Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Әти» сүзенең тәмен үз әтисе булганнар гына аңлыйдыр…»

з-үземне белә-белгәннән бирле әтиле балаларга кызыгып яшәдем. Минем дә башкалар шикелле авыз тутырып «ӘТИЕМ» дип дәшәсем, аның көчле иңнәренә башым куясым, аны ничек яратуымны йөз, юк, мең тапкыр кабатлыйсым килә иде шул. Әмма язмыш без теләгәнчә генә язылмый икән лә…//Безнең гәҗит// Менә 38 ел инде җирне түшәп ап-ак кар ява....

з-үземне белә-белгәннән бирле әтиле балаларга кызыгып яшәдем. Минем дә башкалар шикелле авыз тутырып «ӘТИЕМ» дип дәшәсем, аның көчле иңнәренә башым куясым, аны ничек яратуымны йөз, юк, мең тапкыр кабатлыйсым килә иде шул. Әмма язмыш без теләгәнчә генә язылмый икән лә…//Безнең гәҗит//

Менә 38 ел инде җирне түшәп ап-ак кар ява. Әмма әлеге ак кар бөртекләренең аклыгы да, бар галәмне иңләп, бусагадан атлап кергән Яңа ел шатлыгы да йөрәгемдә булган тирән яраларны төзәтә алмый инде. Әйтерсең лә бу яралар әниемнең күз яшьләре, балачагымны урлаган ятимлек ачысы булып минем җаныма сеңгән.
Әтием фаҗигале төстә вафат булганда апама -14, абыема -10, миңа нибары 3 кенә яшь булган. Әнием исә чәчәк кебек 38 яшендә толлык ачыларын татыган. Урманда агач кискәндә өзелгән газизебезнең гомере. Бик ярдәмчел, кешелекле иде, дип искә ала аны әнием. Өй төзер өчен танышына материал әзерләмәкче булганнар да бит… Фаҗиганең килеп чыгасын алдан сизгән булсалар, чарасын күрерләр иде, әмма… Ул киселгән агачлар йорт җиткерү өчен кулланылды микән, юкмы, анысын белмим. Кызганыч, ул хуҗа кешенең дә нигезе бәхетсез булды.

И-и-и ул әтисезлек… Башкаларның әтиләре башкара торган эшләрне без, 3 бала, әниебезгә кушылып эшләргә күнектек. Яшьтәшләрем әтиләренең көчле иңенә таянса, безнең өчен яклаучыбыз да, саклаучыбыз да ӘНИ булды. Рәнҗетергә теләсәләр дә, ана арысландай чәчрәп чыгып, барысын да урынына утырта иде ул.

Әтиемнән калган бердәнбер истәлек - йомшак курчак бүген дә минем өем түрендә кадерле ядкарь булып саклана. Апамның, абыемның балаларына да уйнарга рөхсәт бирми идем ул курчак белән. Чөнки ул - әтием төсе! Ул курчакка әтиемнең кул җылысы сеңеп калгандыр кебек.

Башка балалар кебек, әтиемнең үземне тезенә утыртып сөйгәнен, чәчләремнән назлап сыйпаганын да хәтерләмим . Әнием әйтүе буенча, бик яраткан ул мине. 8нче мартта дөньяга килгәч, Марта дигән исем дә куштырмакчы булган әле! Әни генә аны бу уйларын үзгәртергә күндерә алган.

Әтием таза бәдәнле, бик көчле кеше булган. Абыемда хәзер аның чалымнарын күрә авылдашлар. Шундый ук кара бөдрә чәч, шомырт кара күзләр, чибәр буй-сын. Эх, бер генә тапкыр булса да күрәсе иде сине, ӘТИ!

Тормышка чыккач, иремнең әтисенә «әти» дип эндәшсәм дә, ул бөтенләй башкача булган икән. «Әти» сүзенең тәмен үз әтисе булганнар гына ныграк аңлыйдыр шул.

Туган көнең белән вафат булган көнеңнең аралары-нибары 11 көн синең. Һәр ел саен туган көнеңдә кабереңә барып, чәчкә куярга тырышабыз, әти! Карны ера-ера булса да яныңа киләбез. Кара җир асларында ятсаң да, син бит һаман да безнең йөрәк түрендә яшисең, янәшәдә генә йөрисең, безне күзәтеп, хәвеф-хәтәрләрдән саклап торасыңдыр кебек. Менә-менә ак томаннар арасыннан килеп чыгарсың да, энҗедәй тигез тешләреңне ялтыратып, елмаеп, безне кочагыңа алырсың күк.

ӘТИ! Сине бер дә хәер-догадан калдырмыйбыз без. Ел саен зурлап ашларыңны уздырабыз. Авылга кайтканда да, зират яныннан үтә башласак, киявең Марат машинаны кычкыртып, сиңа сәлам бирә, ә мин эчтән белгән догаларымны укыйм. Оныкларыңа да синең турыда сөйлибез. Бездән соң аларны да әти-әниләрне, әби-бабайларны онытмаска, дога белән искә алырга өндибез.

Киткәннәргә бары дога гына ярдәм итә, диләр. Шулайдыр. Синең алда булган олы бурычыбызны без шул изге догалар ярдәмендә булса да үти алсак иде, ӘТИ! Караңгы гүрләрең якты, урыннарың оҗмахның түрендә булса иде!
«ӘТИ» сүзен әйтә алмый менә
Кердем быел кабат кышларга…
Яралардан әрнеп телгәләнгән
Йөрәгемне кысып учларга…
38 язым, җәем, көзем,
Алышынды кабат кышларым.
Сорамагыз берүк хәлләремне,
Шул кадәрле авыр, дусларым…
Исән булсаң, ӘТИ, бәгырькәем,
Белер идек синең кадерне!
Инде шактый еллар үтсәләр дә,
Әтисезлек телә бәгырьне… +

Сагынабыз сине… Син җитмисең җанга, әти!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

http://tatar-today.ru/2018/02/25027/Чыганак: Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев