Теләче Информ

Теләче урта мәктәбе укучысы Илсаф Якупов: "Мөхәммәтшакир бабама чиксез рәхмәтлемен"

Мәрдановлар гаиләсенең чишмә башы "Идегәй" дастанында телгә алынган Саба төбәгенә барып тоташа. Саба җилләре исә торган Саба төбәгендә тәрәзәләреннән нур агылып торган авыллар бик күп. Еллык тарихы булган Сатыш авылы әнә шундыйлардан. Ул тирә-якта үзенең мәдрәсәсе белән билгеле булган. 20нче гасыр башында биредә 300 ләп шәкерт сабак алган. Бабам Мидхәтнең...

Мәрдановлар гаиләсенең чишмә башы "Идегәй" дастанында телгә алынган Саба төбәгенә барып тоташа. Саба җилләре исә торган Саба төбәгендә тәрәзәләреннән нур агылып торган авыллар бик күп. Еллык тарихы булган Сатыш авылы әнә шундыйлардан. Ул тирә-якта үзенең мәдрәсәсе белән билгеле булган. 20нче гасыр башында биредә 300 ләп шәкерт сабак алган.

Бабам Мидхәтнең әтисе карт бабам Мөхәммәтшакир Шаһимәрдән улы Мәрданов 1913нче елда әнә шул данлыклы Сатыш авылында Шаһимәрдән белән Латыйфа (Мозаффар кызы) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Балалык еллары авылда үтә. Хәрби хезмәттә булган. Шуннан 1939нчы елда Фин сугышына киткән. Бу сугыштан исән-имин кайткан бабай бик горурланып сөйли торган булган: "Безнең яклар бөтенебез кайттык. Чәүкәдән (Чәбки Саба авылы) Фазлыйәхмәт дусны гына калдырдык." Сабада укып кайткач, Икшермә МТСында тракторчы булып эшли ул. 1936нчы елны Мәшүдә әбием белән өйләнешәләр. 1938нче елның 22 июнендә беренче малайлары - әниемнең әтисе Мидхәт бабам дөньяга килә.

Кеше җиргә яшәргә, тормыш итәргә дип килә. Бабамның әтисе Мөхәммәтшакир да бәхетле тормыш турында хыяллана, ата-баба нигезен ныгыта... Ләкин рәхимсез сугыш аның матур хыялларын чәлпәрәмә китерә.

Сугыш... Нинди куркыныч сүз бу. Шушы афәт күпме хатыннарны тол итте, күпме балаларны ата назыннан, туйганчы ипи ашаудан, куаныч-шатлыклардан мәхрүм итте. Дәһшәтле сугыш елларында Сатыш авылыннан гына да дүрт йөзгә якын ир-егет фронтка китә. Шуларның 140 гына туган нигезенә әйләнеп кайта алган. Күпме авылдашыбыз еракта, яу кырында ятып калган. Ни кызганыч, күпләрнең каберләре кайда икәне дә билгеле түгел. Алар хәбәрсез югалган.

Хәбәрсез югалганнар арасында минем бабам Мөхәммәтшакир да бар. Аның исеме бүген "Хәтер китабы"нда мәңгеләштерелгән. Илен, халкын, гаиләсен саклап сугышка кергән ир-егетнең язмышы күп томлы "Хәтер китабы"нда кечкенә генә хәрефләр белән бер юлга язылган: "Мәрданов Шакир, 1913, Сатыш ав., к - арм."

Бабам Мидхәт ялтыравыклы хәрефләр белән "Хәтер китабы" дип язылган кара тышлы әлеге зур китапны тезләренә ачып салган да, инде ничәнче кабат, дерелдәгән бармаклары белән шул кара хәрефләр өстеннән йөртә. Күзләрендәге энҗе яшь бөртекләре менә тамам, тамам дип ялтырыйлар. Нәрсә уйлый ул? Мөгаен, әтисен соңгы тапкыр күргән көнне искә төшерәдер. Әтисен сугышка озатканда аңа нибары өч яшь була. Ул көнне үл үзе хәтерлиме, әллә әнисе сөйләгәннәрдән генә беләме, хәзер төгәл әйтә алмый: "Җигүле атларга утырып та, җәяүләп тә халык Саба тавы ягына агылды. Әнием мине күтәреп менде. Бөтен халык елаша. Әтием мине күккә чәеп сөйде һәм тиен акчалар бирде. Сугышка китүчеләрне озаткач, кайтышлый, авыл уртасындагы кибеткә кердек. Кибет киштәләре буп-буш, кер сабыныннан кала берни юк. Әнием шул тиен акчаларга кер сабыны сатып алды. Шактый еллар үткәч, миңа шул кибеттә сатучы булып эшләргә туры килде. Әллә нинди юклык еллар булды, ләкин 1941нче елдагы кебек шомлы, куркыныч буш киштәләр булмады".

Шул китүдән Мөхәммәтшакир бабамның ике-өч кенә хаты килгән. Кызганыч, алар сакланмаган. Әбием, бабамның кайтуын көтеп, күпме йокысыз төннәр уздырган. Ничәмә-ничә тапкыр басу капкасы янына килеп, кулын каш өстенә куеп, бабамның кайтуын зарыгып көткән. Аңа ияргән яланаяклы малай да (Мидхәт бабам) әтисе кайтасы юлдан күзен алмаган. Ләкин никадәр түземсезләнеп көтсә дә, өметләре акланмаган. "Көтегез, тиздән әйләнеп кайтырмын", - дип киткән әтисе чит җирләрдә ятып калган. Сугыштан соң аталы балалар ата-ананың тигез канаты астында үскәндә, ул "әти" дип әйтергә тилмереп яшәгән.

... Саба тавы Мөхәммәт-шакир бабамның соңгы эзләрен саклый. Ул нык басып сугышка киткән тузанлы юлны асфальт каплаган. Мидхәт бабам хәтере аша ул минем күңелемдә киң җилкәле олпат ир булып гүдәләнә. Кызганыч, сугыш чоры баласы Мидхәт бабам да безнең арада юк инде. Ләкин хәтере миндә яши.

Илсаф Якупов.

Реклама

Теләче урта мәктәбе укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: