Теләче Информ

“Тимәгез миңа, мин беркайчан йөрмәячәкмен”, дигән сүзләре йөрәккә пычак кебек кадала иде – 10 яшьлек Тимур Фазлыевка йөреп китәр өчен имитрон кирәк

Үз аягыңда йөрү, дөньяны үз күзләрең белән күреп өйрәнүнең зур бәхет булуы турында онытып, күңелләр кайчак әллә нинди "югары" бәхеткә ымсына. Бар әгъзабыз да җитеш, дүрт саныбыз да төгәл булуы иң зур бәхет булуын онытып та җибәрәбез. Шушы бәхеттән мәхрүм булган кешеләр, аеруча балалар, аларның ачы язмышы, михнәтләре турында ишеткәч...

Үз аягыңда йөрү, дөньяны үз күзләрең белән күреп өйрәнүнең зур бәхет булуы турында онытып, күңелләр кайчак әллә нинди "югары" бәхеткә ымсына. Бар әгъзабыз да җитеш, дүрт саныбыз да төгәл булуы иң зур бәхет булуын онытып та җибәрәбез. Шушы бәхеттән мәхрүм булган кешеләр, аеруча балалар, аларның ачы язмышы, михнәтләре турында ишеткәч кенә, ярсу күңел йөгәнләнә дә куя.

Казанда яшәүче Тимур Фазлыевка быел, ягъни 2017 елның 11 сентябрендә 10 яшь тула. Шушы 10 ел гомере эчендә дөньяның яктылыгын үз күзләре белән күрә алмаган, үз аякларында йөри алмаган Тимур үзе дә, әнисе дә гаять зур ихтыяр көченә ия. Моңа Тимурның әнисе Светлана ханым белән аралашкач инандым. Табиблар ваемсызлыгы аркасында, ялгыш диагноз һәм вакытында дөрес дәвалау билгеләмәү нәтиҗәсендә, ул ДЦП һәм сукырлыкка дучар була. Күзләренә 4 операция һәм, буыннарының спазмаларын йомшарту өчен, аякларына берничә ахилопластика операциясен кичерә ул. Тимур махсус үзәк һәм санаторийларда тернәкләндерү терапиясен уза. Сукыр һәм начар күрүче балалар өчен коррекция мәктәбендә белем ала. Рус һәм татар телләрен яхшы белә.

- Тимур 32-33 атналык булып, җитлекми туды. 1 ай булганда хастаханәдән чыктык, тикшереп чыгардылар, күзләр дә яхшы иде. Барысы да нормада иде, җитлегеп бетмәү аркасында бераз гына артта калу бар иде. 4-6 ай вакытка кадәр белгечләр даими күзәтеп торды. Окулист безнең күзләрдә проблема булуын абайламый калган да, күзнең челтәр катлавы кубарыла башлады. Әгәр аны вакытында ачыкласаң, 15 минутлык лазер операциясе дә җитә икән, һәм бала бөтенләй сукыраймый. Безне сырхауханәдә яхшылап карамадылар, нәтиҗәдә, ике күзебездә дә челтәр катлау купты. Республика балалар клиник хастаханәсендә безгә "дөм сукыр" дигән диагноз куйдылар. Ходайдан сорагыз, диделәр, "ник алай гына баланы дәвалап була мени", дип гаҗәпләндем, минем өчен ул вакытта тормыш өзелгән кебек иде инде, - дип сөйли Светлана Фазлыева.

Куркыныч диагноз ананы сындырмый, гаилә үз көче белән Ленинград өлкәсе клиник хастаханәсенең танылган бер белгече белән элемтәгә чыга.

- Башта безгә "соңга калгансыз инде", диделәр. Казанда да безне тоткарладылар шул, күпме вакыт үткәрдек. Әгәр без 5нче түгел, ә 4нче дәрәҗә сукырлык белән килсәк, бер күздә генә булса да, күрү сәләтен күпмедер саклап калып булыр иде. Шулай да, Петербургта сул күзгә операция ясадылар, 5 көннән Казанга кайтып киттек. Нәтиҗәсе дә күренә башлады: күз эчендә элпә яңадан ярала башлады, дөрес җыерылып торган эзе күренә иде. Икенче күз белән 1 яшькә кадәр килдек, анда төсле катлау белән проблемалар иде, күз тышка нык чыгып торып шартлавы мөмкин иде. Баланы операциягә алдылар, челтәр катлавы төшә, әмма икенче атнага ул яңадан воронкага җыела башлый. Безнең күздә хәзерге вакытта силикон, пыяласыман тәнчек тә, күз ясмыгы да юк. Афакия диагнозы куелды, - дип белдерде Светлана Фазлыева.

Тимурның күзенә 4 операция ясыйлар, тик михнәтләр моның белән генә чикләнми: Фазлыевларны тагын бер хәсрәт сагалап торган була.

- Өченче наркоздан соң күз басымы күтәрелде, глаукома башланды. Безгә тагын кичекмәстән операция ясыйлар, әмма наркоздан авыр чыгу сәбәпле, ДЦП алдык. Тимур операция өстәленнән тимерчыбык кебек чыкты, кул-аяклары да бөгелмәде. Берсе өчен көрәшәбез, икенче яктан икенчесе килеп чыкты. Аннары безгә тагын әллә күпме диагноз куйдылар. Акылы юк, сөйләшә алмый, диделәр. Әмма мин барыбер үҗәт булдым, бала белән шөгыльләндем. Әле ул вакытта әтиебез дә бездән китмәгән иде, мин балалар белән утырдым, ул эшләде, шуңа күрә Тимур белән дә ныграк шөгыльләнергә мөмкинлек бар иде. Логопед Лариса Алексеевна дигән белгеч безнең белән атнасына 3 тапкыр, 1,5 ел буе түләүле нигездә шөгыльләнеп, телен ача алды, ел ярым тырышлыктан соң аерым сүзләр барлыкка килде. "Кулымнан килгәнен эшләдем, алга таба үзегездән тора", - дигәч, күземне зур итеп ачтым да: "Ул бит әле сүзләр генә әйтә ала", - дидем. "Ышаныгыз, бер айдан җөмләләр белән сөйли башларга тиеш, аннары әле бөтенләй сөйләвеннән туктата алмаячаксыз", - диде. Нәкъ шулай булды да. Баштарак анык булмаса, аннары сөйләме чистарды, - ди ана.

Тел ачылу гына түгел, Тимур хәтта татар телендә дә менә итеп сөйләшергә өйрәнә. Монысы карт әбисе казанышы.

- Минем әнием рус, әтием татар. Без һәрвакыт әтием ягыннан дәү әнием белән яшәдек, аңа бик рәхмәтлемен, ул безне татарча сөйләшергә өйрәтте. Беләсезме, кеше татар телендә сөйли икән, Тимур инде аның белән русча аралашмый, ул татарча гына җавап бирә, аңа шулай ошый. Өйрәнгән мәлдә Тимур аңламаган сүзен әбидән русча әйтүен сорады. Ә хәзер әби кайчак үзе "бу сүзне аңламыйм, русча әйт әле", ди. Без инде кайчак көләбез дә, башта ул Тимурны татарча өйрәтте, ә хәзер тәрҗемә итүен сорый, ди ана.

Тимурның сәламәтлегендә алга китеш булса да, аяклары белән янә Казан табибларына мөрәҗәгать итәргә туры килә Светланага. Бу вакытта Тимурга оча-бот буыны дисплазиясе диагнозы куелган була.

- Республика балалар клиник хастаханәсенең Травматология үзәгендә операциягә яттык. Безгә буыннарны дәвалаячакларын әйттеләр, бик катлаулы операция буласы иде. Операция өстәлендә кинәт операцияне алмаштырып, аның урынына бүтәнен, җиңелчәсен генә ясыйлар. Безгә аның файдасы 4 елга гына җитә. Былтыр Чабаксарга бардык, Казанда 6 ел вакыт кына югалткан булып чыктык. Бала олыгайган саен, андый операцияләрне ясау катлаулырак. Хәзер балага тагы да кыенрак. Шулай итеп, узган елның октябрендә һәм быел гыйнварда ике авыр операция кичердек. Күз алдыгызга китерәсезме, оча сөягенә тоташа торган урынны кисеп, очлап, башка урынга күчереп беркеттеләр дигән сүз. Имплант белән буын ясадылар. Хәзер ике аякта да спица, штырь һәм пластина. Көзен 6 ноябрьдә карап, кайчан салдыруны хәл итәчәкләр. Буынны ясаткач, тагын бер проблема барлыкка килде: дәүләт тарафыннан тиешле урындыклар бирелмәгәч, 10 яшькә оча кәкерәйгән булып чыкты, операциядән соң бер аяк 4 сантиметрга кыскарып калган кебек булды. Чабаксар федераль травматология үзәге киңәшләре буенча барлык кагыйдәләрне үтәү нәтиҗәсендә 2 сантиметрга тигезләште, хәзер тагын 2 сантиметр өчен көрәшәбез.

Менә шулай клиникадан клиникага йөрибез. Мин шуны аңладым: баланы дәваларга телим икән, аны Татарстаннан читттә дәваларга кирәк, шул вакытта нәтиҗәсе була, - дигән фикердә Светлана Фазлыева.

Реклама

Светлана хастаханәдә яткан вакытларны авырлык белән искә ала. "Күкрәк турысыннан аяк очына кадәр гипс иде, беренче операция вакытында Тимурның хәтта табибларга үпкәләп сөйләшми, сорауларга җавап бирми торган чагы да булды. Ярты гәүдәсенең күбрәк өлеше гипслы халәттә 1,5 ай яттык", - ди ул.

Бер-бер артлы ике катлаулы операциядән соң күпме гипста яту эзсез узмый, Тимурның буыннары ката. Кыштан бирле көн дә шөгыльләнеп, буыннар урынына кайта башлаган. "Хәзер Тимур инде бераз басып тора башлады, бераз атлый да. Үзе басып торып, теш чистартуы, буыннары сызламавы, аяклары тота алуы - зур сөенеч", - ди ана.

Ике операциядән соң кышын-язын Тимур Лаеш тернәкләндерү үзәгендә дәвалана, дәвалау-физкультура инструкторы шактый тиз тернәкләндерә, дөрес йөрергә өйрәтә. Әмма Лаешка йөреп дәвалану ансат түгел, дәүләт елга ике тапкыр гына юллама бирә, ә мондый авыр операцияләрдән соң ул гына әз, ди Светлана ханым.

Хәзер алар Казанның Меридианная урамындагы "Логос" үзәгенә йөргәннәр. Ай дәвамында бүген соңгы тапкыр барышлары булган. Светлана Фазлыева әйтүенчә, анда дәвалану чыгымнарын бер хәйрия фонды капларга ярдәм иткән. 11 сентябрьдән Тимур янә шунда йөри башлаячак.

- Анда, егылудан курыкмасын өчен, башта тезләнеп йөрергә, гәүдәне тоемларга өйрәтәләр. Бу үзәктән соң күпкә алга китеш сизелә. Сул ягы параличлы иде, хәзер хәрәкәтләнә башлады. Мин 10 ел буе тилмереп шуны көтәм, әйтеп бетергесез куанам. 10 ел көрәшү бушка гына булмаганын аңлау сөендерә. Хәзер инде алга таба дәваланырга кирәк, әмма моның өчен имитрон дип аталган йөрү аппараты кирәк. Аның бәясе 135 мең сум. Бу әле ташламалы бәясе, чынында ул 180 мең сумнан артык тора. Без Түбән Новгородта җитештерүче завод белән сөйләшеп, алар безгә зур ташлама ясады. Хәзер бала үзе дә алга китеш булуын аңлый. Әле бит икенче операциягә барыр алдыннан гына: "Тимәгез миңа, мин беркайчан йөрмәячәкмен, мин җырлыйм гына", - дия иде. Бу сүзләре йөрәккә пычак кебек кадала иде. Клиникада буыннарын язу белән шөгыльләнә башлагач, сызланудан бөтен бинага ишетелерлек итеп кычкыра идек. Операция ясалган аягы селкенә башлагач, "әни мин тагын түзәргә әзер, әйдә икенче аякны да ясыйк", дия башлады. Шулай итеп, икенче операциягә ул аңлап барды, табиблар белән дә ачуланышмады. Мин кайчак бу баланың түземлегенә шаккатам, үзем дә болай ук көчле дип тоймый идем үземне, Тимур мине үзгәртте. Соңгы ярты елда без күргәннәрне күңелдән кичерсәм, ничек чыдый алды икән бу баланың йөрәге, дип шаклар катам, - дип гаҗәпләнеп сөйли Светлана Фазлыева.

Тимур татар эстрадасына гашыйк, үзе дә җырларга ярата

Тимур сабыр, көчле ихтыярлы гына түгел, моңлы да, аның күңеле җыр-моңга бай. Быел ул "Йөрәкле шәһәр - Сердца города" инклюзив гаилә фестивалендә катнашып, ике җыр башкарган. Татар эстрадасына үлеп гашыйк.

- Ул һәрвакыт әбисе бүлмәсенә алып керергә куша. Анда TMTV каналынннан көннәр буе җыр тыңлап утыра ала. Берәр көй яңгырый башлауга, беренче секундларыннан ук кем башкаруында нинди җыр икәнен әйтеп бирә. Башта әбисе өйрәтсә, хәзер инде ул үзе әбисенә көй ишетелүгә, бу фәлән җырчы, фәлән җыр дип әйтә, - дип белдерде Светлана Фазлыева.

Әнисе әйтүенчә, Тимур җырчылардан Салаватны бик ярата.

- Бер хәйрия фондына заявка биргән идек, Тимурның Салават Фәтхетдинов белән очрашу хыялы бар иде. Барысы да килештерелгән кебек иде, Салават гастрольдән кайткач,Тимур белән аралашырга вәгъдә биргән иде, тик очрашу булмады, өченче ел китте инде. Тимур, шулай ук, Эльмира Сөләйманова, Мөнир Рахмаев, Рифат Зарипов, Радик Юлъякшинны яратып тыңлый. Хәмдүнәне генә яратмый ул, калганнарның барысын да тыңлый. Яраткан җырларының кушымталарын күптән яттан белә иде, хәзер куплетларын да отып алган. Иртәсен-кичен җырлый, җырлар тыңлый. Язмыш очраклы гына Мәскәү продюсеры белән очраштырды. Ул Тимурның тавышын ишетеп, студиядә җыр яздырырга булышты. Җырда әле "р" авазы чиста түгел, хәзер инде безнең сөйләм чип-чиста, барлык авазларны әйтә ала. Тимур ул карап торышка инвалидка ошамаган да, чөнки бездә ул тумыштан түгел, ә соңрак килеп чыккан авырулар. Тумыштан ДЦПлы балалар алар бөтенләй икенче төрле. Аның хәтта күзләре дә сәламәт кешенеке кебек, беренче карашка сукыр икәне аңлашылмый да. Монысы Петербургта күзләргә ясалган операция нәтиҗәсе.

Тимур дөм сукыр булса да, сул күзенә өмет бар. "14-16 яшьтә күз үсүдән туктагач, ясалма күз ясмыгы (хрусталик) куярга тиешләр. Әгәр организмы кабул итсә, предметларның формасын абайлый алырлык күрә башларга мөмкин. Мин инде офтальмологиядә бөтен яңалыкларны күзәтеп барам. Табиблар, Тимурның потенциалы зур, хәзер безне менә шул сукырлык артка өстери, Тимур бушлыктан курку хисен җиңә алмый, ди табиблар, Бушлыкка басу ул бик авыр, диләр. Кеше башта күреп, аннары сукырайса, алай җиңелрәк икән ул, үз гәүдәсен координацияли ала. Бу мәсьәләдә безнең проблема бар. Ничек кенә булса да, Тимур төшенкелеккә бирелми, аның яшисе килә", - ди Светлана Фазлыева.

Тимурга ярдәм итәргә теләүчеләр 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юллый ала, Саклык банкы терминаллары аша түләргә дә ярый. Шулай ук, Светлана Фазлыева исемендәге 63900262 9014475486 номерлы картага акча күчерергә була.

Фазлыевлар гаиләсе игелекле кешеләр ярдәменә өмет баглый һәм Корбан бәйрәме алдыннан хыяллары чынга ашасына ышана.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: