Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Укытучы укучысына гашыйк булганын озак белдерми, бәхеткә, укып бетереп ике ел узгач алар кавышалар

Укытучының үз укучысына гашыйклыгы хакында күпме җырлар җырланган, шигырьләр язылган. Районыбызда да андый очраклар юк түгел. Шундый парларның берсе - Касимовлар гаиләсе бүген Үзәк урта мәктәбендә балаларга белем, тәрбия бирә. Рамил Касимов Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, юллама нигезендә, Үзәк урта мәктәбенә эшкә кайта. Урып-җыю вакыты булганлыктан, укытучылар ындыр табагында хуҗалыкка...

Укытучының үз укучысына гашыйклыгы хакында күпме җырлар җырланган, шигырьләр язылган. Районыбызда да андый очраклар юк түгел. Шундый парларның берсе - Касимовлар гаиләсе бүген Үзәк урта мәктәбендә балаларга белем, тәрбия бирә.

Рамил Касимов Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, юллама нигезендә, Үзәк урта мәктәбенә эшкә кайта. Урып-җыю вакыты булганлыктан, укытучылар ындыр табагында хуҗалыкка булыша. Шулай ук җәйге каникул чорында югары сыйныф укучылары да ашлык чистартырга ярдәмгә килә. Кызлар, укытучылар арасында нинди егет йөри дип пышылдашалар. Озак та үтми, бу егетнең укытучы булуы ачыклана. Бер төркем кызлар арасында булган Ләйләгә шул минутта Рамилнең дә күзе төшә. Комсомол секретаре булган Ләйләгә Рамил белән эш буенча еш очрашырга туры килә. 10 сыйныф укучыларына физкультурадан, музыка дәресләреннән белем биргәндә, Рамил гашыйк булганын сиздерми. Бар яктан булган гармунчы егеткә, үз укытучысына Ләйлә җәй көне ындыр табагында ук гашыйк була. Бер ел сизелми үтеп тә китә. Ләйлә мәктәп китапханәсенә эшкә калып, читтән торып укырга керә. Ике елдан соң, бер- берсен сөйгән пар кавыша. Бу вакытта Ләйләгә 18 яшь тулган була. Соңрак ул кызларга хезмәт дәресе укыта башлый. Районда укытучыларга бирелүче беренче грант акчасын да ул ала. Рамил абый спорт ярышларыннан кайтып керми, гармунчы буларак та концертларда, чараларда еш катнашырга туры килә.

Касимовлар гаиләсенең бүген өч уллары бар. Бер уллары үзләре белән мәктәптә укыта. Инде онык та сөяргә өлгергәннәр. Утыз елдан артык Үзәк урта мәктәбендә укучыларга белем, тәрбия биргән әлеге пар, бүген генә кавышкандай, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яши.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев