Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләчедә чисталык икайлыгы уңаеннан ясалган рейдта табылган чүплекләр турында

Табигать күзгә күренеп яшәрә. Тирә-юнебезнең күркәмлеге, әйләнә-тирә мохитебезнең чисталыгы бары үзебездән тора. Шул уңайдан чисталык икейлыгы игълан ителеп, һәркемгә үз биләмәсен тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру бурычы куелды. Район үзәгендә яшәүчеләр Теләченең матурлыгы өчен зур тырышлык куя дисәк, һай нык ялгышабыз. Баксаң, тыштан ялтырыйбыз, арттан калтырыйбыз икән. Без моны Теләче муниципаль...

Табигать күзгә күренеп яшәрә. Тирә-юнебезнең күркәмлеге, әйләнә-тирә мохитебезнең чисталыгы бары үзебездән тора. Шул уңайдан чисталык икейлыгы игълан ителеп, һәркемгә үз биләмәсен тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру бурычы куелды. Район үзәгендә яшәүчеләр Теләченең матурлыгы өчен зур тырышлык куя дисәк, һай нык ялгышабыз. Баксаң, тыштан ялтырыйбыз, арттан калтырыйбыз икән.

Без моны Теләче муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе, административ комиссия әгъзасы Юрий Емельянов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов һәм Теләче авыл җирлеге башлыгының хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе Марат Шәймәрданов катнашында Тюлячка елгасы буйлап узган рейд барышында ачык күрдек. Ә башбаштаклык елганың башыннан ук башлана. Нәкъ менә елга башын чүплек иткәннәр. Аннан соңгы агач массивларындагы чүп-чар турында әйткән дә юк. Халык ял итә, күңел ача, шашлык кыздыра торган урыннарны кемдер, чүп-чардан җиңел генә котылу юлын табып, төзелеш калдыклары белән тутырган. Тукай, Тынычлык урамында яшәүчеләр дә корган агачларны, иске мебельләрне, көнкүреш калдыкларын бакча башына ташлый икән. Арада канализация суын елгага агызучылар да, үзбелдеге белән җиргә ия булучылар да бар. Тәртип бозган хуҗалыкларның тугызына вазифаи затлар тарафыннан санкцияләнмәгән урында чүп ташлаганнары өчен административ беркетмә төзелде. Әлбәттә, бүгенге матурлыктан, алма, шомырт, сирень чәчәкләре исеннән исереп йөргәндә, әлегедәй контраст күренешләргә тап булу бер дә күңелле түгел. Өстәвенә, бу көннәрдә үзенең ат ярышлары, көрәш бәйгеләре һәм үзешчән сәнгать чыгышлары белән дан тоткан Теләче Сабантуена зур әзерлек эшләре бара, колачлы эшләр көтә.

Туган җиребезнең матурлыгы, чисталыгы өчен бергәләп көрәшик. Матурлыкны тудыру гына түгел, саклый да белик!

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фотода: Тюлячка елгасы ярындагы агачлыкларны төзелеш калдыклары "бизи".

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев