Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Улы 14 елга төрмәгә утырган ана: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала»

Узган ел сәгать телләре уникегә якынлашып, Яңа ел җитеп килгәндә, әниемнең сеңлесе Шәмсинур апа да исән иде әле. Һәр елдагыча, 2016 елны да «Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын!» - дип, догалар укып каршы алган иде. Ләкин, нишләптер, алар кабул булмады. Апабызның гомере чәчәкле җәй көнендә, дөресрәге, төнендә явыз адәм кулыннан өзелде....

Узган ел сәгать телләре уникегә якынлашып, Яңа ел җитеп килгәндә, әниемнең сеңлесе Шәмсинур апа да исән иде әле. Һәр елдагыча, 2016 елны да «Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын!» - дип, догалар укып каршы алган иде. Ләкин, нишләптер, алар кабул булмады.

Апабызның гомере чәчәкле җәй көнендә, дөресрәге, төнендә явыз адәм кулыннан өзелде.

Буаны гына түгел, бөтен Татарстанны шаулатты апаның үлеме. Тыныч кына гомер йомгагының соңгы сапламнарын сүтеп яткан сиксәнгә җитеп килүче бер гаепсез карчыкны үз өенә кереп үтереп чыктылар. Ата - улны, ана кызны белми торган зур шәһәрдә булса бер хәл, Буа зур авыл бит инде ул. Аяз көнне яшен суккандай, бу хәбәр бик күп ялгыз карт-карчыкларның тынычлыгын алды: ишек-тәрәзәләренә бик салды.

Җинаятьчене эзләү эшенә Казан тикшерүчеләре дә кушылды. Чөнки җинаятьче эзен бик нык яшергән, алдан ук әзерләнеп, кулына пирчәткә киеп эшләгәнгә, бернинди «телсез шаһитлар» да калдырмаган иде. Ләкин без капчыкта ятмый. Буа бит ул, анда берсен-берсе белүче халык яши. Бер егетнең кичке якта апа йорты янында киләп сарып йөрүен күреп калучылар булган. Кибеттәге видеокамера да шушы егетнең акча ваклап, товар алганын үзенең хәтеренә язып калдырган. Канлы эшен төн карасында башкарган, үзе әйтүенчә, 900 сум гына акча таба алган бу адәм актыгы өенә кайтып, башта йокыга талган, бик арыган булган, күрәсең. Аннары йокысыннан уянгач, тотылудан куркыптыр инде, элек яшәгән Краснодар якларына китеп барган. Үзенең гомере жәл, кешенеке генә бер тиен дә тормый шул ул андый ерткычларга. Ләкин ерак китә алмаган. Апамның җидесен уздырган көннәрдә аны богаулап алып та кайтканнар. Августтан ноябрь башына кадәр өч ай буе тикшерү эшләре барды. Шаһитлардан сорау алынды, апамның улы Илдарның да йөрәк яраларын яңартып, кат-кат сораштылар. Әнисенең үле гәүдәсен ул иң беренче күргән кеше.

Һәм менә хөкем көне дә килеп җитте. Җинаять гадәттән тыш авыр дип табылгангадыр инде, хөкем утырышлары да районда түгел, ә Казанда Югары суд бинасында берничә көн буе барды. Беренче утырышында мин дә катнаштым, башка туганнарыбыз да, апаларының әҗәле булган бу вәхшине үз күзләре белән күрергә теләп, күрше шәһәрләрдән дә килделәр. Җинаятьче егетнең дә якыннары залда иде. Әнисе биг­рәк кызганыч тоелды. Иртә тол калып, тормыш дилбегәсен ялгызы тартып, ике бала үстергән бу ханым чынлап та бик жәл иде. Бер генә әни дә: «Балам, үтер, җинаять кыл!» - дип үстерми бит инде газизен. Үзенә сүз биргәч тә ул: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала», - диде. Монысы да аңлашыла. Бер генә әни дә балам үтерүче дими бит инде, ни энәле керпе дә баласына «йомшагым» дип әйтә, ди. Хөкем утырышының Әниләр көне алдыннан узуы бу ана фаҗигасен тагын да тирәнәйтте. Белгәннәребезне укып: «Ходаем, күрсәтмә, хагыннан нахагыннан үзең сакла!» -дип теләп утырдык.

Әнисе ышанмыйм дисә дә, улы Ленар Садриев җинаятен таныды. Ул үтерергә дип түгел, муеннан бурычка баткач, бу карчык­та үлемтеккә дигән акча булса да бардыр әле диптер инде, карак­лык юлына баскан, төн берендә коридор тәрәзәсен алып, ярдәмчесез карчык өенә кергән. Ләкин кирәк була калса дип, кулына юан гына агач таяк алырга да онытмаган. Һәм аның кирәге чыгуы бик кызганыч. Өендә чит кешенең аяк тавышларына уянган апам ни булганны да аңламыйча, инстинкт буенча, каракны кулыннанмы - аягыннанмы тоткан. Җинаятенең шаһиты булудан, үзен күреп калуларыннан курыккан карак (ә карак ул гел куркак була, аны үз шәүләсеннән дә курка дип юкка гына әйтмиләр бит инде) кулындагы күсәк белән апамның башына, кулларына дистәдән артык тапкыр суккан. Болай да җаны нечкә кылда гына эленеп торган, гомере буе сау көнгә туймаган карчыкка күп кирәкмени инде. Ул беренче сугудан ук җан биргән ди суд­медэкспертиза. Күсәк аннан апамның җансыз гәүдәсен тукмаган булып чыга...

Утызны яңа гына тутырган бу егет. Апаның олы оныгы белән бер яшьтә. Бер мәктәптә укып, бер урамда уйнап үскән малай. Балачакта бу йортка кергәне дә булгандыр әле, апам аны бакчасында үскән алма-чия яки үзе пешергән берәр тәмле әйбер белән дә сыйлаган булгандыр.

«Мин ул төнне эчкән идем, берни дә хәтерләмим», - дисә дә, бу аклану җәза катылыгын киметә алмады. Ике атна барган суд утырышыннан соң хөкем карары яңгырады: «Җинаятьчене кырыс режимлы колониядә 14 елга ирегеннән мәхрүм итәргә». Исән-сау булып кайта алса, иреккә чыкканда аңа 45 яшь булыр. Әрәмгә узган гомер була инде ул. Тик апамны гына берничек тә күпме еллардан соң да кайтарып булмас инде, бик газаплы үлем белән кеше кулларыннан китәргә язган булган шул мес­кенкәйгә...

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев