Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районында эшмәкәрлек белән шөгылләнүчеләргә уңай шартлар булдырыла

2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күздә тотты. Мондый мөмкинлектән, беренчеләрдән булып, безнең Теләче районы файдаланды. Бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгында 10 резидент уңышлы эшләп килә, 210 яңа эш...

2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күздә тотты.

Мондый мөмкинлектән, беренчеләрдән булып, безнең Теләче районы файдаланды.
Бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгында 10 резидент уңышлы эшләп килә, 210 яңа эш урыны булдырылган. Районның бу башлангычын дәүләт 227 миллион сум күләмендә субсидия биреп хуплады.

- Бу авыл хуҗалыгы районында барлыкка килгән иң беренче җитештерү паркы. 2014 елда беренче номер астында аккредитация алдык. 2015 елның ноябрендә биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Икътисад министрлыгының күчмә утырышы булды, - дип искә алды ул чорны "Созидание" фонды идарәчесе Марат Мифтахов.

Әлеге фонд паркны үстерү өстендә эшли. Парк үсешендә, ТР Икътисад министрлыгы белән беррәттән, район җитәкчелегенең дә өлеше гаять зур. Биредә инвестор-ларның фикер-тәкъдимнәрен хуплыйлар, аларга төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә булышалар. Сәнәгать мәйданчыгы оештыру өчен район хакимияте 35 гектар җир бүлеп биргән. Бүген әлеге биләмә барлык инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителгән. Сәнәгать үсеше өчен 950 миллион сум инвестиция кертелгән. Шуның 723 миллион сумы шәхси инвесторлар өлеше. Әзер инфраструктурадан тыш, биредә резидентларга, бизнесын алып бару өчен, тагын да отышлырак шартлар тәкдим итәләр.

- Барлык проектлар да кызыклы. Эшләр өчен шартлар тудырабыз. Инженерлык коммуникацияләренә тоташу бушлай. Резидентлар җиде елга җир салымыннан һәм аренда түләвеннән азат ителә. Электр энергиясе дә ташламалы тариф буенча бирелә, - ди Марат Мифтахов.

2012 елда, "беренче карлыгач" булып, кулланыштан чыккан автомашина шиналарын эшкәртү буенча "Кряж" ширкәте теркәлде. 2014 елда Россия инвесторлары белән беррәттән, Төркия эшмәкәрләре көнкүрештә кулланыла торган полимер эшләнмәләр җитештерү буенча "ЛМР Пласт" ширкәтен ачып җибәрде. Бүген әлеге ширкәт 100 төрле продукция җитештерә. Хәзер ширкәт җитештерү мәйданнарын өч тапкырга арттырды. "Авангард-Строй" ширкәте фатирлар һәм подъездлар өчен ишекләр, люклар җитештерә.

2016 елның 6 аенда паркның резидентлары 300 миллион сумлык продукция җитештерде. Алга таба да яңа резидентлар җәлеп итү, җитештерү күләмен арттыру, парк биләмәсендә бизнес алып бару өчен уңай шартлар булдыру максаты куела.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Фотода: беренче резидент булып теркәлгән "Кряж" ширкәте кулланылышта булган машина шиналарыннан спорт мәйданчыклары өчен өслекләр эшләве белән дан казанды. Линия операторы Фәрит Шингарев эш вакытында
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев