Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тракторчы-машинист таныклыгындагы категорияләр

Россия Федерациясендә гамәлдәге кагыйдәләр буенча, үзйөрешле машиналар атамасына - җир өслегендә хәрәкәт итүче, 50 см/кубтан югары күләмле эчке янулы хәрәкәт бирү чыганагы булган, ә тизлеге сәгатенә 50 км дан да югары булмаган тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары керә. Алар белән идарә итү өчен тракторчы-машинист атамасы булган таныклык бирелә. Мондый таныклыгы булмаучыларга...

Россия Федерациясендә гамәлдәге кагыйдәләр буенча, үзйөрешле машиналар атамасына - җир өслегендә хәрәкәт итүче, 50 см/кубтан югары күләмле эчке янулы хәрәкәт бирү чыганагы булган, ә тизлеге сәгатенә 50 км дан да югары булмаган тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары керә. Алар белән идарә итү өчен тракторчы-машинист атамасы булган таныклык бирелә. Мондый таныклыгы булмаучыларга күрсәтеп үтелгән техника берәмлекләре белән идарә итү тыела.

Тракторчы-машинист таныклыгы берничә төр категориягә бүленә, ә аларның һәркайсы таныклык иясенең нинди төр үзйөрешле машина белән идарә итү хокукын билгели.

«А1»-категориясе безнең шартларда юлсыз җирләрдән йөрү өчен җайланган үзйөрешле мототехникалар белән идарә итү хокукы бирә. Бу безнең шартларда «кар чаналары», «квадроцикл» дип аталучы берәмлекләр. Әлеге төр техникалар белән идарә итү өчен шофер таныклыгындагы «А» категориясе бернинди хокук та бирми. Моны кулланучы хокук бозучы дип билгеләнә, аның хәрәкәтләре административ хокук бозулар рәтенә кертелә.

«В»-категориясенә көпчәкле һәм башмаклы, егәрлеге 25,7 кВт ан (35 - ат көче) югары булмаган мини-тракторлар керә. Т-25 тракторы да шушы категориягә керә.

«С»-категориясенә көпчәкле, егәрлеге 25,7 (35 ат көче) дән 110,3 кВт (150 ат көче)ка хәтле булган тракторлар керә. Безнең район җирлегендә моңа Т-40, МТЗ 80…-12,21 тракторлары һәм шуларга охшаш булган башка марка үзйөрешле машиналар керә.

«D»-категориясенә көпчәкле, егәрлеге 110,3 кВт дан югарырак булган тракторлар һәм үзйөрешле машиналар керә. Безнең җирлектә моны Т-150К, К-700, 701… маркалы тракторлар дип күз алдына китереп була.

«Е»-категориясенә башмаклы, егәрлеге 25,7 кВт дан югарырак булган тракторлар керә. ДТ-75 һәм шуңа охшаш тракторлар. Бу төр техника экскаватор була калса, аның белән идарә итүченең таныклыгының аерым билгеләре урынында «машинист экскаватора» дигән язу булырга тиеш. Моның өчен аерым уку таләп ителә.

«F»-категориясенә комбайннар һәм барлык төр үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналары керә.

Әгәр таныклыкта «F» категориясе булмый икән, бу таныклык комбайннар белән идарә итәргә хокук бирми. Моны башкаручы шәхес хокук бозучы дип билгеләнә, тиешле органнар тарафыннан тоткарлангада административ җәзага тартыла.

Югарыда күрсәтеп үтелгән категорияләрне дөрес итеп куллану һәркем өчен дә мәҗбүри. Әлеге категорияләрдә күрсәтелгән таләпләрне үтәү эш бирүче белән аны башкаручы арасында хезмәт килешүе төзегәндә аеруча кирәк. Чөнки хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылып, эшкә алынган башкаручы хәвефкә тарыган очракта, тракторист-машинист таныклыгында тиешле категориясе булмаган шәхесне эшкә алган житәкче яки шәхси предприятие хуҗасы бу бәхетсезлек очрагы өчен җавап тотучыга әйләнә. Әлеге очракта бу җитәкче-хуҗаларга җәза, техника белән идарә итүгә аңа хокукы булмаган һәм тиешле алымнарны белмәгән шәхесне җәлеп иткән өчен бирелә.

Нәтижә ясап шуны әйтергә кирәк, техника белән идарә итүче һәр шәхес, аңа тракторчы-машинист таныклыгындагы категориясе хокук биргән төр техника белән генә хезмәт куя ала. Башка төрле вариант була алмый. Моны һәркем тирәнтен аңлап эш итәргә тиеш. Чөнки әлеге бүленешләр көндәлек тормышта булган аяныч хәлләрдән чыгып, аларны мөмкин кадәр киметү максатыннан эшләнгән.

Хәмит Нәзиров, үзйөрешле машиналар торышына күзәтчелек буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев