Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче урта мәктәбе укытучысы Ильсия Хәмит кызы 50 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә бәхеткә куанып яши

Теләче урта мәктәбе укытучысы Алексеева Ильсия Хәмит кызы 50 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә бәхеткә куанып яши. Шулай булмыйни, янәшәсендә сөекле тормыш иптәше, "әни" дип үлеп торучы кызлары, кияүләре һәм оныклары, яраткан эше, хөрмәт иткән коллективы бар. Ленинград авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Биектау районының Биксәр урта мәктәбендә физика укытучысы...

Теләче урта мәктәбе укытучысы Алексеева Ильсия Хәмит кызы 50 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә бәхеткә куанып яши. Шулай булмыйни, янәшәсендә сөекле тормыш иптәше, "әни" дип үлеп торучы кызлары, кияүләре һәм оныклары, яраткан эше, хөрмәт иткән коллективы бар.

Ленинград авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Биектау районының Биксәр урта мәктәбендә физика укытучысы булып башлап җибәрә ул. Ә 1998 елдан Теләче урта мәктәбенең алыштыргысыз физика укытучысына әйләнә. Шулай дип әйтүем юкка түгел. Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына, "Иң яхшы укытучы гранты"на ия булуы, "Физика укытучысы", "Сыйныф җитәкчесе" кебек бәйгеләрдә һәрдаим катнашуы шул хакта сөйли. Өстәвенә, укучылары олимпиадаларда җиңү яулый, күбесе югары уку йортларында белем ала. Юбилее уңаеннан Ильсия Алексеева хакында без аны якыннан белүчеләрнең фикерләрен тыңларга булдык.

Алевтина Пашина, Теләче урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары:

- Ильсия Хәмитовна үз эшенә җаваплылык белән карый торган кеше. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләүнең сыйфатына зур игътибар бирә. Укучыларының уңышлары куандыра торган. Характерына килгәндә, Ильсия Хәмитовна оптимист. Беркайчан да ирешелгәннәр белән чикләнеп калмый, һәрчак алга омтыла. Гадел, туры сүзле булуы сокландыра. Аңа алга таба да эшендә уңышлар телим.

Нияз Мөхтәсимов, 10-а сыйныфы укучысы:

- Физика фәнен күбрәк ир-атлар укыткангамы, безнең Ильсия Хәмитовнада ирләргә хас булган турылык, бар нәрсәдән тәртип таләп итү кебек сыйфатлар бар. Физика кебек авыр фәннең үзенчәлекләрен өйрәтү өчен шунсыз булмый дип саныйм. Шәхсән үземә бу фәнне белү бүген үк ярдәм итә. Физикадан олимпиадаларга йөргәнлектән, тормышта да моңа кагылышлы сорауларга җавап таба алам һәм моның барысы өчен дә Ильсия Хәмитовнага рәхмәтлемен. Ул бит әле сыйныф җитәкчем буларак та, иң таләпчән укытучыларның берсе. Алга таба да аның шундый булып калуын телим.

Айзат Бариев, 11-в сыйныфы укучысы:

- Кеше үзенә ошый торган эшне бөтен күңелен биреп башкара. Ильсия Хәмитовнада да бу ачык сизелә. Ул дәресне дә шулай аңлата, катлаулы фәнне дә тормыштагы мисаллар белән кызыклы итеп үткәрергә тырыша. Кайчакларда дәрестә эшләп бетерергә өлгермәсәк, ул тәнәфестә аны тәмамларга мөмкинлек бирә. Шуна күрәдер, аның тирәсендә тәнәфес буе укучылар була. Ә аларның күбесе малайлар. Кыскасы, һәрвакыт укучы өчен яхшы булсын дип тырыша. Быел Ильсия Хәмитовна белән ирешкән уңышыбыз да бар. Астрономия буенча илкүләм олимпиаданың төбәкара этабында призер булдым. 8 нче сыйныфтан бирле катнашып килсәм дә, мондый зур җиңүем әле беренче тапкыр. Әлбәттә, уңышка ирешүемдә укытучымның роле бик зур. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Мин аңа сәламәтлек телим.

Люция Зөфәрова, күршесе:

- Ильсия Хәмитовна минем ике баламның укытучысы гына түгел, ул әле минем күршем дә. Шуңа күрә мин аны бик яхшы беләм. Ул ташкын кебек энергияле, барлык каршылыкларны да сикереп үтәрлек көчле, болан кебек җитез, крепость кебек үтеп керә алмаслык, корыч кебек нык, юлбарыс кебек үзенең гаиләсен яклаучы... Гомумән, бик яхшы кеше ул Ильсия! Мин аңа гаиләбез исеменнән шул сыйфатларының югалмавын телим.

Ильсия Хәмитовна! Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы да барлык югарыда әйтелгән теләкләргә кушыла. Сезне һәрвакытта авырлыклар урап узсын, гаиләгез тигез, тормышыгыз мул булсын. Әле озак еллар укучыларның яраткан укытучылары булып, бергә-бергә эшләргә насыйп булсын.

Ильсия Хәмитовна турындагы фикерләрне Алинә Шәмәрданова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев