Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уку мәҗбүри: Күкчә авылында яшәүче Гайнуллиннарның күңел матурлыгы чәчәкләрендә чагыла

"Уку мәҗбүри" сәхифәсе кысаларында чыгучы чираттагы мәкаләбез әзер. Бүген сүз Күкчә авылында яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе турында барыр. Иң өлек мәкаләбез геройлары белән танышып үтик: бакчаның төп хуҗабикәсе Лилия ханым, аның тормыш иптәше Фәрит абый, аларның кызлары Алия һәм кияүләре Хемра - төрекмән егете, Оксфорд университетын тәмамлаган, Алия белән Хемра ике...

"Уку мәҗбүри" сәхифәсе кысаларында чыгучы чираттагы мәкаләбез әзер. Бүген сүз Күкчә авылында яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе турында барыр.

Иң өлек мәкаләбез геройлары белән танышып үтик: бакчаның төп хуҗабикәсе Лилия ханым, аның тормыш иптәше Фәрит абый, аларның кызлары Алия һәм кияүләре Хемра - төрекмән егете, Оксфорд университетын тәмамлаган, Алия белән Хемра ике кыз - Эльмира һәм Ләйсәнне үстерәләр, шулай ук Лилия ханымның әнисе Рабига апа да шушы командада.


Хемра һәм Алия


Алия кызлары белән

Әлеге гаилә Казан шәһәреннән, яз җиткәч авылга кайталар, ирләр эшкә барып йөриләр, ә кызлар баш-аяклары белән бакча эшенә чумалар.

1956 елда Рабига апа Казан шәһәрендә яши башлый, шунда гаилә корып балалар үстерәләр. Димәк, Лилия апа, Алия һәм аның нәни кызлары шәһәрдә туган.

Әмма авылга булган мәхәббәт, эш ярату, эшсез тора алмау аларны яңадан бирегә алып кайткан.

Чәчәкләре искиткеч!

Лилия апа тирә-як авылларда яшәүчеләргә чәчәкләр үстерүче буларак таныш.


Лилия апа чәчәкләр арасында

Нинди генә чәчәкәр үсми аның бакчасында! Лилияләр, тюльпаннар, флокслар, климатислар, георгиннар, хризантемалар, гладиолуслар, күп еллык астралар, гортензия, пионнар - бакчада үсүче чәчәкләрнең тулы исемлеге түгел әле бу!

Күп еллык чәчәкләрнең, мәсәлән, лилия, тюльпан, георгин чәчәкләренең суганчаларын биредән сатып алырга мөмкин. Юк, эшмәкәрлек белән шөгелләнми Лилия ханым, ә үзеннән артканын шулай сорап килгән кешеләргә бирә.

Хуҗабикәнең әйтүенчә, бу эш белән 15 еллап шөгылләнәләр икән, башта кечкенәрәк масштабта эшләсәләр, елдан-ел утыртыла торган чәчәкләр ассортименты һәм мәйданы үсә. Һәм хәзер "Күкчә авылында яшәүче Лилия чәчәкләре" дигән бренд барлыкка килде, халык аның янына агыла.

Әлеге гаилә белән аралашудан соң шуны әйтә алам - бакча тутырып матур-матур чәчәкләр үстерүләренә аптырый торган түгел, аларның күңел матурлыгы шулай бакчадагы чәчәкләрдә дә чагылыш тапкан.


Хәркөн иртән һәм кичен су сибәләр чәчәкләргә

7 төрле бакча җир җиләге үстерәләр

Чәчәкләр үстерү белән генә чикләнми Гайнуллиннар. Аларның бакчасында төрледән төрле җиләк-җимеш һәм яшелчә дә үсә.

Мәсәлән, берничә сорт кура җиләкләре, 7 сорт бакча җир җиләге дә үсә анда. Төрле сорт җиләкне төрле вакытта бирә - кайберләре иртә өлгерә, кайберләре соңрак, араларында җәй буе, кар яуганчы җиләк бирүче сортлар да бар.

Быел җиләк уңышы күп булган. Кешеләр бер-берсеннән ишетеп килеп ярыша-ярыша алганнар татлы җир җиләкләрен.

Бакча җир җиләгенең яшь үрентеләрен дә күп итеп әзерләп куйган Лилия апа, заказ биреп куйган клиентлары бар икән.

Карбызлар да күрергә мөмкин әлеге бакчада. Әмма гади, без ияләнгән кызыл эчле карбыз түгел, ә сары эчлеләре. Гадәти карбыздан кайбер кешеләрдә аллергия чыгу куркынычы да бар икән, ә менә сары эчле карбыз ашагач аллергия булмый.

Сары эчле карбызларны Лилия апа Тайландтан алып кайткан. Ял иткән вакытта авыз итеп караганнар да, ошаган, шуннан орлыкларын җыеп алганнар.

Санап үтелгәннәрдән тыш, хуҗалар помидор, борыч кебек яшелчәләр үстерәләр, виноград куаклары, алмагачлар бар.

Гомумән, нинди генә яңа чәчәк яки яшелчәне үстерергә алынырга уйласа да, нинди генә эшкә тотынырга исәп итсә дә, Лилия апа иң элек бу теманы яхшылап өйрәнә икән. Чәчәкләрне үстерә башлаганчы ничек тәрбиялисе икәнен өйрәнә, хәтта Тайландка барганчы да бераз җирле халык телен өйрәнгән.

Лилия апаның бертуганы Ирек абый Австралиядә яши, күп телләр белүче тәрҗемәче булу өстенә аңа да бакча җене кагылган, Австарлиядәге бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстереп мәш килә икән.

Гайнуллиннар гаиләсе дә, Гайфуллиннар кебек үк, күпләргә үрнәк булырлык.

Чәчәк һәм җиләк-җимеш үстереп менә дигән итеп тормыш алып барып була икән, иренмәскә генә кирәк.

Раил РӘШИТОВ
Фотолар Гайнуллиннарның гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев