Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уф, арыдым.

Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Хроник арыганлыктан нәрсә кулланып карарга була соң?


✌ 1 стакан әстерхан чикләвегенә угычта уылган 1 лимон һәм 1 стакан бал салып болгатабыз да шуны көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабып куябыз.
✌ Виноград та булыша. Ашарга ярты сәгать кала бер уч виноград ашагыз яки шуның согын эчегез.
✌ 1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы ромашка салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, 10-15 минут сүлпән утта тотабыз да, суынгач, сөзеп алабыз. Катнашмага 1 аш кашыгы бал салып, йокларга 40 минут кала эчәбез.
✌ 2 аш кашыгы ваклап туралган нарат ылысына 300 мл су салып, кайнатып чыгарабыз. Сүлпән утта 20 минут тотып, сөзеп алабыз һәм 3 аш кашыгы бал кушып, ашарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы эчәбез.

 

Чыганак:https://vk.com/id423820304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев