көндә район прокуратурасы тарафыннан Теләче районы судына озатылды.
Әйе, бик еш очрарга буладыр мондый күренешләргә, хәзер халык арасында «ришвәт» сүзе гади бер сүз кебек кенә, халык моңа ияләнгән. Һәр проблеманы кемгә булса да «төртеп» хәл итүчеләр өчен бу аеруча гади мәсьәлә. Һәркем ришвәт бирүнең дөрес гамәл булмавын аңлый, ләкин нинди нәтиҗәләргә китерәсен белеп бетерми булса кирәк, чөнки аңлап эш итсәләр, мондый хәлләр сирәгрәк булыр иде сыман. Сүз уңаеннан, ришвәт бирүче белән беррәттән ришвәтне алучы хезмәттәге затны да җинаять җаваплылыгы көтә.
Җинаять кодексы буенча ришвәт бирү суммасына карап дүрт төрле категориягә бүленә, 25 мең сумга кадәр, 25 меңнән күрбәк, 150 меңнән күбрәк һәм 1 миллион сумнан күбрәк. Әлеге категорияләрнең хәтта иң кечкенә суммалысына да зур җәза каралган. 25 мең сумга кадәр ришвәт бирергә маташучыларга Җинаять кодексында әлеге ришвәт суммасыннан 15-30 тапкырга артыграк штраф, 3 елга кадәр мәҗбүри хезмәт, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек җәзалар бар. Бу әле иң аз дигән җәза…
Исегездә тотыгыз, юл йөрү кайгыйдәләрен бозсагыз да, бозмасагыз да, ришвәт бирү - ситуациядән чыгу җае түгел. Ришвәт бирергә маташу сезне иректән мәхрүм итәргә мөмкин. Ә ирекле булуның бәясе бармы, әлбәттә юк!
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев