Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Тиешле дәва алсак, улым те­ре­ләчәк!"

Кечкенә Салихка озакламый ике яшь тула. Әнисе Ләйсән улының тизрәк савыгуы өчен ни генә эшләми. Хәтта сабыйны дәвалар өчен Балтачтан Казанга күченеп килгәннәр. Монда күп кенә тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр икән. Ләйсән балага тиешле кайбер күнегүләрне үзе дә ясарга өйрәнгән. Иң мөһиме – вакыт әрәм узмасын, улы гына аякка бассын.

– Сабыема карында вакытта кислород җитмәгән, шуңа баш миенә зыян килгән. Улымны сигез ай чагында таптырдылар. Туганда хәле начар иде. Табиблар, балагыз җитлекмәгән, диделәр. Беренче балам бит, мин дә артык игътибар бирмәдем. Авыруы узар дип өметләндем, – дип сөйли Ләйсән.
 
Әмма балаларының башкалардан аерылып торуын аңлаган ата-ана сихәт эзләп белгечләргә йөри башлый. Тикшерә торгач, Салихка ДЦП диагнозы куялар. “Шуннан бирле тынычлыгым югалды. Казанга килгәч, яхшы белгечләргә күрендек. Алар мине тынычландырды. Салихның баш миенә зыян килсә дә, аң дәрәҗәсе сакланып калган. Бар авырлык хәрәкәтенә килгән. Әнә шуңа да без гел күнегүләр ясауда. Әмма дәвалану бушка түгел. Шулай да тырышабыз, – ди малайның әнисе. – Туганнарыбыз, дусларыбыз ярдәм итә. Ун көн массаж алсак, ун көн үзем күнегүләр эшләтәм. Шулай чиратлап ЛФК, бассейнга йөртәм. Аллага шөкер, дәвалану бушка китмәде. Улыбыз сөйләшә башлады. Утырып тора алмаса да, үрмәләргә өйрәнде. Чиләбедәге бер клиникага барып, аңа тиешле күнегүләрне өйрәнеп кайттым. Көнозын өйдә булгач, бала белән шөгыльләнәм. Гаиләне туендыру – ирем җилкәсендә. Ул моны аңлый. Балабыз савыксын өчен бар көчен кызганмый. Бергәләп тырышабыз, башкача мөмкин дә түгел”.
 
Салихка ярдәм йөзеннән Ләйсәннең, Азатның туган авылларында, Балтачта хәйрия концертлары узган. Акча сабыйга чит илгә барыр өчен кирәк икән. 5 августта алар Литвага бармакчы.
 
– Андагы табибларга баланың диагнозларын язып җибәрдем. Килегез, авыруның сәбәпләрен ачыкларбыз, диләр. Әмма әлегә акчабыз җыелып бетмәгән. Юл чыгымнарын ничек тә үзебез күтәрербез, дип торам. Чит ке­шеләрдән акча сорау уңайсыз, – ди Ләйсән. – Тик менә хыялны чынга ашыру өчен мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорамыйча булмый. Без күп кенә уңыш­ларыбызга да сездән кил­гән акчага ирештек. Күңелем сизә – чит ил табибларына күренеп кайтсак, тиешле дәва алсак, улым те­ре­ләчәк! Шуңа да игелекле кеше­ләрдән ярдәм итү­ләрен сорыйм. Салихка карагач, күңелем сөенә. Бер генә минутны да бушка уз­дырмауның нәти­җәсе бар. Үзе ашый, эчә. Бармаклары бе­лән төртеп аңлата. Аның те­ре­ләсенә безнең өмет зурдан”.
 
Ләйсән Гарифҗанова исе­мен­дәге Саклык банкы картасы номеры:
 
4279 6200 1047 6050. 
Яндекс кошелек: 
 410013070287705
МТС 89179217378
Киви кошелек: 89083306082
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X