Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Терроризмны кисәтү - һәркемнән уяулык сорала

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрелә, тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куела? Районда террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләсенең куелышы хакында кызыксынып, без Россия Эчке эшләр...

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрелә, тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куела? Районда террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләсенең куелышы хакында кызыксынып, без Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы полиция бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Хәйретдинов Айдар Фоат улына мөрәҗәгать иттек.

- Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар күзәтелмәде, ләкин бу безгә "бар да тәртип, бар да яхшы" дип тынычланырга җирлек һәм бернинди гарантия бирми. Терроризмның географиясе киңәя бара, безнең районда да андый хәл булмас дип беркем дә әйтә алмый.

- Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска?

- Бүген барыбыз да яхшы белә, катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Исламның традицион булмаган юнәлешләрен пропагандалаучы, кисәк кенә дингә кереп киткән, даими яшәү урыны булмаган, гомумән, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы белән шик уяткан кешеләрне очратканда, кичекмәстән, район полиция бүлегенә хәбәр итүләре сорала. Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана, монда һәркемнең игътибарлы булуы сорала. Районыбыз халкы бер-берсен танып белә, бигрәк тә өйләргә кереп сорашып йөрүчеләр, авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 номерына, яки 112 номерына шалтырату кирәк. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында, эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шартлаткычлар төрле формада - тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск форматында да булырга мөмкин, теләсә кайда калдырган телефон, сәгать механизмына охшаган предметлар кешедә шик уятырга тиеш. Шикле әйбергә юлыккан очракта, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү һәм алар килгәнче, бу урыннан китмәү, башкаларның да әлеге предметка кагылмауларын сорау таләп ителә.

- Терроризмны кисәтү, булдырмау максатыннан, хокук саклау органнары тарафыннан нинди чаралар күрелә?

- Экстремизм һәм террорчылык очракларына каршы көрәш чаралары һәрдаим алып барыла. Халыкның иминлеген саклау буенча авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре белән ныклы элемтә булдырылды. Оешмаларда, мәгариф учреждениеләрендә һәрвакыт өйрәнүләр, әңгәмәләр, рейдлар оештырылып тора. Оешма җитәкчеләренә үз эшчеләре белән, профилактика максатыннан, инструктажлар үткәрү бурычы йөкләнде. Оешма-предприятие биналарының чорма һәм подвалларын даими күзәтеп-тикшереп торуны оештыру бурычы да куелды. Оешмаларга, мәктәпләргә чит кешеләрне бары тик махсус журналларга теркәп, ныклы контрольгә алгач кына үткәрү тәртибе кертелгән. Ишек янында торучы каравыл һәм вахта хезмәте булдырылган. Ләкин әле моның белән генә тукталып калырга ярамый, тагын бер кат искәртеп узар идем, барыбыздан да сизгерлек, уяулык сорала, әти-әниләр дә балаларының нәрсә белән кызыксынуын даими күзәтеп торсыннар иде. Бала нинди интернет сайтларда утыра, кемнәр белән, нинди темаларга аралаша - болар игътибардан читтә калмасын иде. Балалар көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбызга сабак аласы иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.

Әңгәмәдәш - Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев