Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Тәнем суынганын сиздем, бәхилләшә башладым...”

26 яшьлек Зөлфия Каюмова: "Тормышымның үзгәрәсен иң башта хикмәтле төшләрдә күрдем", - ди. Беренче төш - Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга әверелә иде, - дип сөйли Зөлфия. - Шуларга карап, аптырап басып торганда, янымда...

26 яшьлек Зөлфия Каюмова: "Тормышымның үзгәрәсен иң башта хикмәтле төшләрдә күрдем", - ди.

Беренче төш
- Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга әверелә иде, - дип сөйли Зөлфия. - Шуларга карап, аптырап басып торганда, янымда тышкы кыяфәте белән нәкъ миңа охшаган бер кыз пәйда булды. Ул: "Синең кайсы юлдан барасың килә?" - дип сорады. Беренче мәчетне күрсәтеп: "Шунысы күңелемә якын", - дидем. Кыз: "Алайса, шул юл буйлап бар инде", - диде. Уянып киттем. Бу минем өчен аңлашылып бетми торган сәер төш иде.
Кечкенә чакта дәү әнием исән иде әле. Ул намаз укымаса да, гел Аллаһы Тәгаләне искә алып, догалар кылып утыра иде. Аның мичтәге күмерне кисәү белән болгатканда: "Караңгы җир асларына керәсе, җәһәннәм утларында янасы бар әле", - дип сөйләве истә. Мин кечкенәдән "сәер"рәк идем. Бу дөньяга ник килдем, аңа кадәр кайда булдым, аннары кая китәчәкмен, дигән уйлар тынгы бирми иде. Үсмер вакытта күңелемә тынычлык тапмаган чаклар күп булды.
18 яшемдә әни, сеңлем белән өчәүләп мәчеткә бардык. Әти белән әни мин кечкенә чакта ук аерылышкан иде. Мәчеттә дога тыңлау күңелемне актарып ташлады. Миңа рәхәт иде, ләкин бу хәл озакка бармады. 19 яшьтә кулыма намаз уку тәртибе язылган китап килеп керде. Рәсемнәрне, язуларны күз йөгертеп карап чыктым да, картайгач, өйрәнермен әле, дип китапны ябып куйдым.
Кичен дәү әни бөтен өйне бисмилла әйтеп сыпыра иде. Бу гадәт миңа да күчкән. Берсендә шулай йөргәндә әллә нишләп киттем. Басып торам, ә гәүдәм җиңеләеп, оча башлады, хәлем китте, тәнем суынганын сиздем, бизгәк тоткандай калтырандым. Әни белән сеңлем дә шунда иде. Алар: "Нәрсә булды?" - дип янымда бөтерелеп йөри. Бәхилләшә башладым. "Мин үләм", - дим. Үзем: "Теге китапта Аллаһыга ышанган кеше намаз укырга тиеш дип язылган иде. Их, укырга өлгермәдем", - дип үкендем. Шулвакыт гәүдәм очудан туктады, элекке халәтемә кайттым һәм кычкырып елап җибәрдем.
Икенче төш
Намазга баскач, баштарак булдыра алмам кебек иде, көнгә биш тапкыр укырга кирәк бит. Шайтан вәсвәсәсе бу. Менә хәзер үземне намазсыз күз алдына да китерә алмыйм. Намаз укысам да, урамга яулык бәйләп чыгарга оялдым. Ярар, мин әйтәм, анысын картайгач, бәйләрмен. Студент вакыт иде. Акча җитмәгәч, бер хәләл кафега эшкә урнаштым. Барлык кызларның да башында яулык иде, шулай йөрү мәҗбүри. Эшкә яулыктан, университетка яланбаш барам. Шул көннәрдә тагын төш керде. Бер буш бүлмә икән. Каршымда - зур көзге. Шуңа карасам - уң як битем тере, сул ягы үле, шәлперәеп салынып төшкән, күзем йомык. "Йә Раббым, намаз да укыйм бит, ник алай икән?" - дим. Коръән укыганда шундый сүзләргә юлыктым. "Адәмнәр Аллаһы кушканның бер ягын үти, икенче ягы кала. Ислам диненә кергәнсең икән, Аллаһы кушканны тулысынча үтә", - диелгән иде анда. Киенү рәвешемне үзгәрттем, кая барсам да, яулыкны салмый башладым. Университетта курсташларым яныма килеп:
"Авырыйсыңмы әллә?" - дип сорыйлар иде. Кияүгә чыккан, ире шулай куша, дигән имеш-мимешләр таралды. Укытучылар миңа шикләнеп карады, берсе бигрәк тә нык каныкты. "Маскарад ясап йөрисең, сал яулыгыңны, синең яхшы кыз икәнеңне болай да беләләр", - дип теңкәгә тиде. "Кияүгә дә чыкмадым, авырмыйм да, маскарад ясавым да түгел, Ислам диненә кердем. Чәчне күрсәтергә ярамый, шулай тиеш", - дидем. Берәр ай чамасы игътибар үзәгендә булгач, минем хакта оныттылар.
Өченче төш
Шул ук бүлмә, шул ук көзге. Мин яулыктан идем. Көзгегә карасам, ике битем дә тере иде. Икенче төшнең хикмәтен шунда аңладым. Ул төшләрдән соң бик каты елап уяна идем. Болар хакында кешегә сөйләмәдем. "Ычкынгансың", табибка күрен, диюләреннән курыктым. Мине аңласа, дин әһелләре аңлар иде. Аларга да ачылмадым. Яулыгымны салдырырга маташкан укытучыны берничә елдан кабат очраттым. Эштән киткән иде инде. Әнисе үлгән икән. Хәлемне сорады. "Яхшы", - дидем. Мине кочаклап алды. "Зөлфия, беркемнең сүзенә колак салма, ничек телисең, шулай йөр", - диде. Якын кешесен югалту хәсрәте аны бик нык үзгәрткән, йомшарткан иде. Шәригать кануннары буенча яши башлагач, тормышым тамырдан үзгәрде. Дин юлында күңел тынычлыгы таптым.

Фәния АРСЛАНОВА
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X