Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уфа кешесе җиңел машина белән 12 сыер малы урлап ташыган (ВИДЕО)

Уфада яшәүче бер ир улына гадәти булмаган бүләк ясарга уйлаган. Нинди бүләк дисезме? Сыер көтүе! Ләкин ир-ат бүләккә акча туздырырга теләмәгән, җиңелрәк юлны сайлаган. Бервакыт ГИБДД хезмәткәрләре арткы утыргычына бозау утырткан ВАЗ-2107 машинасын туктата. Йөртүченең бөтен документлары да тәртиптә, ләкин ул машинасындагы тана бозауны гына үзенеке булуын дәлилли алмый. Тикшерүләр...

Уфада яшәүче бер ир улына гадәти булмаган бүләк ясарга уйлаган. Нинди бүләк дисезме? Сыер көтүе! Ләкин ир-ат бүләккә акча туздырырга теләмәгән, җиңелрәк юлны сайлаган.

Бервакыт ГИБДД хезмәткәрләре арткы утыргычына бозау утырткан ВАЗ-2107 машинасын туктата. Йөртүченең бөтен документлары да тәртиптә, ләкин ул машинасындагы тана бозауны гына үзенеке булуын дәлилли алмый.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, ир бозауны урлаган булып чыга. Ә иң кызыгы - полиция хезмәткәрләре каракны уникенче сыер малын урлап алып кайтканда тоталар, дип хәбәр итә "НТВ" каналы. Карак ир бу гамәлен болай аңлата: имеш, улының туена кечкенә генә сыер көтүе бүләк итәргә җыенган. Хыяллары тормышка ашмаган бичараның!


Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X