Теләче Информ

Тиләҗе авылы мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үтү тантанасыннан репортаж

Узган атнада Тиләҗе авылы мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Райондагы иң матур, иң җыйнак һәм даими эшләүче мәчетләрнең берсе ул. Халык та үзенә теләп, яратып йөри, көндәлек чыгымнары да аның карамагында. Ул Иске Җөри авылы мәчетеннән бер ел соңрак, ул чактагы Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Ренат Хәйруллин җитәк-челегендә,...

Узган атнада Тиләҗе авылы мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Райондагы иң матур, иң җыйнак һәм даими эшләүче мәчетләрнең берсе ул. Халык та үзенә теләп, яратып йөри, көндәлек чыгымнары да аның карамагында.

Реклама

Ул Иске Җөри авылы мәчетеннән бер ел соңрак, ул чактагы Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Ренат Хәйруллин җитәк-челегендә, хуҗалык хисабына һәм авыл халкы ярдәме белән төзелде. Мәчетнең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Корьән ашына да мәчет төзелешенә үз өлешен керткән авыл кешеләре (мәрхүмнәрнең туганнары) чакырулы иде.

Башка мәчетләр кебек, Тиләҗе мәчете дә бай тарихлы, әмма фаҗигале язмышка ия. Аның да 1942 елда манарасын кискәннәр, соңрак интернат-мәктәп иткәннәр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул яңадан төзелеп, 1996 елдан авыл халкына игелекле хезмәт итә башлады. Аның күркәм ачылыш тантанасы әле дә хәтердә.
Бу юлы мәчетне төзүче-ләргә район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тарафыннан рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды. "Исемнәрен һәркайсын рәхмәт белән искә аласы килә дә, санап бетерерлек түгел. Аллаһ бар, Аллаһ бер, Ул белүче, күрүче. Үзе ярлыкасын, урыннарын җәннәттә кылсын! - дип дога кылды Исмәгыйль хәзрәт. Ул тапшырган бүләкләргә мәчетне төзүдә зур өлеш керткән Ренат Хәйруллин белән авылның бүген-ге имамы Рәфыйк Хәй-руллин ия булды. Кереш сүз һәм тәбрикләүдән соң Исмәгыйль хәзрәт белән Саба районы мөхтәсибәте вәкиле Алмаз хәзрәт изге китабыбыз Корьән аша дөнья һәм ахирәт кыйммәтләрен җиткерергә тырышты-лар. Алар үзләренең вәгазьләрендә мәчет-ләребезнең ролен бәяләп, ике дистә ел дәвамында авыл халкына игелекле хезмәт иткән Тиләҗе мәчетенә бәхетле язмыш теләделәр. Алга таба да ул динебезнең дөреслеген, хаклыгын, гыйлем-гыйбадәтнең берөзлексез үтәлергә, ислам диненең һәр мөселман өчен яшәү рәвеше булырга тиешлеген төрле яклап күрсәтә торган урын булып калсын. Бүген кешеләргә үзаң, милләт, тел, Туган җирне ярату бик тә кирәк.
Фәнил Гаязов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: