“Ул яшәргә ашыкты”
Арча белән Балтач арасында 17 ноябрь көнне иртәнге сәгать уннар тирәсендә булган авариядә ике кыз бала – 24 яшьлек Рүфинә Хафизова һәм 20 яшьлек Илсинә Сабирҗанованың гомерләре өзелә. Машинада биш кеше була алар. Барысы да – икетуганнар. Арчага туйга барырга дип юлга чыккач, фаҗигагә юлыгалар.
“Илсинә быел гына медицина көллиятен бетереп, эшкә урнашкан иде. Бер айдан артык кына эшләргә насыйп булган икән. Илсинәбез яшәргә ашыкты. Бик чибәр, тормышны ярата торган, олыларны олы, кечеләрне кече итә торган бала иде. Алар хакында беркем дә начар сүз әйтә алмас. Илсинәне яратмау мөмкин түгел иде. Үз балам төсле күрдем мин аларны. Кайчакта серләрен дә сөйлиләр иде. Әле соңгы күрешкәндә, битләрдән үбеп аерылыштык. Бик юксынам, дарулар, уколлар белән генә йөреп торабыз”, – дип сөйли кызның әтисенең сеңлесе Лилия.
Беркемне дә гаепләмибез
Гомере өзелгән Илсинәнең бертуган сеңлесе Илүзә хастаханәдә ята. Хәле уңайланып килә. “Кызлар бу туйны бик көтте. Бизәнеп-ясанып, тагын да чибәрләнеп, юлга чыктылар. Шул киткән җирдән юл һәлакәтенә эләгер дип кем уйлаган? – ди Лилия. – Фаҗигадә булган балаларның барысы да үзебезнеке бит. Киленнең-кияүнең туганнары дип аерып тору юк бездә. Рүфинәне югалткан кода-кодачаларга да бик авыр. Рульдәге егетнең әнисе Нурия апаның да хәсрәтләре күп булды. Беркайчан да нәселебезгә мондый кайгы килгәне булмады. Инде ахыры хәерле булсын”, – ди ул.
Авариядә һәлак булган балаларның әти-әнисе белән элемтәгә керергә базмадык. Бөтен нәселләренә авыр кайгы килгән. Машинада утырган егет-кызларның барысы да икетуганнар була. Хафизовлар нәселеннән чыккан дүрт туганның биш баласы. “Рульдәге егет белән Илсинә бер-берсен аеруча якын күрә иде. Сеңлебез аңа абый дип кенә торды. Казанга укырга кергәч, биш ел буе капка төбеннән утыртып алып китәр иде, Казаннан алып кайтыр иде. Аны гаепли алмыйбыз. Әллә ниләр сөйлиләр, тик язмыштан узмыш юк инде. Бернишләп тә булмый. Үлем кайчан килсә дә, үкенечле була инде ул. Балаларын югалткан туганнарыма сабырлык телим. Алга таба да бергәләп, тату-дус булып яшәргә кирәк. Безне әти-әни әнә шулай өйрәтте. Авырлыкны бергә күтәрәбез”, – ди Лилия.
Кеше авыр чакта беленә
Бу хәсрәт бертуганнарны тагын да берләштерә. “Хәзер безгә ничек тә яшәргә, кайгыны эчкә йотып булса да түзәргә кирәк. Илсинәне югалткач, безгә кемнәр генә килмәде. Хәтта бер ай эшләгән табибына кадәр озатырга кайтты. Норма җирлегенә кергән алты авыл халкы әле дә бездән өзелми. Хәл беләләр, ярдәм итәргә тырышалар. Бөтен район халкына, авылдашларыбызга, мәктәп коллективына, Илсинә белән бергә укыган төркемдәшләренә, аларның әти-әниләренә, барлык якын туганнарга, бер дә белмәгән кешеләргә дә авыр чакта бергә булганнары өчен мең рәхмәт, – ди Лилия. – Бу язма гайбәт сүзләргә җавап булсын иде. Юл фаҗигасендә вакытсыз гомерләре өзелгән сеңелләребез тыныч ятсыннар. Бала хәсрәтләрен Ходай дошманыңа да бирмәсен! Сезнең капкаларны мондый хәсрәт шакымасын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев