Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Туган ягым – Теләче” шигырьләр конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде (ФОТОЛАР)

"Теләче" газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә районыбызның яңадан торгызылуы уңаеннан "Туган ягым - Теләче" дип исемләнгән шигырьләр конкурсы үткәргән идек. Әлеге конкурс ике ай дәвам итеп, 20 декабрь көнне тәмамланды. Шул ук көнне конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Ә җиңүчеләрне сез, безнең укучылар, төркемдә тавыш биреп ачыкладыгыз. Шушы көннәрдә конкурста...

"Теләче" газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә районыбызның яңадан торгызылуы уңаеннан "Туган ягым - Теләче" дип исемләнгән шигырьләр конкурсы үткәргән идек. Әлеге конкурс ике ай дәвам итеп, 20 декабрь көнне тәмамланды. Шул ук көнне конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Ә җиңүчеләрне сез, безнең укучылар, төркемдә тавыш биреп ачыкладыгыз. Шушы көннәрдә конкурста катнашып призлы урыннар алган һәм лауреат булган укучыларыбызны бүләкләү тантанасы булып үтте.

Әлбәттә, шагыйрьләр җыелган җирдә сүз үзеннән-үзе иҗат, шигырьләр темасына кереп китә. Бу юлы да шулай булды. Кунакларыбыз үзләренең кайчан һәм ничек иҗат итә башлаулары турында сөйләделәр. Баландыштан конкурста катнашкан Зәлиянең әбисе Суфия апа һәм Җәнәй авылыннан танылган шагыйрә Дамира Миннебаева, Теләчедән Гөлүсә Габделхаковалар үзләре язган шигырьләрне укып күрсәттеләр. Түбән Саурыштан Нәкыйф Җәләлиев сүзләренә язылган "Бары тик син генә" исемле җырны тыңлап үттек. Аралашу бик җанлы һәм күңелле барды.

Сезне җиңүчеләребез һәм лауреатларыбыз белән таныштырып үтәбез.

1 урынга Олы Мишә авылыннан Рузалия Газизова лаек булды. Китаплар яратучы нечкә күңелле ханымның шигырьләр язуы гаҗәп түгел, алга таба да иҗатта кайнарга насыйп булсын.

2 урында Сауш авылыннан Наилә Рәхмәтуллина. 1997 елны югары уку йортын тәмамлап, мәктәпкә эшкә кайтканнан бирле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта ул. Балаларны иҗат серләренә төшендергәндә үзе дә иҗатка тартыла, күңелендә туган шигырьләрне кәгазь битенә төшерә бара.

3 урынны Түбән Саурыштан Нәкыйф Җәләлиев алды. Нәкыйф абый шулай ук районыбызда танылган шагыйрь. Шигырьләрне 20 яшьләрдә яза башлаган. Иҗат өчен илһамны аңа мәхәббәт биргән. Аның шигырьләрендә мәхәббәт, туган як темасы чагылыш таба, бәетләр дә яза ул.

Балалар арасында лауреатлар:

Зәлия Хәсәншина. Баландыш төп мәктәбенең 2 сыйныфында белем ала. Ул Баландышның оста шагыйрәсе Суфия апаның оныгы. Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак, инде менә оныгы да иҗатка кереп киткән, шигырьләр яза башлаган. Хәтта япон шигырьләре - хокку язарга да өйрәнеп йөри икән.

Мәрьям Дәүләтшина. Ямбулат башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы. Мәрьям шигырьләр һәм хикәяләр язу белән мавыга, киләчәктә үзенең иҗат җимешләрен республика гәҗит-журналларына да җибәрергә исәп итә.

Руслан Закиров. Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Руслан кечкенәдән китаплар укырга ярата, зур шагыйрьләргә ияреп үзе дә шигырьләр яза.

Өлкәннәр арасында ике катнашучыбыз лауреат булды. Алар - Дамира Миннебаева һәм Гөлүсә Габделхакова. Дамира апа шигырьләрне мәктәп елларыннан бирле яза. 2016 елның апрелендә аның "Апрель кызы" исемле шигырьләр китабы да дөнья күрде. Гөлүсә апа беренче шигырен, әнисен туган көне белән котлап, 1984 елда язган булган. Шуннан бирле ул күңеленә килгән шигырь юлларын кәгазь битенә теркәп бара. Редакциягә килер алдыннан гына да бик матур шигырь иҗат иткән ул, безгә дә укып күрсәтеп, сокландырды, афәрин!


Менә шулай бик күңелле үтеп китте безнең шигырь бәйрәме. Конкурсыбызда актив катнашкан барлык дусларыбызга да иҗат уңышлары телибез. Безне алга таба да яңа шигырьләрегез белән сөендереп яшәгез!

Раил РӘШИТОВ

Раил Рәшитов һәм Алисә Дәүләтшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев