Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тәрбияче Зөлфия Әгъзәм кызы: “Мин үзем теләгән һөнәремне таптым!”

Балалар тәрбияләү, тәрбияче булу - ул һөнәр генә түгел, ә Аллаһы тәгалә тарафыннан билгеле бер кешеләргә генә бирелә торган сәләт. 32 ел гомерен балалар тәрбия-ләүгә багышлаган, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Галиәхмәтова Зөлфия Әгъзәм кызын әнә шундый сәләт ияләре рәтенә кертергә була. Җаны тарткан һөнәр иясе...

Балалар тәрбияләү, тәрбияче булу - ул һөнәр генә түгел, ә Аллаһы тәгалә тарафыннан билгеле бер кешеләргә генә бирелә торган сәләт.

32 ел гомерен балалар тәрбия-ләүгә багышлаган, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Галиәхмәтова Зөлфия Әгъзәм кызын әнә шундый сәләт ияләре рәтенә кертергә була.

Җаны тарткан һөнәр иясе булу теләге аны, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институтына алып килә. 1983 нче елда ул хезмәт юлын Саба районының Алан урта мәктәбендә рус теле һәм татар теле укытучысы буларак башлап җибәрә. Үзендә зур җаваплылык тоеп, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, кешелек сыйфатларына нигез салу теләге белән, баш-аягы белән эшкә чума. Әтисеннән күчкән, ташып торган энергия, көч, әнисеннән күчкән сабырлык, табигый сәләте аңа бу эшендә зур ярдәм була.

1988 елның язмыш җилләре Зөлфия апаны Саба районының Саба 1 нче номерлы үзәк балалар бакчасына китерә, ул анда тәрбияче булып эшли башлый. Балалар бакчасында ул икенче дөньяга чума: кече яшьтәге балалар белән эшләү, һәркөн аларның кызыксынулы карашларын тою аңа бик тә ошый. Берничә ай эшләгәч тә: "Мин үземнең күңелемә якын һөнәремне таптым дигән фикергә килдем", - ди Зөлфия апа.

1995 нче елның август аеннан үзенең хезмәт юлын Теләче районының Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында дәвам итә һәм шунда төпләнеп тә кала. Балалар бакчасы мөдире Галимова Нәкыя Хәсән кызы җитәкчелегендәге коллектив та, төркемдәге балалар да, аларның ата-аналары да аны бик тиз арада үз итеп алалар.

Инде ул чордан да дистәләгән ел узып киткән, бу чорда күпме шатлыклар һәм кайгылар тулы вакыйгалар, чыгарылышлар, бәйрәмнәр булгандыр. Зөлфия апа үзе эшләгән төркем балаларына төпле белем һәм тәрбия бирә, әти-әниләр алдында да үзен ышанычлы, көчле рухлы, төпле уй-фикерләре белән аларның күңелен яулап алырлык дәрәҗәдә тора. Ата-аналар да үзләренең йөрәк җимешләрен аңа бер икеләнүсез ышанып тапшыра.

Зөлфия апаның тырыш хезмәте дәверендә ирешелгән казанышлары бик күп: 2002 нче елда аңа Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, 2010 нчы елда мәгариф өлкәсендәге казанышлар һәм купьеллык тырыш хезмәт өчен "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде һәм ул лаеклы рәвештә мактаулы "Хезмәт ветераны" исемен йөртә.

Икенче һәм иң югары үрләренең берсе ул: Зөлфия апа тәрбияче генә түгел, ә Роберт абыйның яраткан хатыны, балаларының кадерле әнисе, 4 оныгының "тәти" әбисе булу. Роберт абый белән алар инде 30 елдан артык күпләрне көнләштерерлек итеп гомер итәләр. Уллары Илшат һәм кызлары Гөлшат - икеседә югары белем алып, үз юлларын табып, тормыш корып, икешәр бала үстерәләр. Зөлфия ханым үзенең ике бишлеле гомер бәйрәменә менә шундый бай тормыш, матур хезмәт күрсәткечләре, хезмәттәшләренең зур ихтирамы һәм гаиләсенең кадер-хөрмәте белән килә.

Зөлфия апаны Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән олы юбилее - 55 яшь тулган көне белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сау-сәламәт булып, бу тормышта күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез, якыннарыңның игътибарын тоеп яшәргә язсын! Үзеңә генә хас матур сыйфатларың белән безне озак еллар сөендереп эшлә, яшә, Зөлфия апа! Гомер бәйрәмең котлы булсын!

"Кояшкай" балалар бакчасы исеменнән өлкән тәрбияче Нурия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев