Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче укучылары - югары уку йортында

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән Теләче районы арасында дуслык күпере сузылган. Ел саен академиядә белем алучы Теләче районы студентлары белән районыбыз җитәкчелегенең очрашып, күрешүе матур традициягә керде. Быел да муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендә спорт өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләр, әлеге уку йортына укырга керергә...

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән Теләче районы арасында дуслык күпере сузылган. Ел саен академиядә белем алучы Теләче районы студентлары белән районыбыз җитәкчелегенең очрашып, күрешүе матур традициягә керде.

Быел да муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендә спорт өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләр, әлеге уку йортына укырга керергә теләүче укучылар белән ректор, деканнар очрашты.

Очрашуда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучы Теләче студентлары да, уку йорты җитәкчелегенә үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Мәктәп укучыларына үзләре укый торган факультетлар турында сөйләде. «Көрәш белән ныклап кызыксынганлыктан, бәйгеләрдә еш катнашырга туры килә. Уку йорты җитәкчелеге беркайчан да спорт бәйгеләренә барудан тыймый. Бу яктан бернинди дә, проблема юк. Теләче районы җитәкчелеге дә без яшь спортчыларны барлап, ярышларда күңелне үсендереп тора», - ди Айдар авылы егете Фирзәр Фәттахов. Районыбызның Кече Мирәтәк авылыннан Рәзил Гайнетдинов, Шәтке авылыннан Ильфир Җәләев та Идел буе спорт һәм туризм академиясендә уку кызыклы, мавыктыргыч булуын әйтеп узды.
Очрашуда катнашучылар Теләче районы турында видеоролик карап узды. Видеофильмда спорт өлкәсендәге уңышлар, районда барган төзелеш, гомумән, районның яшәеше ачык чагылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин районда спортның торышына анализ ясады. Спортта ирешкән уңышларны әйтеп узды. Укучылар уку йорты үткәргән «Ачык ишекләр көне»ндә дә катнашты. Кабул итү комисия вәкилләренең чыгышын тыңлады. Мәртәбәле уку йортында укучы студентларның җыр - биюгә булган осталыкларын тамаша кылды. Деканнар үз факультетлары турында файдалы мәгълүмат бирде. Укучылар үз чиратында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Үзәк урта мәктәбе укучылары Салават Бәдретдинов, Иван Сумбаевлар да спортны үзләренә дус иткән. Киләчәктә алар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга кереп, спорт өлкәсендәге белемнәрен арттырып, зур бәйгеләрдә җиңү яуларга хыялланалар.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Илнар Хәнипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев