Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче урта мәктәбе ни белән яши: спортта уңышлар, роботлар ясау һәм башка хикмәтләр

Теләче урта мәктәбендә тәрбия мәсьәләсенә hәм өстәмә белем бирүне үстерүгә җитди игътибар бирелә. Мәктәптә тәрбия эше "Яшь теләчелеләр" программасы нигезендә алып барыла. Программаның нигезендә укучыларны патриотик рухта тәрбияләү тора. Укучыларга белем hәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: ике спорт залы, китапханә, музей, ике технология кабинеты hәм остаханә бар....

Теләче урта мәктәбендә тәрбия мәсьәләсенә hәм өстәмә белем бирүне үстерүгә җитди игътибар бирелә. Мәктәптә тәрбия эше "Яшь теләчелеләр" программасы нигезендә алып барыла. Программаның нигезендә укучыларны патриотик рухта тәрбияләү тора. Укучыларга белем hәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: ике спорт залы, китапханә, музей, ике технология кабинеты hәм остаханә бар.
Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту - мәктәпнең төп бурычларының берсе. Ел дәвамында укучылар белән спорт- сәламәтләндерү чаралары күп үткәрелә. Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан укучылар арасында көзге кросс, мини-футбол, волейбол, жиңел атлетика, чаңгы hәм башка төрле ярышлар уза. Мәктәбебез командалары, район hәм республика ярышларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Республикакүләм үткәрелгән "Президент көрәшләре" бәйгесендә безнең мәктәп командасы IV нче урынга чыкты.
Укучыларның сәламәтлекләрен контрольдә тоту өчен мәктәптә лицензияле медицина кабинетыбыз бар. Узган уку елында республика медицина кабинетлары арасында үткәрелгән конкурста катнашып, безнең мәктәп призлы III урынга лаек булды.
Ел дәвамында укучыларның буш вакытын файдалы итеп оештыру максатыннан, мәктәп базасында Балалар ижат үзәге, балаларга белем бирү hәм сәламәтләндеру үзәге hәм Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе аша да түгәрәкләр hәм секцияләр эшли. "Дәрестән соң мәктәп» программасы проектын тормышка ашыру максатында мәктәптә техник ижат түгәрәкләреннән робот техникасы, авиамодельләштерү түгәрәкләре бар. Мәктәп әлеге проект кысаларында грант отты. Техник түгәрәкләргә йөрүче укучылар да үзләренең эш нәтиҗәләрен күрсәтә башладылар. Узган уку елында "Робот-2016" зона ярышларында III урын алдылар. Мәктәбебезнең hәр укучысы нинди дә булса түгәрәккә йөри.
Мәктәп коллективы райондагы барлык учреждениеләр: район китапханәсе, ДОСААФ, мәдәният йорты, музыка мәктәбе hәм барлык балаларга өстәмә белем-бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли.
Яңа уку елыннан мәктәп Россия укучылар берләшмәсе, балалар hәм яшүсмерләр сугышчан-патриотик "Яшь армия" берләшмәсе проектларын мәктәпләргә кертү буенча пилот мәктәбе буларак билгеләнде. Укучыларга белем hәм тәрбия бирүдә мәктәптә иҗади педагогик коллектив эшләгәндә, без әлеге яңалыкларны бик теләп кабул итәбез hәм тормышка ашырачакбыз .
Алевтина Пашина, Теләче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев