Теләче Информ

Улы өчен җанын ярып бирергә әзер

Теләче районы танылган язучылары, атказанган җырчылары, театр артистлары, күренекле фән эшлеклеләре тудырса, бүген ул үзенең спорт осталары белән дә горурлана. Исеме Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә билгеле булган Раил Нургалиев - шундыйлардан. Ул күптән түгел генә Казахстанның Астана шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулап кайтты....

Теләче районы танылган язучылары, атказанган җырчылары, театр артистлары, күренекле фән эшлеклеләре тудырса, бүген ул үзенең спорт осталары белән дә горурлана. Исеме Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә билгеле булган Раил Нургалиев - шундыйлардан. Ул күптән түгел генә Казахстанның Астана шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулап кайтты. Бу - көрәшченең чемпионатта бишенче җиңүе. Бүген без Билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт остасы гаиләсендә кунакта.

"Кечкенәдән чая, тиктормас иде"

Раил районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында Ринат абый һәм Рәзилә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе әйтүенчә, тугыз ае тулганчы тәпигә китә. Кечкенәдән бик шук, чая, тиктормас була. Өченче сыйныфта укыганда мәктәптә көрәш түгәрәгенә йөри башлый. - Ул вакытта бездә көрәштән башка түгәрәкләр юк иде. Шуңа мин дә әлеге спорт төре белән шөгыльләндем. Беренче тапкыр көрәшеп өченче урынны яулагач, кызыксынуым артты. Тагын да ныграк шөгыльләнеп, яхшырак нәтиҗәләргә ирештем. Шөкер, бүген уңышларым бихисап, - дип, беренче җиңүләре белән уртаклаша Раил. - Педагогия университетының икенче курсында укыганда, беренче тапкыр авыл Сабан туенда көрәшеп батыр калдым. Авылыбыз әллә ни зур булмаса да, без үскәндә көрәш мәктәбе - районда иң көчлеләрдән саналды. Шуңа да авылда батыр калып, алтын кош тоткан кебек идем. Хәзер, көрәшеп машина отсам да, беренче тәкә алган чаклар онытылмый. Атна буе үзеңне герой санап, урамда йөрүләре үк икенче, - дип, хатирәләрен яңарта. Бу гаиләдәгеләр көрәшкә битараф түгел дисәк ялгыш булмас. Раилнең ике энесе дә көрәшеп, үз үлчәү авырлыкларында һәрдаим җиңү яулый. - Аллага шөкер, балаларым тәртипле булды, кечкенәдән хезмәтне яратып үсте. Хәлебезне белеп торалар, кайтып булышалар. Әтисе белән Раилнең уңышларына сөенеп торабыз, - ди Рәзилә апа, улы белән горурланып.

"Ак көнләшү белән көнләшәм"

Тормыш иптәше Чулпанны Раил үзенең эчкерсезлеге һәм кыюлыгы белән җәлеп итә. - Раилгә кадәр бер егет белән дә очрашмадым, ул беренче һәм соңгы егетем булды, - дип елмая Чулпан. Раил белән очраша башлаганда, үзе әйткәндәй, көрәшнең янына да килеп карамаган кыз, чын-чынлап әлеге спорт төре белән кызыксына башлый. Ярышларга бара, күп кенә көрәшчеләрне белә.

- Раил күп вакытын ярышларда, тренировкаларда үткәрә торгандыр. Булды, көрәшмә, тукта, дип әйткән вакытларың юкмы?

- Мин аңа беркайчан да алай дип әйтмәячәкмен. Дөрес, кайчакларда Раил өйдә сирәк була. Аны сагынабыз да. Ләкин мин күрәм, ул көрәшкә бөтен җанын-тәнен бирә. Кеше үзе яраткан эш белән шөгыльләнсә, аның ни начарлыгы бар? Иң мөһиме - сәламәт булсын, имгәнә генә күрмәсен.

Җәмәгате әйтүенчә, Раил күбрәк ит ризыкларына өстенлек бирә икән. Өчпочмак, мантый кебек камыр ашларын ярата. Көрәшче үзе дә гаиләсен тәмле ризыклар пешереп сыйлый. - Раил өй эшләрендә бик ярдәм итә. Улыбызны тәрбияләүдә дә аның өлеше зур. Бәхтияр кечкенә чакта ук аны ышанып Раилгә калдырып чыгып китә идем. Ул бервакытта да миңа нишләтим, нәрсә ашатыйм дип шалтыратмады. Әтисе улыбыз өчен үлеп тора. Бар җиңүем, тапкан мал-мөлкәтем, уңышларым Бәхтияр өчен ди. Күп вакытын аңа багышлый, - дип, Чулпан Раилнең кайгыртучан ир һәм әти икәнлеген дә әйтеп узды. Шулай ук бераз үпкәсен дә белдереп алды: - Мин кайвакыт көнләшеп тә куям. Чөнки бөтен игътибары Бәхтияргә, ә мин арткы плангарак калган кебек. Яңгырда чыланасың дип, баштарак минем өчен борчылса, хәзер улы өчен җанын ярып бирергә әзер. Әлбәттә, бу ак көнләшү генә, - ди Чулпан. Җылы караш, тәмле ризык, өйдә чисталык булса, ире өчен шунысы мөһим дип саный көрәшче хатыны.

"Улымны көрәшкә бирмәячәкмен"

Раил фикеренчә, татар көрәше - иң авыр көрәш. Монда көндәшеңне күтәреп салырга кирәк. Шуңа да улын көрәшкә бирергә теләми ул. - Бәхтияргә 1 яшь тә 6 ай гына. Ләкин аны көрәшкә бирмәячәгемне бүген үк әйтә алам. Спортка сәләте бар икән, Олимпиягә кергән спорт төрен сайлар. Анысына каршы килмәс идем. Хоккей, йә булмаса футболга йөртер идем, - ди әти кеше. Раил үзе дә көрәштән тыш, футбол белән шөгыльләнә. Аларның футбол командасы республика буенча өченче урында. Үзе яхшы һөҗүмчеләр рәтендә. Ә инде буш вакытларын күбрәк гаиләсенә багышларга тырыша. Улы һәм хатыны белән саф һавада йөрүне кулайрак күрә ул. Җиңүләргә дә батырны гаиләсенең аның өчен җан атып торулары илһамландыра икән. - Спортчы тормышында бар да яхшы булса, ул бар вакытын яраткан эшенә багышлый ала. Бүген минем барысы да Аллага шөкер: яраткан хатыным, улым яңадан-яңа җиңүләргә этәргеч биреп тора. Әти-әнием дә шалтыратып котлый, көрәшчеләрне дә беләләр, - ди көрәшче. Раилдән чын батырның нинди булырга тиешлеге хакында да кызыксынам. Батыр, беренче чиратта, әти-әнисен, хатынын, баласын һәм, әлбәттә, келәмдәге көндәшен хөрмәт итәргә тиеш дип саный ул. - Келәмдә ул көндәш булса, келәмнән чыккач инде ул - дус. Андый дусларыбыз бик күп, - ди көрәшче. Раил Нургалиев ялган сөйләүче һәм үз сүзендә тормаучы кешеләрне яратмый. Аның фикеренчә, гаиләңдә татулык булсын дисәң, бер-береңә юл куеп, кайгыртып, ышанып яшәргә кирәк.

Алинә Шәмәрданова.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: