Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тормышка ашмаган мәхәббәт

Ульяновски авыл хуҗалыгы институтында укыганда без, авылдаш өч дус егет, бер карт әбидә фатирда тордык. 1960 еллар уртасы бу. Өчебез дә татарлар. Әмма өчебезнең дә исемнәр урысча. Элек шулай иде бит ул, татарлар урыс исемнәрен еш кушалар иде. Минеке - Виктор, дусларымныкы Андрей һәм Алексей. Без өченче курста укыганда хуҗа...

Ульяновски авыл хуҗалыгы институтында укыганда без, авылдаш өч дус егет, бер карт әбидә фатирда тордык. 1960 еллар уртасы бу. Өчебез дә татарлар. Әмма өчебезнең дә исемнәр урысча. Элек шулай иде бит ул, татарлар урыс исемнәрен еш кушалар иде.
Минеке - Виктор, дусларымныкы Андрей һәм Алексей. Без өченче курста укыганда хуҗа әби фатирга тагын ике егетне кертте. Болар политехник институтка укырга керергә килгәннәр икән. Тумышлары белән Тереньгадан (Ульян өлкәсендәге район - ред.) .
Егетләренең берсе, ялгышмасам, Илдар Хисамов исемле иде. Икенчесенеке онытылган менә, кем дип тә әйтә алмыйм. Илле елдан артык вакыт узды бит инде, онытылганына аптырарлык та түгел. Көннәрдән бер көнне шушы Илдар исемлесе янына апасы килде.
Дина да Ульянда укый икән, кондитерлыкка. Моңарчы минем бер күрүдә гашыйк булу турында күп ишеткән бар иде. Егетләр сөйли иде шулай, әмма мин берсенә дә ышанмый идем. Ә ул чынлыгында да шулай була икән. Мин Динага бер күрүдә гашыйк булдым.
Уртача гына буйлы, чибәрлеге рәсемдәге төсле иде аның, көлеп җибәрсә, кыңгыраулар чылтыравы сыман. Егетләргә дә әйтеп куйдым, бу кыз миңа бик ошады, дидем. Аны башкаларга бирәсе килмәде. Берничә тапкыр кичләрен очрашып та йөрдек. Әмма Динаны мин түгел, Андрей күбрәк кызыксындыра иде бугай. Андрей - барыбыз арасыннан да иң
чибәре, бәлки Дина шуңа ошаткандыр аны. Акылым белән аңласам да, Динаны бер дә Андрейга бирәсем килмәде.
Яз җиткәч, Динаны практика узарга Барыштагы (Ульян өлкәсендәге шәһәр - ред.) ресторанга җибәрделәр. Без аның белән хатлар язышып, хәлләр белешеп тордык. Каникулда мин дә авылга кайттым. Әти-әнигә Дина турында, аңа өйләнергә теләгемне сөйләдем. Берничә көннән Барышка барырга, яраткан кызыма өйләнешергә тәкъдим
ясарга булдым. Бүләкләрем дә әзер иде. Дус егетләр белән дә үземнең планарым белән уртаклаштым. Ә алар: "Мондый яңалыкны башта юарга кирәк, син нәрсә!" - дип, табын корырга тотындылар. Ул көнне яхшы гына утырылды, әйбәт кенә эчелде дә. Соңрак егетләр Ульянга киттеләр, мин - Барышка. Исерек идем инде, әмма аягымда басып тора алырдай әле. Барып төшүгә ресторанны эзләп таптым да, Динаны чакырып чыгарып
бүләкләремне бирдем, әйдә, өйләнешик дип, тәкъдим ясадым. "Мин мондый исереккә кияүгә чыкмыйм!" - дип кенә әйтте Дина. Күңелендә Андрейны йөрткәндер ул бәлки. Мин бүтән артыгын ялынып тормадым. Көчләп яраттырып булмый бит инде. Араларыбыз шулай аерылды, бүтән бер дә күрешкәнебез булмады. Әмма аны шактый вакыт йөрәгемдә
йөрттем әле мин. Берничә ай узгач, мин хатыным белән таныштым. Артык озак очрашып йөрмичә өйләнештек. Ике балабыз булды, бик матур тормыш кордык, хәзер биш оныгыбыз үсеп килә. Өйләнешеп өч еллар чамасы узгач, безнең ул вакытта балабыз бар иде инде, Динадан
хат алдым. Әмма ул анда Дина булып түгел, абыйсы исеменнән язган иде. Хәлләремне сораган, тормышым белән кызыксынган. Абыйсы исеменнән язса да, мин Динаның язуын таныйм бит инде. Мин аңа җавап хаты язмадым. Янымда яраткан хатыным, балабыз бар иде бит инде. Мөгаен, Динаның минем белән кабат дуслашасы килгәндер. Әмма кулыңнан ычкынган куянны кабат кайтара алмыйсың шул инде. Бәлки Дина да газета укыйдыр. Мин аңа бик күп итеп сәламнәремне җиткерәм! Тормышы ничек булды икән, газетага язсын иде.


Виктор, Ульян өлкәсе, Николаевка районы.

Чыганак: https://vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев