Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Төрле тапларны бетерү ысуллары

ҮЛӘН Яңа тамган тапны одеколон(тройной әйбәт) сөртеп, ә күптәнге тап булса, 30 мл одеколон һәм 10 мл нашатырь спирты катнашмасы белән бетерергә мөмкин. ТИР Җитен киемнәрдән тир исен шәраб уксусы белән, ефәктән чиста спирт(1 стакан суга 1 аш кашыгы спирт яки аш серкәсе) белән чистартырга була. ЧӘЧ БУЯВЫ Тигез күләмдә...

ҮЛӘН
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Яңа тамган тапны одеколон(тройной әйбәт) сөртеп, ә күптәнге тап булса, 30 мл одеколон һәм 10 мл нашатырь спирты катнашмасы белән бетерергә мөмкин.
ТИР
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Җитен киемнәрдән тир исен шәраб уксусы белән, ефәктән чиста спирт(1 стакан суга 1 аш кашыгы спирт яки аш серкәсе) белән чистартырга була.
ЧӘЧ БУЯВЫ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тигез күләмдә водород перекисе һәм нашатырь спиртын кушып, тап булган урынны әлеге катнашмада чылатылган губка яки чүпрәк белән сөртеп аласыз.
КЕЛӘМДӘГЕ МАЙ ТАБЫ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Кер юу порошогы белән бензин катнашмасын келәмдәге тапка сөртеп, 7 сәгатькә(яисә, бер төнгә) калдырырга кирәк. Аннары кайнар су белән юып алырга. Әгәр тап иске икән, бу процедураны берничә тапкыр кабатларга туры киләчәк.
ГУАШЬ ЯКИ БУЯУ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Кер юу порошогын салкын суда җебетеп, тап булган урынга сөртеп куегыз. Кипкәннән соң, щетка белән ышкып чистартырга.
КАН
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Кан тамган киемне бер үк кайнар суга батырып җебетеп куймагыз! Таплы урынны башта салкын суда чайкап, аннары кер сабыны белән юарга кирәк.
ЙОД
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тапны нашатырь спиртында җебетелгән тампон белән сөртеп алыгыз.
ҖИЛЕМ(КЛЕЙ)
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тырнак лагын бетерү өчен катнашма(ацетонсыз) белән тапны сөртергә кирәк.
САГЫЗ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Суыткычның туңдыру бүлегенә тыгып куегыз. Тик сагыз ябышкан урынны уарга ярамый.
ШОКОЛАД
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тазга су салып, 1 литр суга 1 аш кашыгы исәбенә тоз кушып болгатыгыз да, шул суда таплы киемне юарга киңәш ителә.
ҮСЕМЛЕК МАЕ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Үсемлек мае тамган урынга теш порошогы сибеп, киемне 2 -3 сәгатькә калдырырга. Аннан щетка белән ышкып җибәрегез.
ШӘРАБ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Яңа тапны кайнар су бетерә. Кәстрүл өстенә киемнең таплы урынын куегыз да, тапка кайнап кына чыккан суны коегыз.
АШ, СӨТ ТАБЫ
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тигез күләмдә: ¼ өлеш аш серкәсе, ¼ өлеш нашатырь, ¼ өлеш тоз, ¼ өлеш су салып болгатылган катнашмада чайкап, киптергәч, киемне сул ягыннан үтүкләгез.
СОК
Төрле тапларны бетерү ысуллары
½ стакан суга 1 аш кашыгы перекись водороды салып, әлеге катнашма белән тапны уыгыз. Аннан салкын суда юарга кирәк.
ИННЕК
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тапка бур(аптекада сатыла) сибәргә, аннан аны щетка яки чүпрәк белән уыгыз. Аннары сабын җебетелгән суда юарга кирәк.
КОНСЕРВА
Төрле тапларны бетерү ысуллары
Тапка теш порошогы яки угычтан уылган сабын сибеп, төнгә калдырыгыз.
ВОСК
Төрле тапларны бетерү ысуллары

Воскны кырып, аннан тапка юеш чүпрәк куеп, өстенә берничә кат киптергеч кәгазь куярга да, кайнар үтүк белән үтүкләргә. Киптергеч кәгазьне киемдә тап беткәнче берничә кат алмаштырырга туры килер.

Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев