Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Телефон караклары банк картасыннан акча урлый

Алдакчылар пенсионерга банк картасы ябылуы турында ялган СМС хәбәр җибәргән. (Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Казанда яшүче 64 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан кырыгалдарлар акча урлаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кешеләрне телефон караклары белән сак эш итәргә чыкыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Шушы көннәрдә Казанда яшәүче...


Алдакчылар пенсионерга банк картасы ябылуы турында ялган СМС хәбәр җибәргән.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Казанда яшүче 64 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан кырыгалдарлар акча урлаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кешеләрне телефон караклары белән сак эш итәргә чыкыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Шушы көннәрдә Казанда яшәүче хатын-кызның телефонына банк картасы ябылуы турында СМС хәбәр килеп төшкән. Шунда ук хәлне төзәтү өчен махсус номерга шалтыратырга киңәш ителгән. Хатын-кыз әлеге номер буенча шалтыратып, үз картасының реквизитларын "хезмәткәрләргә" хәбәр иткән. Шуннан соң аның картасыннан 9600 сум акча юкка чыккан. Алдануын аңлаган хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгалыган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләрне бу эшкә катнашы булган каракларны эзәрлекләү белән шөгыльләнә. Алдакчылар биргән номерның Мәскәү өлкәсендә теркәлгәне ачыкланган.

Шундый ук очраклар Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә булган. Автошәһәрдә яшәүче хатын-кыз банк картасының ябылуына ышанып, 4500 сум акча югалткан. Полиция хезмәткәрләре ялган номер Курган өлкәсе территориясендә теркәлгәнен ачыклаган.

Әлмәттә яшәүче 68 яшьлек пенсионер шул ук схема буенча телефон номерына шалтыратып, каракларга үз картасының барлык реквизитларын хәбәр иткән. Шул саксызлыгы аркасында, аның картасыннан 100000 сум акча урланган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кешеләрне сак булырга һәм телефон каракларының хәйләләренә ышанмаска өнди.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев