Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Улы да, әнисе дә янып үлгән...

Каратун авылы, Гагарин урамындагы 19йортның бер дивары гына исән калган. Өй дә юк, шул өйдә яшәүче Җәүһәрия апа белән аның улы Марат та юк... Бердәнбер котылып калган кеше - Җәүһәрия апаның кызы Эльвира. Тәрәзәдән көчкә сикереп чыгып өлгергән. Әмма энесе дә, әнисе дә чыгып өлгермәгән. Янгын узган атнада шимбә көнне...

Каратун авылы, Гагарин урамындагы 19йортның бер дивары гына исән калган. Өй дә юк, шул өйдә яшәүче Җәүһәрия апа белән аның улы Марат та юк... Бердәнбер котылып калган кеше - Җәүһәрия апаның кызы Эльвира. Тәрәзәдән көчкә сикереп чыгып өлгергән. Әмма энесе дә, әнисе дә чыгып өлгермәгән.

Янгын узган атнада шимбә көнне чыга. Җәүһәрия апаларның күршеләре Наилә апа фаҗигане болай искә ала:

- Безгә каршыдагы күрше кичке җидедә шалтыратты. Автобуста Казаннан кайтышы булган. "Кемнәр яна анда?" - ди. Белмибез, дибез. Без урамга чыкканда йорт инде дөрләп яна иде, янгын сүндерүчеләр килгән иде...

Хәрабәләрне актарганда коткаручылар иң элек Маратның үле гәүдәсенә юлыга. Кухня идәненнән табып алалар. Аннары ярты сәгатьтән Җәүһәрия апаның мәете табыла. Диванда утырып торган килеш, төтенгә буылып үлгән.

"Бик акыллы, тәртипле, әйбәт малай иде", - дип сөйлиләр Марат турында. Авылда пекарняда эшләгән, ипи пешергән. Пекарня хуҗасы Фердинанд Яруллин да Маратны яхшы яктан гына искә ала.

Янгынның сәбәбе - электр җайланмасы дөрес файдаланылмаган, электр мичләрен куллану кагыйдәсе бозылган. Бу - иң киң таралган сәбәпләрнең берсе. МЧСның кайсы гына хисабын карама, бөтенесендә дә шул сәбәп. Ул җылыту җайланмалары җиңеп булмый торган ниндидер бер кара көч кебек.

Тәмәке төпчеген сүндермәгәннәр, газлары янып калган, эчеп исереп утырганнар... Андый очракта башта бер генә уй туа: үзләре гаепле. Ә менә электр җиһазлары аркасында үлгән кешенең үзен гаепләү читенрәк. Очраклылык, язмыш шаяруы дисәң, күбрәк туры килә торгандыр.

Җәүһәрия апаның кызы Эльвира бүген бер күлмәкчән утыра. Аңа ярдәм кирәк. Бәхетсезлек иясен сорап тормый. Эльвирага булдыра алганча ярдәм итсәк иде.

  • Җәүһәрия апа уллары янәшәсендә

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев