Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ТӨНЛӘ ЮЛГА ЧЫКСАҢ...

Көзен көннәр кыскара һәм машина йөртүчеләргә караңгы вакытта руль артында күбрәк утырырга туры килә. Бәла-казага тарымас өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тоту зарур.  Машинаның фараларын, тәрәзәләрен юарга, сөртергә кирәк.  Приборлар панеленең яктылыгын киметегез. Чөнки яктыртылмаган юлдан барганда, приборлардан төшкән көчле яктылык күзгә бәрәчәк.  Машинагызның утлары эшлиме, шуны тикшерегез....

Көзен көннәр кыскара һәм машина йөртүчеләргә караңгы вакытта руль артында күбрәк утырырга туры килә. Бәла-казага тарымас өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тоту зарур.
 Машинаның фараларын, тәрәзәләрен юарга, сөртергә кирәк.
 Приборлар панеленең яктылыгын киметегез. Чөнки яктыртылмаган юлдан барганда, приборлардан төшкән көчле яктылык күзгә бәрәчәк.
 Машинагызның утлары эшлиме, шуны тикшерегез. Чөнки бер фарасы гына яктырткан автомобиль белән караңгыда юлга чыгу хәтәр! Аеруча сул якның уты янмау куркыныч: каршыга килгән машиналар, сезне мотоциклда бара дип уйлап, каршыгызга чыгарга мөмкин.
 Каршыгызга "бер күзле" техника килсә, юлның уң ягыннанрак барыгыз. Чөнки бу зур техника булырга мөмкин, аның габаритлары караңгыда күренми.
 Каршыга еракка яктырта торган утын яндырган машина килсә, күзегез чагылмасын өчен, юлның уң як читенә карап барыгыз. Теге автомобильне күз кырые белән күрерсез, ә күз карасы читкә юнәлтелгәч, күзегез чагылмас.
 Караңгыда юлга кыргый хайваннар чыгу куркынычы зур. Шуңа да каршыга килгән машиналарның яктысында юл читен күзәтергә кирәк. Әгәр нәрсәдер селкенгән кебек булса, тизлекне киметү хәерле. Гадәттә, кыргый хайваннар ут яктысына килә һәм юл читендә яки юлда басып карап тора.
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X