Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районында ничә пенсионер гыйнвар аенда 5 мең сум өстәмә акча алачак?

Теләче районында 4454 мең өлкән яшьтәге кеше пенсия акчасы ала. Шушы көннәрдә пенсионерларга өстәмә 5 мең сум күләмендә акча бирелә башлаячак. Ни өчен елга бары бер тапкыр гына 5 мең сум түләү каралган дигән сорауга Пенсия фондының Теләче бүлеге җитәкчесе Марат Мөкътәсимов түбәндәгеләрне җиткерде. "Илдә икътисадый хәл катлаулы булганлыктан, 2016...

Теләче районында 4454 мең өлкән яшьтәге кеше пенсия акчасы ала. Шушы көннәрдә пенсионерларга өстәмә 5 мең сум күләмендә акча бирелә башлаячак.

Ни өчен елга бары бер тапкыр гына 5 мең сум түләү каралган дигән сорауга Пенсия фондының Теләче бүлеге җитәкчесе Марат Мөкътәсимов түбәндәгеләрне җиткерде. "Илдә икътисадый хәл катлаулы булганлыктан, 2016 елда пенсияне индексацияләү үзгәрде. Райондашларыбызга шуны да искәртәсе килә, пенсия акчасы 2016 елга кадәр пенсионерларның куллану кәрҗине буенча индексацияләнде, узган ел пенсия 4 процентка индексацияләнде. Шул сәбәпле, бу аерманы җитәкчелек бер тапкыр түләргә дип карар чыгарды". Узган ел эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе индексацияләнгән. Биш мең сум түләүдә мондый чикләү юк, пенсия алып эшләүчеләргә һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларга да акча биреләчәк.

Бер тапкыр түләнә торган биш мең сум акчаны алу өчен, пенсия фондына гариза язарга кирәкме, юкмы дип борчылучы райондашларыбызга да шуны җиткерәсе килә. Бернинди гариза да язарга, пенсия фондына барырга да кирәк түгел. Биш мең сум акча кешенең яшәгән урынындагы пенсия фонды бүлегеннән бирелә. Пенсионерларны акчаның кайчан түләнүе кызыксындыра. Өстәмә түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга гыйнварның икенче яртысында тапшырачаклар. Пенсиясен банк картасы аша алучыларга ул исәп - хисап счетына күчереләчәк. Районыбызның өлкәннәренә, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә, гыйнвар аенда бу акчаны алып килмәсәләр, кайгырырга урын юк. Ул киләсе ай пенсиясе белән бергә тапшырылачак дип вәгъдә итә пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Биреләсе акча бирелер, халык әйтмешли, ала каргада алачагың булсын.

Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев