Теләче Информ

«Туйдан качып, нигә беренче мәхәббәтем янына чапмадым икән?..» [булган хәл]

«Сердәш»тә чыккан гыйбрәтле язмаларны укыйм да, минем кебек бәхетсез җаннар бик күп икән бит дип, авыр сулап куям. Йөрәгемә инде ничә еллар җыелып килгән серләремне дөньяга чыгарырга карар кылдым. Мин дә бәхетле булам дип хыялланган хатын-кызларның берсе. //Татарстан яшьләре// Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, педучилищега кердем һәм укып йөргәндә бер...

Реклама

«Сердәш»тә чыккан гыйбрәтле язмаларны укыйм да, минем кебек бәхетсез җаннар бик күп икән бит дип, авыр сулап куям. Йөрәгемә инде ничә еллар җыелып килгән серләремне дөньяга чыгарырга карар кылдым. Мин дә бәхетле булам дип хыялланган хатын-кызларның берсе. //Татарстан яшьләре//

Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, педучилищега кердем һәм укып йөргәндә бер егет белән таныштым. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем булды. Бик матур йөрдек. Хыял канатларында күкнең җиденче катына очып менгәндәй, үземне чиксез бәхетле хис иттем.

Тик… Дәүләт имтиханнары тапшырып йөргәндә егетем миңа бүтән кызны очратуын, минем белән араны өзүен аңлатып, хат язды. Башларымны кая орырга белмәдем…

Яшьлек шул җүләрлеге белән рәхәттер инде ул: елап туйгач, башны күтәрергә, ничек тә бирешмәскә дигән карарга килдем. Уңганлыгымны, тормышта югалмаячагымны аңлар да, егетем яныма кире кайтыр дип уйладым. Училищены кызыл дипломга тәмамладым. Урта белем белән генә калып булмас дип, Казан дәүләт университетының юридик факультетына киттем. Ул чакларда анда уку олы мәртәбә иде. Керү имтиханнарын яхшы тапшырып, биш ел дәвамында башымны бәрә-бәрә укыдым. Ничә ел үтсә дә, беренче мәхәббәтемне йөрәгемнән алып ташлый алмадым. Таныш-белешләр: "Ул өйләнмәгән әле, һаман ялгыз", дигәч, өмет чаткылары күңелемне җылытып торды. Аңа тугры калам дип бүтән егетләр белән дә йөрмәдем. Туганнар: "Шул гомер беренче мәхәббәт дип авыз суыңны корытып йөрисең, картаеп бетәсең бит инде, җүләр! Ул сине әллә кайчан оныткандыр, яратса килми калмас иде", дип сүгеп тордылар. Алган белгечлегем буенча әйбәт кенә эшкә урнаштым, акчасы да яхшы чыга. Тора-бара тормышым бөтәйде, эшемнән фатир бирделәр, машина алдым. Артымнан бер егет тагылып йөри башлады. "Минем яраткан кешем бар", дигәнемне колагына да элмәде. "Кайда соң ул? Ник яныңда түгел?" дип, ярама тоз сала иде әле.

Шулай елдан артык көне-төне саклап-сагалап йөреп, тәки үзенә каратты. Башны югалтырлык мәхәббәт түгел иде бу, хөрмәт иттемме, кызгандыммы - кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем. Ә иртәгә туй дигән көнне телефоным чылтырады. Әллә кайда, томаннар артында калган сагышлы бер җыр кебек яңгыраган бик кадерле тавыш исемем белән дәшеп: "Галия, синең белән сөйләшәсе бар иде. Бик тә күрәсем килә, сагындым", диде. Башым әйләнеп китте. Элекке җүләр чагыма кайткандай булдым. Канатларым булса шунда ук ул яшәгән якларга очып китәргә әзер идем. Ләкин акыл өстенлек алды. "Син нәкъ җиде елга соңардың, мин иртәгә кияүгә чыгам, - дидем, горур гына. - Моңа кадәр сиңа табынып яшәдем. Булачак иремне үлеп яратам дип әйтмим, әмма хөрмәт итәм. Ә безнең мәхәббәтне син саклый алмадың. Сау бул!" дидем дә, телефонны куйдым. Аннан туйганчы еладым. Аның чылтыратуы турында берәүгә дә әйтмәдем.

Туйлар узды. Каенана белән яши башладык. Бердәнбер баласы булгангамы, каенана улын миннән көнләде, аны миңа каршы котыртты. Ирем тора-бара салгалап кайтып, юкка-барга бәйләнергә тотынды. Нигәдер балага уза алмадым. Бер ел торгач каенанам: "Безгә кысыр хатын кирәк түгел. Оныклар сөясем килә", дип, мине өйләреннән куып чыгарды. Элек минем өчен үлә язып торган ир дә мине дошман күрә башлады. Ярар, үземнең фатирга кайтып яши башладым. Озак та үтмәде, ир: "Синсез яши алмыйм", дип, килеп җитте. Әйбәт кенә яшәп киттек кебек. Әмма ир дигәнем әнисе янына хәл белергә барса, төптән үзгәрә дә кайта, тавыш чыгара. Аерылырга кирәк моннан дип тә уйлап карадым, әмма әти-әнине кайгыртмыйм дип түздем. Ел артыннан ел узса да бәби сөю бәхетенә ирешә алмадым. Төрле клиникаларга йөреп күпме акча түккәнмендер - файдасы тимәде. "Аерылып, бүтән кеше белән яшәп кара, бәлки, балага узарсың", дип тә киңәшләр бирделәр.

Кемгә генә чыксам да бәхетсезлек артымнан калмас дип уйладым. Каенанам гомер буе талады, әле дә басылмый. Югыйсә, акчаны иремнән күбрәк эшлим, тормышны мин тартам. Ә иремне эчеп йөргән өчен әллә ничә җирдән эштән кудылар. Сөйләшеп-җайлап, тагын урнаштырам.

Бәби урынына карап, гел көйләп кенә торам үзен, барыбер ярый алмыйм. Нигә мин шул кадәр бәхетсез икән дип, кайвакыт төннәр буе елап чыгам. Теге вакытта туйдан качып, нигә беренче мәхәббәтем янына чапмадым икән дип үз-үземне битәрлим. Җитмәсә каенанам: "Син кысыр", дип, яралы йөрәгемне телгәли. Аның аркасында тормышыбызның яме китте. Алга таба ничек яшәргә?

Каенаналар, зинһар, улыгыз белән киленегез арасына кермәгез! Алар бәхете өчен сөенеп кенә яшәгез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: