Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әти-әнисенең күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан сукыр туа

Үзәк базарга барганда юл кырыенда гармун тартып утырган ир-атка игътибар итмәгән кеше сирәктер. Кайберәүләр аның янында туктап акча биреп китә. Кем ул, нишләп шулай урамга чыккан, нәрсә мәҗбүр иткән - бу сорауларга күптәннән җавап ишетәсе килеп йөри иде. Ниһаять, форсат килеп чыкты. Күбебез тормыштан зарланырга, теге яки бу җитми, хөкүмәт...

Үзәк базарга барганда юл кырыенда гармун тартып утырган ир-атка игътибар итмәгән кеше сирәктер. Кайберәүләр аның янында туктап акча биреп китә. Кем ул, нишләп шулай урамга чыккан, нәрсә мәҗбүр иткән - бу сорауларга күптәннән җавап ишетәсе килеп йөри иде. Ниһаять, форсат килеп чыкты.

Күбебез тормыштан зарланырга, теге яки бу җитми, хөкүмәт шуны да эшләми, якламый дияргә яратабыз. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән аралашканда алардан бу зарланулар бик сирәк ишетелә. Әллә без тормышның кадереп белмибез, әллә сәбәп башкада - аңламассың...
Һава торышының нинди булуына да карамастан, иң якын дусты, сердәшенә әйләнгән гармуны белән урамга чыгып утырган Равилдән дә ник бер сыкрану, әйләнә-тирәне сүгү сүзе чыксын. Үзенә 57 яшь икән. Күпме генә кыстасам да, фамилиясен әйтәсе килмәде Равилнең. Равил Балык Бистәсе районында туып-үскән икән.
- Зөфәр Билалов авылыннан мин, - диде ул төбәкләреннән шундый танылган шәхесләр чыгуы белән горурланып.
Равил ишле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисенең дә дә, әнисенең дә күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан ук сукыр туа. Дүрт апасы, абыйсы һәм энекәшләренең икесе исән-саулар. Равил аларга кунакка кайтып йөри. Әлмәттә ничек яши башлавына килгәндә, аны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы нефтьчеләр башкаласындагы инвалидларны укыту-производство предприятиесенә эшкә җибәрә. Талант булса, чишмә кебек теләсә кайчан авыр ташларны да бәреп чыга ул, диләр.
- Мин ул чакта гармун уйнамый идем әле. Уйнарга бик соң - 50 яшьтә генә өйрәндем. Безнең өйдә әти генә гармунда уйный иде, апаларым бик матур итеп җырлый. Башта дөрес уйнамадым. Рус җырларын, гомумән, уйный алмый идем. Хәзер өйрәндем, - диде ул.
Бүген Равил татар җырларын да, рус телендәгеләрен дә шәп җырлый. Хәтта аны туктап тыңлап торучылар да бар.
- Кайчакларда теге яки бу җырны җырлавымны сорап та мөрәҗәгать итәләр. Рәхәтләнеп җырлыйм. Миңа җырлау бик ошый. Урамга шуңа чыгам да. Җырлыйсым, башкаларга ишеттерәсем килә. Ияләшеп беттем инде, - диде ул гармун сузуын туктамый гына.
Нинди җырлар күбрәк ошый, бәлки өйрәнергә теләгәннәре дә бардыр дигәнгә Равил:
- Бәлки мин Алла Пугачева белән җырларга хыялланамдыр, - дип тә куйды.
Шәһәр һәм Нефтьчеләр көнннәрен бәйрәм иткәндә калабызга җырчы Зөфәр Билалов та килгән иде. Аннан әңгәмә алганда без Равил турында да әйттек. Җырчы аларның гаиләсен белә булып чыкты, җылы сүзләр җиткерде ул. Әтиләренең гармунда бик матур итеп уйнаганы да хәтерендә җырчының. Менә шундый гыйбрәтле язмыш иясе булып чыкты урамда җыр-моң сузган ир-ат.
Әлмәт таңнары

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев