Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тикшереп кертәләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда 200 меңгә якын туристны көтәләр. Кунаклар каршы алган арада республикада яшәүчеләргә генә башкала “капка”сы төбендә таптанырга туры килмәгәе.

1 июньнән Казанга автобуслар кертүне чикләделәр. Яңалык муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутлар буенча даими рәвештә пассажирлар ташучыларга, ягъни зур автобусларга гына кагылмый. Ә калган­нарның рөхсәт кәгазе юк икән, транспортны кире борачаклар, дип кисәт­теләр “Татар-Информ” мәгълүмат агент­лыгында узган матбугат очрашуында. “Пассажир ташучыларны апрель­дә үк кисәттек, – ди Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров. –  Алар рөхсәт кәгазе алу өчен гариза тапшырырга тиеш иде. Хәер, кагыйдәләрне үтәргә җыенмаган йөртүчеләр дә җитәрлек. Кыен хәлдә калмас өчен, халыкка даими рейслардан гына файдаланырга киңәш итәбез”.


Зур автобуслар Казанга өч юлдан – Мамадыш һәм Оренбург трактары, Горь­кий шоссесы аша киләчәк. “Шә­һәргә керүче юлларда автобуслар хә­рәкәте тыелу турында тамгалар куелды. Рөхсәт ителгән өч юлда исә постлар оештырдык. Биредә, шул исәп­тән, этләр дә сакта торачак”, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр ми­нистрлыгының ЮХИДИ идарәсе җи­тәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәм­мәтов. Автобусның рөхсәт кәгазе юк яки транспорт чарасы тиешле таләп­ләргә җавап бирми икән, “тимер ат”ны кире борачаклар, ә пассажирларны юл чатында төшереп калдырачаклар, дип кисәттеләр.

 


Чикләү кемнәргә кагылачагы аңла­шыла, әлбәттә. Качып-посып кына эш итүче эшмәкәрләрнең “койрык”­ларына басмакчы булалар. Тик тырыша торгач, артыгын да кыланалар кебек. Авыл башыннан “маршрутка”га утырып, шә­һәр­гә барырга гадәтләнгән Әминә әби­не этләр белән каршы алуның кемгә ки­рәге бар?  Казанга киләчәк туристларга дөньядагы иң зур чәкчәк пешерергә җыеналар әнә. Тик әбекәй генә кунак түгел.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев