ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Теләче районындагы әйдәп баручы эксперты Эльмира Равил кызы Кәримова белән ЕГАИС системасы турында сөйләшү

Мәгълүм булганча, 2015 елның октябреннан Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү буенча пилот программасы старт алган иде. Ул ялган аракыга каршы көрәш максатында, алкоголь продукциясен сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган спиртлы эчемлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар беренчеләрдән булып Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә...
Мәгълүм булганча, 2015 елның октябреннан Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү буенча пилот программасы старт алган иде. Ул ялган аракыга каршы көрәш максатында, алкоголь продукциясен сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде. Россия күләмендә ялган спиртлы эчемлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар беренчеләрдән булып Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Ягъни барлык кибетләргә һәм складларга тиешле җиһазлар куелырга тиеш иде.
Исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшмәкәрләр бу яңалыкны ничек кабул итте? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Теләче районындагы әйдәп баручы эксперты Эльмира Равил кызы Кәримова белән ЕГАИС системасы турында сөйләштек.
- Эльмира Равилевна, әлеге яңалыкны безнең районда ничек кабул иттеләр?
- Бездә яңалык һәрчак авырдан кабул ителә. Бу юлы да шулай булды. Әлеге системаның үз кыенлыклары килеп туды. Беренче булып, бәясе турында уйладылар. Арзан әйбер түгел, һәр кибеткә куя башласаң, эшмәкәрләрнең кесәләренә суга торган яңалык. Әмма читтә калып булмый, тормыш шуны таләп итә. Аның белән ничек эш итәргә кирәклеген дә аңлау бик җиңелләрдән булмады. Бу система белән эшләү беренче карашка бик җиңел кебек тоелса да, аның үз нечкәлекләре бар. Шуларны күздә тотып, атна саен видеоконференцияләр, алкоголь продукциясе сатучы кибетләрнең белгечләр белән, күпләп сатучы оешмалар һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында очрашулар, консультацияләр оештырылды. Нәтиҗәдә бүген Теләче районы буенча алкоголь продукциясе сатучы 62 кибет әлеге системага кушылды.
- Агымдагы елның 1 июленнән шәһәрләрдәге ваклап сатучы кибетләр, ә 2017 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендәге сатучылар да бу системага тоташмаган очракта, исерткеч эчемлекләр сата алмаячак. Авылларда бу мәсьәләне хәл итү кыенлык тудырмасмы?
- Әйе, 2016 елның 1 июленнән шәһәрләрдә, шул исәптән безнең районда да, кибетләр акциз маркаларындагы мәгълүматны укып, ЕГАИС системасына җибәрә торган сканерлар белән җиһазландырылырга тиеш. Авыл кибетләре шундый сканерлар кулланып, киләсе елның июленнән сата башлаячак. Тик менә авылларда әлеге җиһазлар урнаштыруның кыенлыклары җитәрлек. Кайбер авылларда интернет түгел, хәтта телефон да тотмый. Монда уйланырлык урын бар әле. Бу урында шуны да искәртү артык булмас, ваклап сату оешмаларына 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе сатуны журналда исәпкә алып барырга кирәк. Электрон яки кәгазь вариантта.
- Барлык сатылган алкоголь продукциясе әлеге системага кертелеп бетмәгән очракта нинди куркыныч яный?
- Административ җаваплы-лыкка тарта башлаячаклар. Штрафларның күләме дә билгеле: рәсми затларга 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум. Әлеге штрафлар 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш иде, тик хөкүмәтебез эшмәкәрләргә бу система белән эшләргә күнегеп бетү өчен бераз вакыт бирде. Штрафлар 2016 елның 20 апреленнән салына башлаячак.
Әңгәмәдәш - Лилия Шәйхиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 08:55Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.000
-
18 май 2022 - 08:31Нинди груша утыртырга? Груша алмагачка караганда авыруларга тизрәк бирешә, тәрбиягә таләпчәнрәк. Груша өчен иң зур куркыныч тудыручы чир — бактериаль пешү. Аннан мөмкин кадәр яхшырак сакланган сортлар бар.400
-
18 май 2022 - 08:27Татарстанда атна ахырында кырау төшәргә мөмкин Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.400
-
18 май 2022 - 08:18Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау эше дәвам итә Техник карауга килүчеләр күрсәткече, техникасы булган шәхесләр санын уртача 65-70% тын тәшкил итә.600
-
18 май 2022 - 07:53Кызыксынып карадылар Кичә, ягъни 17 май көнне, районыбызда Россия дәүләт статистика хезмәткәрләре һәм федераль мәгълүмат чаралары журналистлары булып китте.3400
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.8600
-
17 май 2022 - 13:13Сотрудники Госавтоинспекции Татарстана продолжают вручать автокресла многодетным семьям В Мамадышском районе сотрудники Госавтоинспекции МВД по Республике Татарстан совместно с работниками ГБУ «Безопасность дорожного движения» передали многодетной семье Шариповых автокресло для новорождённого сына.7700
-
17 май 2022 - 11:37Яшен һәм көчле җил көтелә 17 нче майда Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.19400
-
17 май 2022 - 09:54"Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында районда эш барышы Бүгенге көндә «Теләче үзәк район хастаханәсе» бинасында график буенча түбә ябу, эчке коммуникацияләрне сүтү эшләре алып барыла, электр челтәрләрен, вентиляцияләрне монтажлау эшләре бара, шулай ук, тәрәзәләр урнаштырылган.15100
-
17 май 2022 - 09:45Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.10300
-
17 май 2022 - 08:3129 май якшәмбе көнне Теләче "Ихлас" мәчете бинасында "Намаз уку" бәйгесе үткәреләчәк Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк.8200
-
17 май 2022 - 08:05ЯШЕЛЧӘЛЕ КӘТЛИТ Ит, тоз, кәбестә, помидор, баллы борыч, үсемлек мае. Ит яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш. Барысын да иттарткычтан чыгарырга. Тәменчә тоз өстәп, кәтлитләр ясарга. Кызган табада ике ягын да кыздырырга һәм 30-40 минут духовкада пешереп бетерергә.6800
-
16 май 2022 - 16:29«Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды 2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды.15900
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
18 май 2022 - 07:0618 май - Халыкара музейлар көнеХөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз!2500
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.54000
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.36500
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.35600
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.32002
-
15 май 2022 - 06:57Кабер өстенә басарга ярыймы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә:25600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика