Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тәравих намазын укуның саваплары турында мәгълүмат

Тәравих (гарәп.-«ял итү», «көч җыю» мәгънәсенә туры килә.) «Тәравих намазы» - дип Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, Витр-вәҗиб намазына кадәр кылынган 20 рәкәгать намазга әйтелер. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш...

Тәравих (гарәп.-«ял итү», «көч җыю» мәгънәсенә туры килә.) «Тәравих намазы» - дип Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, Витр-вәҗиб намазына кадәр кылынган 20 рәкәгать намазга әйтелер.

Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт.

Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла.

Tәравих намазы җәмәгать белән дә, ялгыз да башкарыла. Рамазан аеның сөннәте дип санала. һәр дүрт рәкәгатьтән соң сәлам бирелә, һәр сәламнән соң бераз утыру сөннәттер. Бу хәлдә «Салаваты-Шәрифә», аять һәм догалар, тәсбихлар укылыр.

Тәравих намазын уку тәртибе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (ﷺ) вакытында Тәравих намазы 20 рәкәгать укылган. 20 рәкәгать итеп җәмәгать белән уку Гомәр хәлифә заманында сәхәбәләрнең уртак фикере белән билгеләнә.

Тәравих намазын җәмәгать белән бергә мәчеттә уку дөрес, аның өчен зур савап вәгъдә ителә. Андый мөмкинлек булмаса, өйдә гаиләң яисә күршеләрең белән, һич булмаса, ялгызың гына да уку ярый. Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйра'әтләрен кычкырып укый. Тәравих намазының һәр рәкәгатендә «Фатиха» сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла. Тәравих намазларында Коръәнне хәтем кылу (тулысынча уку) олуг сөннәт булып тора. Дүртәр рәкәгать итеп Тәравих намазы Өйлә намазының дүрт рәкәгать сөннәтен укыган кебек башкарыла. Бары тик ният кылганда аермасы бар. Тәравих намазына түбәндәгечә ният кылалар:

«Ният кылдым ике рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, оедым ошбу хазир (алда торган) имамга, халисанлилләһи тәгалә, Аллаһуәкбәр».

Тәравих (гарәп.-«ял итү», «көч җыю» мәгънәсенә туры килә.) «Тәравих намазы» - дип Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, Витр-вәҗиб намазына кадәр кылынган 20 рәкәгать намазга әйтелер.

Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт.

Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла.

Tәравих намазы җәмәгать белән дә, ялгыз да башкарыла. Рамазан аеның сөннәте дип санала. һәр дүрт рәкәгатьтән соң сәлам бирелә, һәр сәламнән соң бераз утыру сөннәттер. Бу хәлдә «Салаваты-Шәрифә», аять һәм догалар, тәсбихлар укылыр.

Тәравих намазына соңга калганда, үз-үзеңне ничек тотарга.

Тәравих намазына соңга калган очракта, башта Ястүнең фарыз намазы, аннан соң сөннәте укыла. Бары шуннан соң гына тәравих намазын җәмәгать белән бергә (туктаган урыннан кушылып китеп) укырга кирәк. Җәмәгать намазы тәмамланганнан һәм имамның йомгаклау сәламеннән соң, укылмый калган рәкәгатьләрне тәмамларга. Аннан соң витрны мөстәкыйль рәвештә башкарырга. Әгәр инде җәмәгать белән укырга өлгерсә, Витр-вәҗибны шулай ук җәмәгать белән уку саваплы булыр.

Без яши торган төбәктә Тәравих намазлары арасында түбәндәге тәсбих әйтелә:

Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт.

Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның (җан ияләренең) хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын.

Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә'и үәл-җәбәруут.

Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгалэне данлыймын.

Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йәмүт.

Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.

Суббухүн куддүүсүр-раббүл-мәләә'икәти үәр-руух.

Ул Аллаһы Тәгалэ бөтен кимчелекләрдән бик пакъ һәм мөкаддэс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы.

Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ.

Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк.

Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз.

Нәс'әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар».

Йә, Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугтан Сиңа сыгынабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев