Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Укучыларыбызның дин турында сорауларына Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә

"Дин һәм тормыш" сәхифәсенә укучыларыбыздан сораулар килә башлады. Аларга район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә. - Иртәнге намазга кадәр тәхәҗҗүд намазы укый идем. Витыр намазыннан соң нәфел намазы укылырга тиеш түгел дип ишеттем. Дөресе ничек икән? - Бу очракта дөрес түгел дигән нәрсә юк. Пәйгамбәребез витыр намазын ахыргы намаз...

"Дин һәм тормыш" сәхифәсенә укучыларыбыздан сораулар килә башлады. Аларга район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә.

- Иртәнге намазга кадәр тәхәҗҗүд намазы укый идем. Витыр намазыннан соң нәфел намазы укылырга тиеш түгел дип ишеттем. Дөресе ничек икән?

- Бу очракта дөрес түгел дигән нәрсә юк. Пәйгамбәребез витыр намазын ахыргы намаз итә торган булды. Шуңа да аны ахырдан уку хәерлерәк. Әгәр дә кеше тәхәҗҗүдкә торырга икеләнсә, фарызны, сөннәтне, витырны укый. Яңадан тәхәҗҗүдкә торса да, гаеп юк.

- Тәһарәт намазын азаннан соң укырга ярыймы?

- Иртәнге һәм ахшам намазына азан ишетелгәч, тәһарәт намазын укымасаң әйбәтрәк. Бүтәннәрендә бу гамәлне үтәү дөрес була. Тәһарәт намазы нәфел намазы булганлыктан, ул кеше ихтыярына карый. Уңайлы булмаган очракта калдырса да, гөнаһ юк.

- Тәһарәт намазында беренче рәкәгатьтә "Әлхәм" сүрәсеннән соң "Кәферүн" сүрәсен укый идем. Беркөнне "Кадер" сүрәсен укырга кирәк диделәр.

- Намазларда кеше үзенең белгән сүрәләрен генә укыса да, бернинди дә гаеп юк. Әмма Коръәнне күбрәк өйрәнгән саен, савабы күбрәк.

Сәхифәне Алинә Шәмәрданова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев