Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Туфракныңның уңдырышлылыгына зыян салучы авыл хуҗалыгы оешмаларына зур штрафлар яный

Тикшерүләр вакытында агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы үткәрелгән чараларда тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентларны сакламау очраклары ачыкланды. Кайбер хуҗалыкларда җитәкче һәм белгечләр туфракның уңдырышлылыгы стандартларын, параметр һәм күрсәткечләрне начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле, туфракка ашлама да туклыклы элементларга булган хаҗәтеннән чыгып кертелми. Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык...

Тикшерүләр вакытында агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы үткәрелгән чараларда тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентларны сакламау очраклары ачыкланды.

Кайбер хуҗалыкларда җитәкче һәм белгечләр туфракның уңдырышлылыгы стандартларын, параметр һәм күрсәткечләрне начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле, туфракка ашлама да туклыклы элементларга булган хаҗәтеннән чыгып кертелми.

Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык кертү очраклары да бар. Нәтиҗәдә, туфракка зыян салына. Кулланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечләрен белергә тиеш. Биш елга бер тапкыр туфракка агрохимик тикшерү уздыру мөһим. Бу вакытта аның деградациясе, авыр металлар, пестицидлар һәм башка төр матдәләр белән зарарлануые ачыклана. Тикшерү вакытында туфрак тискәре нәтиҗәләр күрсәтсә, агрохимик чаралар кулланыгыз.

Югарыда күрсәтелгән чараларны үтәмәгән, туфракка агрохимик тикшерү уздырмаган гражданнарга 20000нән алып 50000 сумга кадәр; эшмәкәрләргә 50000нән алып, 100000 сумга кадәр; юридик затларга 400000нән 700000 сумга кадәр штраф салу каралган. Россия Хөкүмәте карары нигезендә авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын сизелерлек дәрәҗәдә киметүче критерийлар расланды. Моның өчен туфрак-агрохимик казылмалары өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк.

Туфрак кешене азык-төлек, малларны терлек азыгы, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итүче табигый байлык. Шуңа күрә туфракны саклау дәүләт һәм муниципаль органнарның бурычы.

Рауф Исмәгыйлов, Татарстан буенча "Россельхознадзор" идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев