Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Терроризмың яманлыгы һәм Исламга каршы килә торган җинаять икәнлеге турында

Ел саен без 9 май - Җиңү көнендә Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелып, Бөек Ватан сугышында көрәшкән, Ватан азатлыгы өчен башын салган якташларыбызны, дәһшәтле елларның авырлыгын искә алабыз. Бу көнне без хәтер мәйданында өлкәннәребез белән бергә билгеләп үтәргә гадәтләнгән. Районда сугышның ачысын-төчесен татыган Җиңү көнен каршылаган әби-бабайлар саны елдан-ел...

Ел саен без 9 май - Җиңү көнендә Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелып, Бөек Ватан сугышында көрәшкән, Ватан азатлыгы өчен башын салган якташларыбызны, дәһшәтле елларның авырлыгын искә алабыз. Бу көнне без хәтер мәйданында өлкәннәребез белән бергә билгеләп үтәргә гадәтләнгән. Районда сугышның ачысын-төчесен татыган Җиңү көнен каршылаган әби-бабайлар саны елдан-ел кими бара. Сугыш ветераннары урынын әкренләп тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры үсмерләре, балалары ала бара. Шуларның берничәсенең фикерен тыңлап карыйк.
Рәфыйк Садриев, Теләче авылы:
- Әти сугышка киткәндә, мин тугыз айлык бала булганмын. Әти үзе, бер абыйсы, бер энесе сугышта үлеп калды. Әнием Галия абый белән икебезне берүзе тәрбияләп үстерде. Ул кара көннәрнең сөенечле хатирәсе - сугыш бетү турындагы хәбәрне ишетү булгандыр, мөгаен. Беркайчан да сугыш уты кабынмасын!
Мәхмүт Мараков, Саба районының Мамалай авылыннан:
- Без алты бала идек, хәзер өчәү генә калдык. Әтием инвалид иде, Сослангер лагерыннан коры сөяккә калып кайтты.
Респондентларның икесе дә: " Балаларыбызга, оныкларыбызга тынычлыкта укырга, эшләргә һәм яшәргә язсын," - диештеләр.
Балачаклары, үсмер чорлары дәһшәтле сугыш елларына туры килгән өлкәннәребез-нең сүзендә хаклык ята. Сәбәбе дә бар: кайчандыр бер ил булып саналган, кунакка йөрешкән Украинада, Ислам дөньясының үзәге булган Сүриядә сугышларның бетәр исәбе, Төркиядә, Италиядә һәм Көнчыгыш илләрендә террор актларының тынып торганы юк. Ерак китәсе юк, үзебездәге Беслан фаҗигасен искә төшерү дә җитә.
СССР таркалганнан соң үз кыйбласын табып, матур гына яши башлаган Украинаның шундый көнгә калуы кызганыч, әлбәттә. Үз йөзе, үз кыйбласы һәм үз тарихы булмаган, әмма үзен мөстәкыйль ил дип танытырга теләгән ИГИЛ дәүләтенең террорчылар үстереп, тәрбияләве барыбызны да авыр уйларга, борчуга этәрә. Халык өченче Бөтендөнья сугышы башланмасын дип борчыла. Иң аянычы - сугыш, террор актлары аркасында бер гаепсез кешеләр үлә, буыннар җәфалана.
Теләче авылының "Ихлас" мәчетендә узган очрашуларның берсендә республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръәни Кәримдә язылганнарны мисалга китерде: "Без сезне аралашу өчен милләтләр һәм халыклар итеп яраттык. Аллаһы каршында иң өстенегез тәкъвалы булганыгыз". Ислам дине буенча Аллаһы Тәгалә каршында тәкъвалы кеше дәрәҗәгә ия.
Без СССР чорында туып үскән буын. Ул чорда барлык милләтләр дә дус-тату яшәде, бер-береңә кунакка бару, аралашу берни тормый иде. Милләтчелек мәсьәлә-се дә кискен тормады, киресенчә, телгә дә алынмады. Дөрес, үз милләтеңне белергә, башкаларны да танырга кирәк, ләкин башкаларга зыян салырга, милләтләрне бер-берсенә каршы куярга ярамый. Кызганыч, хәзер, бу авыр, шул ук вакытта бик нечкә мәсьәлә. Шуңа да фетнәдән саклану өчен халыкка, җитәкчеләргә аек акыл белән эш итү сорала. Акылсызлар аркасында күпме халык кырыла. Коръәни Кәримнең "Бәкарә" сүрәсендә: - Сугышка караганда, фетнә куркынычрак, - диелә. Фетнә сугышның башлангычы дияргә мөмкин. Җитәкчеләрнең акыллы идарә итүеннән күп нәрсә тора. Украинадагы, Көнчыгыш илләрендәге хәлләргә Ватан сугышын күргән кешеләр, анда катнашкан бабайлар аеруча да хафалы. Без - яшь буын сугышның ни икәнен белмибез дә. Аның нинди шартларда баруын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу без белмәгән яңа дәвер сугышы. Сириядә яшь егетләр корал тотып чабып йөри. Алар арасында ярты меңнән артык якташларыбызның булуы күңелдә зур борчу тудыра. Аларга кызык, сугышлы уенын уйныйлар кебек, ә чынбарлык башкача. Цинк табутлар кайта, әниләр елый башлагач, соң булыр. Моның ачык мисалын Әфган, Чечня сугышы күрсәтте, ләбаса. Бу мәсьәләгә битараф калып булмый.
3 сентябрьдә һәм алдагы көннәрдә илебездә, республикада һәм шул исәптән районда милләт һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау, ныгыту һәм әлеге куркыныч гамәлләргә көрәш пропагандасы алып бару да күздә тотыла. Бу хакта без экспертлар белән дә очрашып сөйләшеп алдык.
Айдар Хәйретдинов, район полиция бүлеге җитәкчесе:
- Терроризм һәм экстремизм гамәлләрен бер яклы гына карарга ярамый, ул кулга корал тотып, кемгәдер сугыш игълан итү генә түгел. Ул куркыту, янау һәм әсиргә алу кебек куркыныч гамәлләрне дә үз эченә ала, һәм беренче чиратта идеологиядә чагылыш таба. Сөенергә кирәк, район, республика халкы өчен бу гамәлләр ят, алга таба да җәмгыятебездә акыллы, зирәк сәясәтле өскорма эшләве шарт.
- Бу уңайдан участок полиция хезмәткәрләре авыл җыеннарында, мәктәпләрдә даими һәм тотрыклы рәвештә аңлату эшләре алып баралар, безнең тарафтан куелган таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоталар. Чит-ят агымнар, зарарлы әдәбият, Интернет челтәрендәге өндәмәләр үзенең тышкы ялтыравыгы белән яшьләрне үзенә тартып алырга мөмкин. Ә яшьләргә максимализм хас, кем әйтсә, шуныкы хак дип кабул итәләр. Мәсәлән, бүген Россиядә яшьләрдән генә торган экстремистик оешмалар бар. Аларда исәптә торучылар меңнәр белән исәпләнә. Экстремистик көчләр кыйбласыз яшьләрне Интернет челтәре аша эзләп таба. Бүген бездә ата-бабадан калган яшәү рәвеше сакланмый. Яңаларын тормышка кертеп җибәрә алмыйбыз.
Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, районның баш мөхтәсибе:
- Кызганыч, Ислам динен үз максатларында файдаланучылар аркасында хак динебез зыян күрә. Ислам беркайчан да фетнәгә өнәмәде һәм өнәмәс. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә "Ислам дине кулы һәм теле белән зыян салмас", - диелә. Киресенчә, рәнҗетелгән кешенең каргышыннан сакланырга куша. Аның рәнҗеше пәрдәсез, ягъни ачык, шундук иясенә килеп тия. Без үзебезнең вәгазьләребездә фетнәнең, куркыту һәм янау кебек гамәлләрнең мөселман кешесе өчен ят гамәл икәнлеген әйтә киләбез. Бу хакта аерым мисаллар аша аң-белем бирергә тырышабыз. Чөнки аңлашылмаучанлык, уртак фикергә килә алмауның нәрсә икәнен без массакүләм мәгълүмат чаралары аша ишетеп, күреп торабыз. Тынычлык, үзара аңлашу булмаганлыктан, күпме кешенең гомере өзелә, күпме гаиләләр йортсыз-җирсез кала. Безнең республика күп милләтле, күп конфецияле, һәр милләт кешесе үз милләтен, үз динен, үз гореф-гадәтләрен генә өстен күрмичә, башкаларныкына да хөрмәт белән карарга күнеккән.
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев