Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тишеген зурайтыгыз!

Бәдретдин картның башы яхшы эшли иде, диләр. Инде бөтенләй өметсез булып тоелган хәлләрдән дә котылу юлын таба белә. Өстәвенә, ул тапкан юл бик җиңел булып чыга, бернинди авырлык та таләп итми диярлек. Шуңа аны бөтенесе дә ярата, ә бөтенесе дә яраткан кешене күпләр күралмый. Һич югында да ниндидер катлаулы мәсьәләне...

Бәдретдин картның башы яхшы эшли иде, диләр. Инде бөтенләй өметсез булып тоелган хәлләрдән дә котылу юлын таба белә. Өстәвенә, ул тапкан юл бик җиңел булып чыга, бернинди авырлык та таләп итми диярлек. Шуңа аны бөтенесе дә ярата, ә бөтенесе дә яраткан кешене күпләр күралмый. Һич югында да ниндидер катлаулы мәсьәләне хәл иткәч, аның керткән өлешен юкка чыгарырга, киметеп күрсәтергә тырышалар. Ә картның моңа артык исе китми, чөнки, ходайга шөкер, ул яшәгән дөньяда котылгысыз хәлләр еш булып тора һәм аларны хәл итүгә, димәк, картка да ихтыяҗ туып кына тора.

- Карале, синең баш белән бик зур кеше булып була бит, - ди аңа берзаман шәһәрдән кайткан танышы. - Ә син дөньяның караңгы бер авылыннан да чыкмый ятасың.

Караңгы авылда гына яшәсә дә, Бәдретдин картның танышлары төрле шәһәрләрдә дә, хәтта чит илләрдә дә бик күп, кайберләре белән хат та алыша әле. Гаҗәпләнерлек җире юк инде, сугышта булып, бөтен дөньяны урап кайткан, аннан соң туган илнең төрмәләрендә дә хәтсез йөргән. Хөкүмәтнең ышанычын югалтса да, үзе ише гади кешеләрнең ихтирамын саклый алган. Андыйларның танышлары күп булырга тиеш. Ләкин иң гаҗәбе, ул алар белән хат алыша. Кайберләре хәтта килеп кунак булып та китә торган була.

Менә шундый танышларының берсе, бик каты кызыктырып, монда сөрсеп ятканчы, шәһәрдә рационализатор булып эшләрсең, күп итеп акча алмасаң да, тамагың тук, өстең бөтен булыр дип, моны шәһәргә алып китә. Заводка каравылчы итеп кенә алалар башта. Шул дәвер эчендә ул иптәше күрсәткән проблемаларны өйрәнергә тиеш була. Төгәл генә белмим инде нинди кыенлыклар икәнен. Ләкин карт моны бер ай эчендә аткарып чыга. Дөресрәге, ничек итсәң ничек булачагын танышына аңлатып бирә. Ә тегесе башлы кеше, шундук моны фәнни телгә әйләндерә, сызымнарын сыза да, рационализаторлык тәкъдиме белән, җитәкчелеккә керә. Башта аны күрергә дә теләмиләр, бер ярты ел чамасы йөдәткәч, «ярар, карарбыз» дип, кәгазьләрен алып, папкага салып куялар. Һәм оныталар.

Ә ул арада Бәдретдин карт авылын сагына башлый. Күпме гомер эшләп тә каравылчыдан ерак китә алмагач, танышы да артык каршы килми инде. Бик нык гафу үтенә. Әмма авылына кайтып китүенә ризалаша. Ә теге кәгазьләр һаман ята бирә. Аннан соң тагын кемдер килеп, картны район үзәгенә чакырып ала. Монда да ул кирәкле нәрсәләрне хәл итү юлларын уйлап таба, җитәкчелек хуплый, әмма аның ачышларын кулланышка кертүче табылмый.

Шул рәвешле бер урыннан икенчесенә күченеп йөри торгач, карт барысына да кул селти дә, булганына шөкер итеп, авылында гына яши бирә. Бик үтенеп, ялварып чакырсалар да, башка бер җиргә дә чыкмый. Авылдагы абруена бик канәгать булып, тавыш-тынсыз гына гомер итә.

Көннәрнең берендә, ни могҗиза беләндер, чит илдәге бер танышы килеп төшә. Картның өенә үк килми инде, тиешле кешеләр озатуында, район үзәгенә килә, аннан картны чакыртып китертәләр. Менә шул, район үзәгендә беркадәр сөйләшеп утыралар болар. Чит илдәге белеше Бәдретдин картның башлылыгын белә инде. Бик хөрмәт итә аны. Бүләк итеп алып килгән нәрсәләрен дә тапшыра. Теш пастасы, электр белән эшли торган кырынгыч... шундыйрак нәрсәләр. Ул вакытта болар әле безнең илдә бик булмый. Бәдретдин картның гаҗәпләнүен күреп, кайсын ничек кулланырга икәнен өйрәтеп, күрсәтеп бирә. Картка, барысыннан да бигрәк, теш пастасы ошый.

- Их, яшь чагымда ук шушы нәрсәләр булса, бүген тешләремнең барысы да исән булыр иде, - ди һәм пастаны сыгып чыгара да өстәп куя, - карале, тишеген бик кечкенә итеп ясаганнар икән моның. Мин булсам, алай итмәс идем.

- Тишеген? - дип гаҗәпләнә чит илдән килгән белеше, - аның ни әһәмияты бар?

- Ә кәк же! - ди Бәдретдин карт, гадәтенчә, күзен кыса биребрәк, - менә карале, тишеге зуррак булгач, күбрәк чыга - миңа бик уңайлы. Сатучылар өчен дә файдасы бар. Күбрәк чыккач - тизрәк бетә. Ферштейн?

Шул рәвешле сөйләшәләр дә очрашу сәгате чыккач, нык итеп кочаклашып аерылышалар. Бәдретдин картка кайтып теш чистарту насыйп булмый - иминлек сакчылары бөтен бүләкләрен дә алып кала. Үзен алып калучы булмый. Магнит тасмасына язылган сөйләшүне кабат-кабат тыңлыйлар да бәйләнерлек нәрсә булмагач, кайтарып җибәрәләр.

Карт авылына кайтып тагын үз тормышы белән яши башлый. Беркадәр вакыттан соң, дөнья куя. Гади авыл картының бернинди дансыз һәм әһәмиятсез гомере кебек, гади генә бер кабер барлыкка килә.

Ә чит илнең теш пастасы ясау заводы җитәкчелеген бер адәм гаҗәпкә калдыра. Ул болай ди: «Сезгә нибары йөз мең гонорарга бернинди чыгымнарсыз гына табышыгызны 40 процентка күтәрү ысулы тәкъдим итәм». Ул дәвердә йөз мең бик зур акча кебек күренгәндер инде, җитәкчелек аны кире бора. Һәм бөтен белгечләрне җыеп, табышны 40 процентка күтәрү ысулын табарга боерык бирәләр. Галимнәр ике атна буе баш вата, алай да итеп карыйлар, болай да итеп карыйлар, әмма бик кечкенә чыгым белән табыш арттыру юлын таба алмыйлар.

Ахыр чиктә теге адәмне кабат чакырырга мәҗбүр булалар. Гонорар бәясен иллегә дә, җитмешкә дә, сиксәнгә дә, туксанга да төшерергә тырышып карыйлар. Тик теге кеше берничек тә риза булмый - йөз мең һәм вәссәлам. Берни кылып булмый, моңа йөз меңлек чек язып бирәләр. Теге үз чиратында боларга папка тоттыра.

Папканы ачып карасалар анда уч төбе зурлыгында бер кәгазь кисәге булып чыга. Ә ул кәгазьгә болай дип язылган: «Тишеген зурайтыгыз!» Завод хезмәткәрләре шундук теге кешене куып тотарга дип урамга йөгереп чыга. Тик эзе суынган була. «Алдандык, харап булдык, мошенник капкынына эләктек», - дип уйлыйлар башта. Ә соңыннан... Паста салынган тюбикларның тишеген бер миллиметрга зурайталар һәм бик кыска вакыт эчендә табышлары төп-төгәл кырык процентка күтәрелә. Һәм иң мөһиме, моны беркем дә сизми. Тюбикларның зурлыгы да, бәясе дә үзгәрми ич. Ул бары тик тизрәк бетә һәм күбрәк сатыла.

Марат Кәбиров

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев