Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Әти-әни, саранлыгына күз йом, дип, ирем янына кире кайтырга үгетләде» [гыйбрәт өчен]

Сәрия ире белән Казанда бер туганнарының туенда танышкан. Озак та йөрмәгәннәр, өйләнешеп куйганнар. Һәм сыйныфташым, Казандагы яхшы эшен калдырып, чит республикага, чит шәһәргә яшәргә киткән. Олы уллары инде тугызны тәмамлаган, ә кызлары бер генә яшьлек икән әле: сыйныфташым озак вакыт балага уза алмый торган. Сәрияләргә кергәч тә, бик гади яшәү-ләренә...

Сәрия ире белән Казанда бер туганнарының туенда танышкан. Озак та йөрмәгәннәр, өйләнешеп куйганнар. Һәм сыйныфташым, Казандагы яхшы эшен калдырып, чит республикага, чит шәһәргә яшәргә киткән. Олы уллары инде тугызны тәмамлаган, ә кызлары бер генә яшьлек икән әле: сыйныфташым озак вакыт балага уза алмый торган.

Сәрияләргә кергәч тә, бик гади яшәү-ләренә игътибар иттем, күптән алынган җиһазлар, иске обойлар… Мин моның сәбәбен …бәдрәфкә кереп чыккач белдем - аның стенасы бөдәрләнеп торган сәер кәгазьләр белән чуарланган иде. Бу нинди обой икән дип, яхшылабрак карасам, болар товар чеклары икән! Бер башлары стенага ябыштырылган, ә икенче башлары бөдәрләнеп тора! "Сез коллекционерлар икән! Күпме чек җыйгансыз! Мондый мавыгуны беренче тапкыр күрәм!" - дидем, сыйныфташыма, исләрем китеп. "Син генә түгел, безгә кергән бөтен кеше гаҗәпләнә", - дип елмайды Сәрия. Аннан тормыш-көнкүрешен сөйләп алды.

- Очрашып йөргәндә үк сизә идем инде мин аның саранлыгын, ниндидер бүләк түгел, хәтта чәчәк тә биргәне булмады, - дип, иренә кагылышлы сер капчыгын сүтте сыйныфташым. - Башта ук шарт куйды: бөтен акча аның кулында булачак. Мин эшләгәне дә, кемдер ярдәм итеп, йә бүләккә биргәне дә. Күз алдыңа китерәсеңме, без бергә яши башлаганнан бирле ул барлык чекларны җыеп бара! Мин ул эштән кайткач, көндез кибеттә фәлән-фәлән алдым дип, хисап тотам, ипи-сөт-он-ярма чекларын бирәм. Хезмәт хакы бик аз, ә бүтән эшкә күчәсе килми, эшемне яратам ди. Өйгә ремонт кирәк дисәм, бер җир дә ертылмаган, тишелмәгән, әйбәт бит әле ди. Дуслар-туганнар килә, хәерче яшәвебезне күрәләр, гаҗәпләнәләр. Мин аларны сыйлау өчен табынга тәмле әйбер дә куя алмыйм. Кибеткә чыгып керер идем, акча юк. "Мин болай яши алмыйм!" - дип, иремә берничә тапкыр каты гына әйттем, әниләр янына кайтып та яшәп карадым. Әти белән әни: "Ярар инде, кызым, саранлыгына күз йом, эчми, тартмый, кул күтәрми, ач тормыйсыз, тагын ни кирәк?" - дип, ирем янына кире кайтырга үгетләделәр. Аннан әниләр белән яшәүче энем дә өйләнергә тора. Бер йортта әллә ничә гаилә булып яшәп ята алмыйбыз бит инде. Улыбызның да ияләшкән мәктәбе, дуслары шушында, эшемә дә ияләштем дип, ялым беткәч кабат кайттым. Иремә: "Малай каникулда, үзем отпускада чакта әниләрдә бераз кунак булам әле", - дип кенә әйтеп киткән идем. Шуңа ул минем нинди уйлар белән йөргәнне белми дә калды. Әниләрдән кайткач, алар биргән акчага иркенләп яшәп калдым, үзем киендем, малайга матур киемнәр алдым. Безнең кием-салымга акча туздырганны күреп, иремнең йөрәге янды инде. "Нинди гадәт икән ул: өсте-өстенә кием алу?" - дип, без ишетерлек итеп, үзалдына сөйләнеп йөрде. "Әйдә, сиңа да бер күлмәк алыйк, эшеңдә гел бер төрле киемнән йөри дип көләләрдер инде үзеңнән", - дигәч, ризалашты тагын. Мин үземне катырак тота башладым микән, ирем йомшарып, тормыш бераз җайланып киткәндәй булды. Аннан менә кызыбыз туды. Тик куаныч озакка бармады, иремә саранлык "пристубы" әйләнеп кайтты. Баланың пособиесенә кадәр алып, һәр тиенен исәпләп бара. Бәдрәфтә чек ябыштырырга урын калмады инде. Менә шулай яшәп ятам мин, дустым…

Сәрияләрдә булганнан соң, ятсам да, торсам да дигәндәй, гел аның турында уйлап йөрдем. "Нинди иргә тап булган бит, бичара", - дип, әле кызгандым, аннан: "Ике тиен-бер тиен дип санап яшәү яшәүмени, андый ир белән тормавың хәерле", - дип, күңелдән генә әле ачуландым үзен. Алла сакласын, мин андый ир белән яши алмас идем. Без ирем белән өч ул үстерәбез. Икәүләшеп көн саен өйгә сумка-сумка ашарга ташыйбыз. Фатирга евроремонт та ясаттык, киемнәр дә алгалап торабыз. "Минем ирем алтын икән!" - дип уйладым сыйныфташым тормышы турында белгәч. Алла сабырлык бирсен аңа. "Улым яхшы укый дисең бит, үсеп зур начальник булыр да, балда-майда йөздерер әле үзеңне", - дидем Сәриягә. Шулай булсын иде. Саран кеше белән кимсенеп, шулкадәр сабыр итеп яшәгәне өчен сыйныфташыма әҗер-савап булмый калмас. +

Лилия. Казан

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X