Әтине ике тапкыр җирләдек
Без гаиләдә биш кеше идек: әтием Нурислам, әнием Гөлзада, мин һәм ике энем. Ул вакытларда хәзерге кебек муллык еллары түгел иде, туйганчы бер ашарга иде дигән теләк белән яндык. Көне-төне эшләсәләр дә, әниләрнең рәтле ризык, кием-салым күргәннәре булмады. Әле дә ярый йортыбызның төп терәге, җан саклаучыбыз - сыерыбыз булды. Әниебез...
Без гаиләдә биш кеше идек: әтием Нурислам, әнием Гөлзада, мин һәм ике энем. Ул вакытларда хәзерге кебек муллык еллары түгел иде, туйганчы бер ашарга иде дигән теләк белән яндык. Көне-төне эшләсәләр дә, әниләрнең рәтле ризык, кием-салым күргәннәре булмады. Әле дә ярый йортыбызның төп терәге, җан саклаучыбыз - сыерыбыз булды.
Әниебез колхозда төрле эшләрдә эшләп авыруга чыгып бетте. Сыерын да сауды ул, бозаулар да, сарыклар да карады. Бердән, яшәргә кирәк булган өчен эшләсә, икенче яктан, әтиебезгә сүз тия күрмәсен дип тә башкарды. Әти ул елларда колхоз җитәкчесе вазыйфаларын башкара иде. Аны, гадел кешегә санап, авыл халкы үзе сайлап куйды. Чыннан да, ул шушы үзенә тапшырылган вазыйфага намус белән карады, бер генә кешене дә нахакка рәнҗетмәскә тырышты. Шуның аркасында "гадел Нури" дип тә йөрттеләр әле үзен. Колхоз рәисе булуга да карамастан, әти, без ачка тилмергәндә дә, өйгә бер генә уч булса да ашлык та алып кайтмады.
Ундүрт ел буе җитәкче булып торган чагында әти бик нык олыгайды. Моны ул көне-төне колхоз милке өчен куркып, ут йотып торудан дип аңлата иде. Чөнки ул чакларда ук инде, төннәрен бик еш кына, ашлык тулы амбарларга һөҗүм итүләр, яисә терлек абзарларын басулар күзәтелә иде. Берсендә, төнлә кемнәрдер амбарга һөҗүм итеп, сакчы тарафыннан каршылыкка эләккәч, сакчыны үтереп чыкканнар иде. Авыл халкы гөж килде. Нинди тыныч авылда, тик торганда, кеше кадәр кешене юк итсеннәр әле! Бу бит башка сыймаслык коточкыч вакыйга. Әти шул чакта күз яшьләрен тыя алмый елады. Мәрхүм абзыйны кызгану да, аны харап итүчеләрнең үзебезнең арабызда яшәүче, шушы ук авыл кешеләре икәнен белеп тә гарьләнүдән нишләргә белмәде ул. Югалган ашлык өчен дә хәсрәтләнде. Үтерүчеләрне, ни гаҗәп, бер атнадан ук тоткарладылар. Аларның амбарга керүләрен күреп, ахырга кадәр күзәтеп торучы кеше булганлыгы ачыкланды. Ләкин ул кешенең кем икәнлеген әти һәм районнан килгән берничә кеше генә белделәр.
Бу вакыйга шуның белән онытылган да булыр иде бәлкем. Ләкин берничә ай узгач, колхоз амбары тик торганда янып көлгә әверелде. Моны кемнеңдер үч итеп эшләгәнлегенә бер кеше дә шикләнмәде. Бичара әти генә, җаваплы кеше буларак, югалткан мөлкәт өчен хисап тотып, бик озак авыл белән район арасын таптады. Ул елны җәй бик иртә килде. Эш белән мавыгып, әтинең өйгә кайтып, чынлап торып ял итәргә дә вакыты булмады. Аның төн уртасында гына кайтуын һәм таң беленә башлаганда ук кабат эшенә чыгып китүен без белә идек. Шуңа да: "Кызым, тор әле, әтиең никтер кайтмый, әйдә, капка төбенә бергә чыгып карап керик әле", - дип әни уятканнан соң да, әле торып утырырга ашыкмадым. "Соңрак кайтыр ул, әни, эше күп бит", - дип карышып яттым. Ләкин йокым качкан иде инде. Әнинең дә бик нык борчылуын күреп үземнең дә эчемә шик төште. Киенеп урамга чыктык. Инде яктырып бетә язган. Ә әти бер генә җирдә дә күренми. Йөрмәгән җиребез, борылмаган почмагыбыз калмады. Тик әтине таба алмадык. Бәлки ашыгыч рәвештә районга китәргә туры килгәндер үзенә дип, бер-беребезне тынычландырырга тырыштык. Ләкин барыбер күңелгә кергән шом таралмады.
Эшкә киткәнче өйдәге сыерны саварга дип ашыккан әнинең, абзар эчен яңгыратып кычкыруын ишетеп, мин шунда йөгердем. Йа, Ходай! Абзарда сыер янәшәсендә әти ята! Янәшә-тирәгә кан күлләвеге җыелган.
Әтиебезнең үтерелүе хакындагы хәбәр авылны янә шомга батырды. Аны кызганып, яше-карты, барчасы елады. Безнең күңелләрдә нинди бураннар уйнавын тел белән генә сөйләп аңлатып бетерә торган түгел. Икенче көнне әтине җирләдек. Тиешенчә ашларын уздырдык, сәдакалар өләштек. Тик күңелнең иң зур өлеше хаксызлыктан рәнҗи бирде. Безнең кадерле кешебезнең гомеренә кул сузган вәхшинең табылмавы йөрәкне гел авырттырып торды. Әле бер, әле икенче кеше килеп, болай да яралы күңелгә тоз сибеп: әнә теге кеше ул сезнең әтиегезне үтерүче дип, бездән ике йорт аша гына яшәүче иргә бармак төртеп күрсәтәләр иде. Үзебез дә никтер шуннан шикләндек. Шунысын да әйтеп үтү кирәк: ашлык амбарының каравылчысын үтергән өчен төрмәгә эләккән кешенең бертуган энесе иде ул. Абыйсын утыртулары өчен әтине гаепләп йөргәнен дә ишетергә туры килде. Шуңа да әтине үч алу максатыннан үтергәнен аңладык. Соңрак, авыл халкы әтине үтерүчене табуларын сорап тавыш куптара торгач, шикле шушы адәмне кулга алып, район үзәгенә алып киттеләр. Берничә ай буе ябып торгач, күп сорау алулардан соң, аны янә авылга кайтардылар. Башын горур төстә югары тотып, безнең өй каршысыннан үтеп китте ул. Дошманын җиңеп, яудан кайткан герой солдат диярсең.
Әтинең үлеменә ярты ел булды. Инде әзрәк тынычландык ахрысы дип торганда гына, кабат районнан тикшерүчеләр килеп төште. Янәдән теге авылдаштан сорау алулар башланды. Соңрак кына белдек, ул исерек килеш: "Мин Нурисламның башын бетердем", - дип мактанып йөргән икән. Әлеге хәбәрне тиз арада районга җиткерүчеләр табылган. Тикшерү эшләре янәдән башланды. Суд-медицина тикшерүе уздыру максатыннан, әтинең гәүдәсен кабердән казып алырга карар кылдылар. Моны ишетү безнең өчен бик авыр булды. Үзебездән дә бигрәк, гел авырып торучы әниебез өчен борчылдык. Авыл мулласы, авыл җирлеге башлыгы, тикшерүчеләр, якын туганнарыбыз катнашында, дүшәмбе көн әти күмелгән каберне ачтык. Кәфенгә төрелгән әти мәетен җир өстенә күтәргәндә нинди хисләр кичерүебезне язып, аңлатып бетерерлек түгел иде. Әти бер дә үзгәрмәгән. Ничек җирләнгән, тулысынча шулай сакланган. Бары тик чәчләре, тырнаклары һәм сакал-мыеклары гына үскән. Аны җирләгәндә кыш башы иде, суык булганга шулай сакланган дип белдерде тикшерүчеләр. Соңрак ике атнага сузылган тикшерүләр әтинең чыннан да бик газапланып үлгәнен раслады. Аның башын авыр әйбер белән шул дәрәҗәдә төйгәннәр, хәтта баш миләре агып чыккан булган. Кабыргаларына кадәр сынып, үпкәләренә кадалган булгач, бик нык кыйналган булуын да расладылар. Ләкин безнең өчен иң мөһиме - әтине үтерүчене табулары иде. Һәм безгә бәхет елмайды! Теге авылдашыбызның кадерле кешебезне үтерүе тулысынча расланды, дәлилләр дә җитәрлек иде. Туры зинданга алып киттеләр үзен, унике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әтине янәдән җир куенына иңдергән вакытта пыскып-пыскып яңгыр яварга тотынды. Яңгыр белән бергә безнең дә күзләрдән яшьләребез тамды. "Гомерең бик иртә өзелде, әти. Инде хәзер тынычлап йокласаң ярар иде", - дип теләдек.
...Аннан соң күп еллар узды. Без төрлебез төрле якка таралыштык. Әни дә күптән вафат инде. Теге адәм дә төрмәдән кайтып, авылда рәхәтләнеп яшәп ята. Исән кешегә вакыт уза да китә икән. Әтинең җир йөзендә юклыгына да күпме еллар узды. Тик йөрәк кенә ерак үткәндә булган шушы куркыныч вакыйгаларны оныта алмыйча тилмерә. Әтинең авыртудан тешләрен кысып тилмереп үлгән йөзе күз алдымнан китми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев