Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тәрбияче игелекле хезмәт. Сәхипова Римма Марат кызы 33 ел әлеге хезмәттә

Сауш балалар бакчасы тәрбиячесе Сәхипова Римма Марат кызы 33 ел "Карлыгач" балалар бакчасында намуслы хезмәт куя. Ул - үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, намуслы, ярдәмчел тәрбияче. Балалар бакчасы район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар ала. 2014-2015 уку елында "Ел тәрбиячесе" конкурсында катнашып, республика рейтингында Римма...

Сауш балалар бакчасы тәрбиячесе Сәхипова Римма Марат кызы 33 ел "Карлыгач" балалар бакчасында намуслы хезмәт куя. Ул - үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, намуслы, ярдәмчел тәрбияче.

Балалар бакчасы район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар ала. 2014-2015 уку елында "Ел тәрбиячесе" конкурсында катнашып, республика рейтингында Римма 22нче урынны алды. Быел республика күләмендә уздырылган "Билингваль балалар бакчасы" конкурсында Сауш балалар бакчасының 6нчы урынны алуы - тәрбияченең эшенә югары бәя бирүдер.

Замана алга барган саен балалар да үзгәрә, ләкин тәрбия сүзе үзгәрми, чөнки нинди генә заманда яшәсәк тә, тәрбияле шәхес тәрбияләү төп максат булып кала бирә.

Рәисә Шәрипова, Сауш балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев