Теләче Информ

"Тешеңне коям, дидемме?!"

«Җиде ел «малосемейка»да чиләнгәннән соң, ниһаять, дүрт катлы йортның иң өске катыннан ике бүлмәле фатир бирделәр. Эчке эшләрен әле үзебез дә эшләшеп бетерештек (хәер, аның алары сөенеч кенә инде). Безнең аска ире шактый гына олы яшьтә булган (хатыны белән чагыштырганда) бер уртакул җитәкче туры килде. Булган байлыкларны бергә-бергә ташыштык, күтәрештек....

«Җиде ел «малосемейка»да чиләнгәннән соң, ниһаять, дүрт катлы йортның иң өске катыннан ике бүлмәле фатир бирделәр. Эчке эшләрен әле үзебез дә эшләшеп бетерештек (хәер, аның алары сөенеч кенә инде). Безнең аска ире шактый гына олы яшьтә булган (хатыны белән чагыштырганда) бер уртакул җитәкче туры килде.

Булган байлыкларны бергә-бергә ташыштык, күтәрештек. Тик теге «нәчәлник» кенә авыр күтәрмәде. Шулай да фатирларына алып кереп, безне - өч ирне сыйлап чыгарды.
Әле керешеп йөрү дә юк, исемнәребезне дә белмибез. Хатыннар гына үзара чөкердәшә. Фатир алмыйча, бәби алып кайтмыйм, дигән хатын да иңгә килеп, бик тырышып бәби әмәлләү эшенә керештек.
Атна-ун көн узуга, беркөнне кич ишеккә берәү бик каты китереп типте. Югыйсә, ишек кыңгыравы да бар. Мин, сорап-нитеп тормадым, ишекне ачып та җибәрдем. Каршымда - әзмәвердәй булып теге безнең аста яшәүче «нәчәлник» калыкты. Кулында - трусик һәм сыңар оекбаш. Бу әйберләр минекенә охшаган. Шунда башка бер тинтәк сорау килде: ә сыңар оекбаш кая киткән? «Болар синекеме», - диде күршем. «Минекенә охшаган», - дип, кулымны сузмакчы идем, теге битемә берне сылады. «Тагын бер сизенсәм, син - мертвец!» - диде бу. Кухнядан хатын да чыгып басты. Тик күрше безнең белән башкача сөйләшеп тормады, ишекне каты ябып, төшеп китте. Торабыз хатын белән кара-каршы, бу ни булды инде, дип. Шуннан хатын аңына килеп, балконга атлады. Мин дә аның артыннан. Чынлап та минем трусик белән сыңар оекбаш алар балконына очып төшкән. «Берничә әйбергә кыстыргыч җитмәгәч, болай гына элгән идем», - ди хатын. «Бар, төш, аңлат менә хәзер», - дим. «Үзем генә төшмим, куркам. Берничә көн элек хатыны: «Көнләшә инде, малай, чистый кимереп, сөяккә калдырды. Мин таза хатын идем элек», - ди. Бер оешмада бергә эшләгәч, хатынын аерып, шушы яшь, чибәр хатынны алган булган икән. Элек торган күршеләре белән дә әрләшеп беткән (анысы рус кешесе булган). Бу фатирны юри эшчеләр арасыннан алган.
Күп тә үтмәде, кабат керде бит бу. Бу юлы кулында ак майка. «Мин сиңа әйттемме теге чакта, тешеңне коям, дип», - дип әйтеп тә бетерде, бала башы чаклы йодрыгы белән берне кундырды да. Минем авыздан кан китте. Элек селкенеп торган бер теш белән, бер тап-таза тешемне аяк астына төкердем. Хатын милициягә шалтыратырга дип телефонга тотынган иде, телефонны йолкып кына алды. Ул арада тегенең хатыны да менеп җитте. «Соң, юләр, үзеңнең майкаң бит. Өстәл сөртергә булса да ярар, дип, юып элгән идем», - ди. Күптәннән киелмәгән, «модасы чыккан» майка булган икән. Инде хәзер безне көйли, җайлый бу. «Тешләреңне дә үзем алтыннан куйдырттырам, зурга җибәрмик», - ди. Ул арада бер кыйммәтле «ак» алып керде. Ул яртыга кагылучы, ачучы булмады инде. Ләкин минем дәрәҗә бермә-бер артып китте. «Карале, димен. Әле миңа шундый хатынның күзе төшәрлек икән (ире тиккә генә көнләшмәгәндер бит), дим. Җитмәсә, ике алтын тешле булдым. Табибларын да үзе табып, озакка сузмыйча гына куйдырды. «Бу безнең дүртебез арасында сер булып кына калсын», - дип тә әйтте әле.
Шул ук көнне моны бөтен подъезд белгән инде. Сакларсың, ди сер. Бер хатын авызына керсә, шунда ук кырыкка җәелә. Алга таба балконнарны да пыяла, фанера белән эшләтеп алдык. Хәзер инде безнең чебен дә керә алмый алар балконына. Очрашканда исәнләшеп үтәбез. Теге хәл турында ләм-мим. Инде безнең малай туды. Подъезддагы иң шәп кеше мин хәзер. Үземне бик булган һәм чибәр кеше итеп хис итәм», - дип, алтын тешләре белән балкып сөйләде миңа боларны бер танышым.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА, beznen.ru

    ---
    Матбугат.ру

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: