Тәртипкә салмакчылар
Безнең хөкүмәт транспортлы кешеләрне гел "кайгыртып" кына тора хәзер: елына берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертәләр, яңа билгеләр өстиләр, бензинны кыйбатлаталар, штрафлар суммасын күтәрәләр. Чыннан да, машиналар ташкыны алтын хәзинә инде ул. Әйтик, соңгы мәгълүматлар буенча, илнең автомобильләр паркында 57 млн. автотранспорт исәпләнә. Машина өчен түләнә торган еллык салымны...
Безнең хөкүмәт транспортлы кешеләрне гел "кайгыртып" кына тора хәзер: елына берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертәләр, яңа билгеләр өстиләр, бензинны кыйбатлаталар, штрафлар суммасын күтәрәләр. Чыннан да, машиналар ташкыны алтын хәзинә инде ул. Әйтик, соңгы мәгълүматлар буенча, илнең автомобильләр паркында 57 млн. автотранспорт исәпләнә. Машина өчен түләнә торган еллык салымны уртача 1 мең сум дип кенә исәпләгәндә дә транспорттан ил бюджетына һәр елны 57 млрд. сум акча кереп бара дигән сүз бу. Әмма ОСАГО өчен түләнә торган сумма янында салым суммасы кечтеки генә кебек тоела. ОСАГО белән шөгыльләнүче иминият оешмаларының нәфесе мулдан, акчаны каерып ала беләләр. Шулай да иң зур керемне юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салына торган штрафлар бирәдер кебек. Артып торган бензин бәяләре дә кесәгә шактый суга. Автосервиска да кереп чыккаларга туры килә.
Хөкүмәт менә тагын зурдан кубып автомашиналар хуҗаларын "сөендерергә" булды әле. "Юл хәрәкәте иминлегенең яңа стратегиясе" исеме астындагы документ 2018-2024 елларга исәпләнгән. "Яңа стратегия" 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын нольгә калдыруны күздә тота. Әмма нольле дәрәҗә турында сүз алып барылса да, нишләптер 2040 елга лимит куелган, ягъни юл һәлакәтләрендә вафат булучылар саны 6 мең кешедән артмаска тиеш. Ә бит аварияләрне дә, аларда гомерләре өзеләчәк кешеләрне дә берничек тә алдан фаразлап булмый. Әйе, юл-транспорт вакыйгалары санын да, аларда үлүчеләр, зыян күрүчеләр санын да киметергә мөмкин, әгәр дә капма-каршы йөрүче транспортның һәр юнәлеше өчен аерым юллар булса. Ник дигәндә, үлемгә китергән күпчелек һәлакәтләр каршы яктан хәрәкәт итүче транспортка бәрелү белән бәйле. Гомерләре өзелүчеләр саны фәлән кешедән артмаска тиеш диюнең икенче ягы да бар әле - чын мәгълүматны яшерә башлаячаклар, яисә һәлакәт корбаннарын исәпкә алу документларына үзгәрешләр кертәчәкләр. Мин янгыннан саклау хезмәтендә эшләгән чорда янгыннарда пешү җәрәхәтләре алучылар бер ай дәверендә вафат булсалар, алар янгын корбаннары дип исәпләнәләр иде. Моннан берничә ел элек исә инструкциягә яңалык керттеләр: пешү җәрәхәтләре алучылар, әйтик, ашыгыч ярдәм машинасында, яисә сырхауханәдә үлсәләр, алар инде янгын корбаннары булып исәпләнмиләр. Янгын корбаннары буенча статистика шулай итеп уңай якка үзгәрә. "Юл хәрәкәте иминлегенең яңа стратегиясе" буенча да шундый ук хәл килеп тумасмы?
"Яңа стратегия" ун елдан артык йөргән машиналарны яңага алмаштырырга мәҗбүр итүне дә күздә тота ахрысы, чөнки автомобиль белән ун ел йөргәннән соң машина хуҗалары өстәмә җыемнар һәм арттырылган салым түли башлаячаклар. Бу юнәлештә хөкүмәт бар яклап та ота, бердән, яңа автомашиналар гел сатылып торачак, икенчедән, бюджетка зур гына суммадагы өстәмә керем керәчәк. Ун ел йөргән машина иске түгел ул, кем ничек йөри бит әле. Машиналарын карап, алыштырасы детальләрен вакытында алмаштырган хуҗалар җитәрлек, аларның автолары яңадан да яхшырак йөри. Ә монда хөкүмәт бабаң яңа машина сатып алырга кыстый. Банклар да отышта, чөнки күпчелек кеше машинасын кредитка алырга гадәтләнгән. Заманында үзем 20 ел йөргән "копейка" сатып алган идем. Мин дә 16 ел буе җиктем ул машинаны. Беркайчан да юлда ватылып интеккәнем булмады, бакчага күп итеп төяп кирпеч, цемент, керамзит блокларга кадәр ташыдым. Бакчадан исә 6-7 капчык бәрәңге, кишер салып алып кайта идем. Әле җен кебек тарта, юллардан пыр туздырып чаба иде, балалар шәһәр урамында хәзер "копейка" белән бер син генә йөрисең бит, тукта ди торгач, танышыма кар эткеч транспорт ясарга бирдем. Үтильгә бирергә кызганыч иде, кар эткәненә сөенеп йөрим. Ун ел гомер машина өчен нәрсә инде ул дигән фикеремне белдерер өчен яздым инде бу турыда.
"Яңа стратегия"нең техосмотрны тәртипкә салуны күздә тотуы яхшы гамәл, әлбәттә. Әмма техник карауны үткәрүче оешмаларның намус белән эш итәчәгенә гарантия юк. Мөгаен, алар автосервислар белән бәйләнешкә кереп, үзләренә уңайлы хезмәттәшлек урнаштырырлар. Ягъни машинаңның теге детале болай, тегеләй дип, кулыңа язу тоттырып автосалонга озатырлар. Анда инде хезмәтне тәкъдим итә беләләр. Машинаның бит аның бер җирен сүтә башлау белән тагын әллә нинди кимчелекләрен "күрәчәкләр". Төзәттерми хәлең юк, кемнең юлда ватылып интегәсе килсен.
Хәзер юлда ГАИ хезмәткәрләре әзәйде. Аның урынына юл йөрү кагыйдәләрен бозуны күзәтеп торучы җайланмалар артты. Юлда торган ГАИ машинасын күрү машина йөртүчеләрне дисциплинага өйрәтсә, яшертен генә урнаштырылган приборларга күп очракта игътибар да итеп тормыйлар, яисә кагыйдә бозганнарын сизми дә калалар. Кагыйдәләрне бозучылар никадәр күп булса, штрафлар салу исәбенә хөкүмәткә дә акча күбрәк керә. "Яңа стратегия" әле киләчәктә штраф салына торган сәбәпләрне дә ишәйтәчәк, штраф суммаларын да күпкә күтәрәчәк. Шуңа ГАИ хезмәткәрләрен кыскарту файдага гына булачак.
Бүген машина йөртүчеләр кагыйдәләрнең күплегенә, буталчыклыгына зарланалар. Юлларга яңа сызыклар, сурәтләр төшерелә, күпләп юл билгеләре урнаштырыла. Юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен кайчан гадиләштерерләр икән диючеләр ешайды. Алар фикеренчә, юлда хәлне секундлар хәл итә, барлык билгеләргә карап хәлне анализларга, уйлап торырга вакыт калмый. Әле кайчак юл буендагы билгеләр бер-берсенә каршы да киләләр икән.
ОСАГО турында да берничә сүз. "Яңа стратегия" буенча, ОСАГО белән шөгыльләнүче оешмаларга полиска бәяне үзләренчә куярга хокук биреләчәк. Аларның машина хуҗалары кесәсенә күпмегә керәселәрен алдан фараз итеп булмый. Әле моңарчы да иминиятләштерүче оешмалар халыкны мәҗбүри хезмәтләр тагып җәфалап бетергәннәр иде, "Яңа стратегия" кулларын чишкәч, ниләр кыланырлар тагын.
"Яңа стратегия"дә күрсәтелгән тагын бер фикер белән килешәсе килми, янәсе 1-2 ел гына стажлы йөртүчеләр күбрәк һәлакәт ясый. Мин һәр көнне интернеттан юл-транспорт вакыйгалары турындагы хәбәрләрне карап барам, аварияләрне барлык төр яшьтәге йөртүчеләр дә ясый, хәтта арада стажлы йөртүчеләр күбрәк тә шикелле. Аз стажлылар күбрәк авария ясый дигән төшенчәне дә юкка гына кертмәгәннәр "Яңа стратегия"гә. Бу - автомобиль йөртүчеләр әзерли торган мәктәпләр укыган өчен түләүне арттырачаклар дигән сүз.
"Яңа стратегия" машина йөртүчеләр бер-берсенең юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле гамәлләрен киң масштабларда ГАИга хәбәр итә башларлар дип тә өмет итә. Бер-берсен "сату"лар ни белән төгәлләнер, әйтүе кыен. Бездә бит халык башка төрле, американнар шикелле түгел, чит илләрне кабатлап, ниндидер тәртипләр кертү барып чыкмастыр.
Гомумән, "Юл хәрәкәте иминлегенең яңа стратегиясе" халыкта ризасызлык кына тудырды. Чөнки әлеге документ юлда тәртип салудан бигрәк машина йөртүчеләрнең кесәсенә керүне күбрәк күздә тота шикелле.
Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев