Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Төтенгә буылып, ишекне таба алмаган, үлмәгән дә булыр иде» (ФОТО)

Янгын телләре бигрәк усал соңгы вакытта. «Кызыл әтәч» йорт-җирне генә түгел, хуҗаларын да үзе белән алып китә, Алла сакласын! Питрәч районы Күн авылында да кичә агач өйдә янгын чыга. Нәтиҗәдә, 44 яшьлек Илнур Галиәхмәтов төтенгә буылып җан бирә. Илнур - өченче төркем инвалид, аксап йөри. Беркайда да эшләмәгән. Тору урыны...

Янгын телләре бигрәк усал соңгы вакытта. «Кызыл әтәч» йорт-җирне генә түгел, хуҗаларын да үзе белән алып китә, Алла сакласын! Питрәч районы Күн авылында да кичә агач өйдә янгын чыга. Нәтиҗәдә, 44 яшьлек Илнур Галиәхмәтов төтенгә буылып җан бирә.

Илнур - өченче төркем инвалид, аксап йөри. Беркайда да эшләмәгән. Тору урыны рәсми рәвештә Казанда теркәлгән булган. Шәһәрдә бүлмәсе дә бар, диләр. Шуны арендага биреп, аннан кергән акчага авылда гомер кичергән.



Гаҗәп: ирнең әти-әнисе дә гомере буе Казанда яшәгән, Илнур да Казанда туган. Ике апасы да башкалада. Әмма егет яшь чагыннан ук авылга тартылган. Бабасының йортында (әтисенең әтисе) яшәп көн күргән ул. 18 яшендә өйләнгән. Бер улы бар. Әмма гаилә озакламый таркалган, шуннан бирле ул ялгыз гомер иткән.



-Илнурның күршесендә элек хокук саклау органында эшләгән Рәүф Нәбиуллин яши, - дип аңлатты Күн авылы җирлеге башлыгы Рифкать Баһавов. - Кичә иртән маллар карарга чыккач, күрше йорттан күтәрелгән төтенне абайлап алган. Шундук миңа хәбәр итте. Бу иртәнге 7нче яртылар иде. Илнурның капкасы бикле булгач, койма башыннан төшеп, өйгә үттек. Ул вакытта инде өй эче дөрләп яна, берни күренми, бар җирне төтен баскан. Илнур эшнең нидә икәнен аңлагач, бу мәхшәрдән котылырга теләгән, күрәсең. Ятагыннан төшеп, ишеккә таба килгән ул. Тик аны таба алмаган булса кирәк, төтен комачаулаган. Ут-күз чыгып, санаулы минутлар гына үтсә дә, без килгәндә ул үлгән иде инде. Тиз арада янгын сүндерү хезмәтен, ашыгыч ярдәмне чакырттык. Ни кызганыч, тышкы яктан өйне саклап калсак та, эче янып бетте.



Илнур Галиәхмәтовны авылдашлары ярдәмчел, гади кеше дип искә ала. Ялгыз әбиләргә утын ярышырга, кар көрәргә ярдәм иткән. Сораган кешеләргә көтү көткән. Балыкка йөререгә яраткан. Салгаласа да, урамда тәртип бозып йөрмәгән. Фаҗига булыр алдыннан да эчкән булган ул. Янгын сәбәбен башта тәмәке төпчегендә күрәләр. Соңрак янгын сүндерүчеләр электр мичендәге кыска ялганыштан дип тапкан.



-Илнурның өенә газ кермәгән, утын ягып җылына. Ашарга пешерү өчен газ баллоны куллана. Мин аның янына еш сугыла идем. Утын яккач, өе җылы була. Туңгандырмы инде, кичә ул электр миче куйган булган. Менә шул үлеменә сәбәпче дә булган, - ди Рифкать Баһавов.



Кичә авыл җирлеге башлыгы "Газель"яллап, Илнур Галиәхмәтовны Казан моргына озаткан. Бүген исә мәрхүмне җир куенына иңдергәнннәр. Быел Күн авылы зиратында тагын бер яңа кабер барлыкка килгән. Ул - бу елга икенче. Күптән түгел Казаннан 86 яшьлек әбине алып кайтып җирлиләр.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев