Теләче Информ

Теләчедә "Бизнес-десант" исемле семинар узды

ТР Икътисад министрлыгы 2 декабрь көнне Теләче муниципаль район Советының актлар залында эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" тематикасы исеме астында белем бирү семинары үткәрде. Семинарда катнашучыларга әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителде. Бу бизнес идеяләргә документлар инде әзер, бары тик теләгән һәркем бизнес-комплектлар ярдәмендә үз эшен башлап җибәрә ала. Семинарда катнашучыларга "Эшмәкәрлек фабрикасы", "Ваш...

ТР Икътисад министрлыгы 2 декабрь көнне Теләче муниципаль район Советының актлар залында эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" тематикасы исеме астында белем бирү семинары үткәрде. Семинарда катнашучыларга әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителде. Бу бизнес идеяләргә документлар инде әзер, бары тик теләгән һәркем бизнес-комплектлар ярдәмендә үз эшен башлап җибәрә ала. Семинарда катнашучыларга "Эшмәкәрлек фабрикасы", "Ваш доступ к рынку" проектлары турында да сөйләделәр. Моннан тыш, семинарда катнашучылар алдында, тәҗрибәле бизнес-тренерлар да чыгыш ясап, маркетинг серләре, салымнар турында тәфсилләп аңлатты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: