"Тик Эльвирам гына яшәсен!" (Шәтке кызына ярдәм кирәк)

Тормышка сөенеп, һәр туган таңга шөкер итеп яшәгәндә, Борһановлар гаиләсе ишеген борчу-хәсрәт шакый. Ә бит моңа кадәр бар да башкача була. Яшьләр гаилә корып җибәреп, бала үстерә башлый. Үз куышларын булдырырга хыяллана. Тик бар да без дигәнчә түгел шул. Әмма алар бирешми, бу хәсрәтне ничек тә җиңеп чыгарга өметләнә. Теләче...
Тормышка сөенеп, һәр туган таңга шөкер итеп яшәгәндә, Борһановлар гаиләсе ишеген борчу-хәсрәт шакый. Ә бит моңа кадәр бар да башкача була. Яшьләр гаилә корып җибәреп, бала үстерә башлый. Үз куышларын булдырырга хыяллана. Тик бар да без дигәнчә түгел шул. Әмма алар бирешми, бу хәсрәтне ничек тә җиңеп чыгарга өметләнә.
Теләче районы, Шәдке авылы кызы Эльвира белән Кукмара егете Дамирны Казан таныштыра. Яшьләр бер-берләрен тиз ошата. "Итагатьле, олыны олы, кечене кече итә белә торган кеше бит ул Эльвира. Беркайчан да кызып китмәс, тыныч, сабыр. Әнә шул сыйфатларын яраттым да инде", - ди Дамир.
Күп тә үтми, алар өйләнешеп, бергә яши башлыйлар. Бәхетләрен тулыландырып, кызлары Әлмирә дөньяга килә. Бала туу аларны гына түгел, кода-кодагыйларны да тагын да якынайта. Тик матур тормышларына көннәрдән бер көнне күз тия аларның. 2015 елның октябрендә Эльвира баш авыртуыннан зарлана башлый. Тора-бара хәле бетә, үзендә көчсезлек тоя. Ә аннары тәнендә кара янган урыннар барлыкка килә башлый. Менә шул вакытта алар тагын да ныграк борчуга кала инде. Хәсрәтләнүләре юкка булмый - кан анализлары тапшыргач, Эльвирага "лейкоз" дигән диагноз куялар. Шул көннән аларның күкләрен кара болыт каплый.
"Күренмәгән табиб калмады. Мондый авыру турында ишеткәч, Эльвира бик борчылды. Әмма янәшәсендә якын кешеләре булу аны тынычландырды. Мин дә аны бик яратам. Әнә шул хисләрем белән хәлен җиңеләйтәсем килә. Хатыным минем ярдәмемне, аңа булган хисләремне тоярга тиеш", - ди Дамир. Эльвира Казанның 16 нчы хастаханәсендә бик озак дәвалана. Күп тапкырлар химия курслары ала. Беренчесен бик авыр кичерсә дә, ул бирешми. Яшәү теләге көчле аның. Кызы Әлмирәнең таянычы, терәге буласы килә. Сабыеның ничек үскәнен күрергә хыяллана ул. Ә аңа хыялларын тормышка ашыруда ире, туганнары ярдәм итә.
Эльвираның тагын ике апасы бар. Алар да туганнары өчен нишләргә белми торалар. Бүген Гөлнирә исемле апасы аның белән Санкт-Петербургка тикшеренү узарга киткән. Янәшәләрендә Дамир да бар. "Бирегә килгәч, бик күп төрле анализлар тапшырдык. Бар да әйбәт булса, Эльвираның арка миенә операция ясамакчылар. Ә Гөлнирә апасы донор була", - ди ул.
"Моңа кадәр барлык чыгымнарны үзебез күтәрдек. Ике яктан да әти-әниләребез, туганнарыбыз булышып торды. Әмма хәзер чит кешеләрдән ярдәм сорамыйча булдыра алмыйбыз. Хатынымны озатып йөргәч, мин дә эшли алмыйм. Сата ала торган барлык мөлкәтемне сатып бетердем инде. Үз фатирым булса, аны да сатар идем. Тик Эльвирам гына яшәсен!" - ди Дамир.
Әлеге гаилә газета укучылардан ярдәм сорый. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:
Сбербанк картасы
Бурганова Эльвира Гильфановна
6761 9600 0378 646021
4230 7810 5622 1627 2900
Сбербанк картасы
Бурганов Дамир Нафельевич
5469 6200 1826 1014
Элемтә өчен ире Дамирның
телефон номерлары:
89503144331, 89178803483
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 16:16Кукмарада узган йөзү буенча ярышларда катнаштылар Бүген районыбызның бертөркем спортчылары Кукмара районында узган йөзү буенча ярышларда катнашып кайттылар.18700
-
22 май 2022 - 15:53Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте Бүген Теләченең үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте.12500
-
22 май 2022 - 09:37Матур хатирәләр яңарды 19 май - Бөтенсоюз Пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри мәктәбендә матур чара үтте.9300
-
22 май 2022 - 08:34«Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр Балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче укучылар Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр.9200
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.26200
-
22 май 2022 - 07:58Гипертония инсульт, инфаркт куркынычын арттыра Татарстанда яшәүче 400 меңнән артык кеше югары кан басымыннан интегә. Чынлыкта республикада артериаль гипертония диагнозы белән яшәүчеләр саны күпкә артык, дип фаразлый белгечләр.10500
-
21 май 2022 - 17:13Яңа төр, тәүге ярыш Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.20000
-
21 май 2022 - 16:29«Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды Бүген, ягъни 21 май көнне «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды.20700
-
21 май 2022 - 13:28Хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды 20 май көнне район мәдәният йортында мәгариф, хастаханә, мәдәният, спорт оешмалары, китапханә хезмәткәрен хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды.15100
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.28100
-
21 май 2022 - 09:15Эч катуны кефир белән груша бетерә Алма. Олы йомышны җайга салу өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә дә инде.17000
-
21 май 2022 - 09:12Ялларда Татарстанда җепшек кар көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.16800
-
21 май 2022 - 09:09Россельхозцентр Татарстана пояснил, как эффективно бороться с болезнями озимых зерновых культур и избежать потерь урожая Специалисты «Россельхозцентра» Татарстана оценили состояние сельскохозяйственных культур в республике на 19 мая 2022 года. За неделю выборочно обследованы посевы озимых культур на площади 16,6 тыс. га (всего обследовано нарастающим итогом 130,7 тыс. га).11800
-
22 май 2022 - 12:38Мөселманнар арасында футбол ярышы бара
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
22 май 2022 - 11:49Районда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол ярышы бараБүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол ярышы бара.12600
-
22 май 2022 - 07:56Ком, ПГС, ОПГС, вакташ, керамзит, утын, опилка, горбыль, черемә. Тел. 896005792147900
-
21 май 2022 - 09:2011400
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды 19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.36700
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора29700
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.28100
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.27000
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.26200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика