Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Төшләреңне сөйлә таң җиленә...

Мин төш күрсәм, уяну белән аны иң башта — әнигә, аннары туганнарым белән дус-ишләремә сөйләргә яратам. Әлбәттә, моның өчен үземә күп мәртәбәләр әнидән эләккәне дә булды. Ул мине: “Син нишләп төшеңне теләсә кемгә сөйләп йөрисең? Алай ярамый, дөрес эшләмисең. “Төшләремне сөйлим таң җиленә”, дип ун тапкыр кабатла да күңелеңнән бөтенләй сызып ат, оныт син аларны!” — дип, кат-кат шелтәләп, әледән-әле кисәтеп тора. Тик, кызганычка каршы, ул әйткәннәр гел истән чыга. Бигрәк тә таныш-белешләрем: “Бүгенге төшеңне сөйлә әле!” дигәндә онытылам да куям... Өстәвенә, алар: “Сине тыңлаганда үзебезне кино караган кебек тоябыз, рәхәтләнеп ял итәбез”, — дип торгач, сөйләмичә нишлисең, сөйлисең инде...

Еллар үткәч, хәтеремдә яңартып, кайчандыр үземне хәйран калдырган менә шул төшләремнең берничәсен бүген гәзит укучыларына да сөйләп үтәргә булдым. Шунысы гаҗәп: алар чынбарлыкта да тормышка ашты...

...1998 елның 1 май төнендә миңа шундыйрак төш керде. Имеш, районның зур гына түрәсенең өендә икәнмен. Без анда күмәкбез: арада — коллегаларым, остазларым, группадаш кыз-егетләр дә бар. Моңа артык гаҗәпләнмәдем, чөнки бу йортка кунаклар һәрвакыт күп җыела. Җитеш тормыш белән яшәгәч, табын сый-хөрмәттән сыгылып тора, ул алтын йөгертелгән табак-савытларның, эчемлек­ләр­нең ниндие генә булмый!

 

 

Төшемдә менә шул хәл­ле хуҗалыкның асты-өскә килгәнен күрдем. Хуҗа кеше, йокы бүлмәсеннән зал­га чыгып, арлы-бирле йөренә, үзе бездән өй эчен җыештыруыбызны үтенә икән, имеш. Мин, ике кунак абыйга паласларны чыгарып кагарга кушып, үзем ишегалдына чыктым да, капка төбеннән аккан ерганактан чиләк белән су алып кереп, идән юарга керештем. Ул арада капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Аннан районның зур гына бер түрә кешесе (Гаяз абый дип алыйк) төште һәм, чабуына ут капкандай, өйгә йөгереп килеп керде. Ул исәнлек-саулык та сорашып тормыйча:

 

 

— Тизрәк, тизрәк булыгыз! — дип, безне куалап эшләтте дә тагын ашыгып чыгып йөгерде...

 

 

Шул урында төш өзелде. Ә нәкъ ике ай үтүгә төшемдә безне кунакка җыйган Сәлим абыйның, юл һәлакәтенә тарып, фаҗигале рәвештә һәлак булуы турында белдек. Дүрт айдан исә төшемдә аның өендә тәртип урнаштырышкан кешене бушаган вазыйфага тәгаенләп тә куйдылар. Шуннан соң төш­ләргә ышанмый кара!

 

 

...1989 елда, Әфганстан­да хәрби бурычын үтәп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан Кәрим абыйның озак та үтми авария нәтиҗәсендә якты дөньядан китеп баруы да бер ел алдан ук төшемә кергән булып чыкты. Бу төш турында сөйләп тормыйм.

 

 

Ә менә 1999 елның көзендә күргән төшемне сөйләмичә булмас, мөгаен. Чөнки мин аның берникадәр дәрәҗәдә үземә дә, институтта бергә укып йөргән иптәшләремә дә кисәтү бул­ганын аңладым.

 

 

Кыскасы, институтны тәмамлап, туган районыма кайтып, мәктәптә эшли башлавыма ел да тулмаган иде әле. Шул арада бер төш керә дә керә: имеш, Уфага зачет тапшырырга барырга тиешмен икән.

 

 

Менә юлдамын. Выжылдап, автобуслар үтә дә китә, янымда ник берсе тукталса, ичмасам! Шунда Уфага илтүче шоссега, авылның баткаклы урамнарын ера-ера, гаҗәеп бер иномарка килеп чыкты. Безгә, туңып басып торган яшьләргә, шул гына кирәк: алданрак кереп утырырга дип, бер-беребезне эткәли-төрткәли, дәррәү теге “тимер ат” каршына йөгерештек.

 

 

Беребез өстенә беребез менә язып, әрсезләнешеп төялешәбез дигәндә генә ул коточкыч бер кыяфәткә керде. Хәзер ул юан агачтан ярып ясалган калын табанлы галәмәт озын чана өстенә түбәсе шифер белән ябыл­ган ике катлы йорт бурасын хәтерләтә иде. Иң гаҗәбе — бу нәрсә, “Т-150” тракторы сыман тырылдап, кузгалырга әзерләнеп, сигнал биреп тора. Шунда, нәрсәдәндер өркеп, яшь-җилкенчәкнең күпчелеге артка чигенде. Үзем дә: “Миңа бит төштән соң гына укырга барасы, өлгерермен әле, автобусны көтим, булмаса”, — дип уйлап торып калдым. Ул “үлем чанасы”на утырып киткән­нәрнең барысын да хәтер­ләмим, ә менә балачактан бергә уйнап үскән Илгиз ап-ачык булып күз алдымда торып калган. Ул камуфляж форма кигән, аркасына букча аскан иде. Аның артыннан: “Сорасалар, әйтерсең: мин төштән соң барып җитәм”, — дип кычкырып калганым истә. Ул вакытта Илгизнең контракт нигезендә Чечняга хәрби хезмәткә китәргә җыенып йөргәнен белми идем әле. Төшемне әнигә сөйләгәч, ул, авыр сулап: “Хәерле булсын инде”, — дип куйды һәм миңа, белгән догаларымны укып, бәйдәге этебезне ашатырга кушты.

 

 

Озак та үтмәде, мартның буранлы бер көнендә Чечняда һәлак булган Илгизне авылга кайтарып җирләде­ләр. “Төштә бура күрү — үлемгә” дигән юрау янә юш килде...

 

 

Гаҗәп бит ул дөнья: бер белмәгән кешеләр сиңа һич уйламаган җирдән ярдәмгә килә, ә кайберләре адым саен аяк чалырга тырыша, сине кан дошманы итеп күрүчеләр дә юк түгел. Әйтик, Наилә белән Лена апалар (исемнәре үзгәр­тел­де) минем өчен нәкъ шундыйлардан булды. Икесе бер сүздән булып, мине кеше арасында гел кимсе­тергә, әхлакый яктан юкка чыгарырга, ничек тә түбән­сетергә тырыштылар. Түз­дем, “Ходай күрә ул”, дип, эндәшмичә кала бирдем.

 

 

Болар өнемдә генә түгел, хәтта төшемдә дә начар эшләрен дәвам итте. Бер­ничә тапкыр үзләре эшләгән оешма бинасының икенче катыннан минем тарафка кара еланнар җибәргән­нәрен төшемдә күреп, йокымнан куркып уяндым. Мин, хыялый кеше сыман елмаеп: “Үзенә кагылмасаң, елан кешегә тими ул”, дип, тик басып торам, имеш.

 

 

Төшемдәге уем рас килде, миңа җибәргән еланнары ике ханымның үзләрен үкер­теп чакты. Шунда каяндыр бер чегән хатыны пәйда булып, миңа: “Так оно и будет”, — диде һәм... мин уянып киттем. Чыннан да, бу төшемне күргәнгә ике ел да үтмәстән бу апалар, яман чир белән авырып, бер-бер артлы якты дөньядан китеп тә барды.

 

Әдилә исемле хатынның эчкечелеккә сабышып, гаи­ләсеннән язып, азып-тузып йөреп, башта биш яшьлек улын асып үтерәсе, аннан үз-үзенә кул саласы көн алдыннан да миңа күңелсез төш кергән иде. Кабат искә алу авыр булса да, сөйлим.

 

 

Авыл зираты буеннан әни белән кайтып киләбез, имеш. Шулчак каршыбыздагы ике тау арасында ниндидер куышлык пәйда булды, анда бер бала кереп китте. Шуны гына көткәндәй, теге куышлыкның таш ишеге гөрселдәп ябылды. Эчтә Әдиләнең улы торып калган икән, имеш. Сабый, ачыргаланып, ярдәмгә чакыра, елый! Үзем: “Их, бу баланы берничек тә коткарып булмас микәнни соң?” дип бәргәләнәм икән.

 

 

Шунда әллә әнинең, әллә кемнең: “Коткарырсың, алай бик кулыңнан килгәч...” — дигән сүзләре колакка керде, һәм мин уянып киттем...

 

 

Гел күңелсез төшләр генә күрә икән бу, дип уйлый күрмәгез. Эш урынында яңа җитәкче куячакларын, аның кем булачагын да төгәл итеп төшемдә күргәнем бар.

 

 

Әти авыр чир үткәрер алдыннан абзарыбыздагы кара үгезнең ишегалдына чыгып, ике аралыктагы киртәләрне җимерергә тырышып дулап котырганы да төшемә керде. Шул үгезне урамга куып чыгарып җибәрдем дә, киртә­ләрне ныгытып кагып куеп, “Бераз торырлык булды әле бу” дип, читтән генә эшемә сокланып карап торам икән. Күп тә үтмәде, авыр инсульт кичереп, әти дәва­ханәгә эләкте. Нинди генә табибка йөртмәдек без аны! Таптамаган тупса, шакымаган ишек калмады. Иң мөһи­ме — тырышуыбыз бушка китмәде. Әти савыгып чыкты һәм бүгенге көнгә кадәр кабат авырганы юк, Ходайга шөкер. Моннан соң да шулай булсачы, дип теләргә генә кала инде.

 

 

Сүз иярә сүз чыгып, берчак әнигә теге төшне сөйлә­дем. “Үгезне төштә күрүне бер дә мактамыйлар, балам. Ул үгезне куып җибәреп, дөрес эшләгәнсең. Әткәңне үлемнән алып калуда синең дә берникадәр өлешең бар. Юкса, дулаган, котырынган үгезне котылмаслык авыруга да, әҗәлгә дә юрыйлар бит”, — диде әнием.

 

 

Менә шуннан, төшләр тормышка ашып торганда, аларга ышанмыйча кара инде... Бүген мин дә, әнием кебек, төшләрне чит кешегә сөйләп бармаска тырышам. Аннан, һәр төшне хәерлегә генә юрау да яхшыдыр, минемчә. Инде һич тә тынычлана алмасаң, төшеңне, борынгылар әйтмешли, мичкә, җилгә, баганага гына сөйләргә дә онытырга тырышырга кирәк...

 

 

Хәерле төшләр күреп кенә уяныйк. Хәерле гомер­ләр кичереп кенә яшик!

 

 

Лилия ТӨХВӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев