Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Улымны үзем теге пычагы белән кисеп төшердем"

Рәшитнең үлеменә быел дүрт ел булды. Аның әнисе белән минем каенанам бертуганнар иде. Замира зурәнкәй (безнең якта әти-әнидән олыракларны зурәткәй белән зурәнкәй дип йөртәләр) зурәти белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары тыйнак, инсафлы, иманлы булып үсте. Уллары әллә артык иркә булды - мәктәпне тәмамлагач, тегендә сугылды, монда барып...

Рәшитнең үлеменә быел дүрт ел булды. Аның әнисе белән минем каенанам бертуганнар иде. Замира зурәнкәй (безнең якта әти-әнидән олыракларны зурәткәй белән зурәнкәй дип йөртәләр) зурәти белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары тыйнак, инсафлы, иманлы булып үсте.

Уллары әллә артык иркә булды - мәктәпне тәмамлагач, тегендә сугылды, монда барып карады. Беркая да укырга керәсе килмәде, эш урыннарын да еш алмаштырып торды. Сөйкемлелеге дә, чибәрлеге дә бар иде шул, шуңадыр аңа гел үзеннән олырак хатыннар чат ябышты. Замира зурәнкәй бу хәлләргә һәрвакыт каршы булды. Соңгысында рус хатыны Ольга хәтта унбиш яшькә олырак иде. Утыз яшьлек, сөлектәй таза, матур Рәшитнең үзеннән олы хатын белән кәеф-сафа корып көн итүенә әнисе бик борчылды. Ольганың оятсызланып үзе аларга куна килүе бөтенләй аптырата иде татар хатынын. Ничек итсә итте, Замира зурәнкәй Ольга белән Рәшитне аерды.
Ольганың моңа бик ачуы килде. "Барыбер Рәшиттән игелек күрмәячәк ул", - дигәнен ишеттерделәр аңа. "Беркөнне Ольга, әйберләрем калган, шуларны алыйм әле дип килеп керде. Мин бит ышана торган кеше, Рәшитнең бүлмәсенә керттем. Үзем ишек алдында калдым. Ольга озак тормады, тиз генә кереп китте дә бер-ике минуттан артына да әйләнеп карамый чыгып китте. Рәшит кайтты, утырып чәй эчтек, сөйләштек, аннан ул бүлмәсенә кереп ятты... Иртән тордым, Рәшит күренми. Ни булды икән, мин әйтәм, болай озак ятмый иде бит ул. Бүлмә ишеген ачып карасам, Рәшит караватта чалкан ята, күзләре ачык, түшәмгә текәлгән. Үзе селкенми дә. Янына бардым. "Рәшит", - димен, эндәшәм. Рәшит мине гүя ишетми дә... Тиз генә кызыма шалтыраттым. Ул күрше авылдан үз машинасы белән тиз килеп җитте. Икәү кереп төрткәләп карадык. Рәшит кымшанмый да, түшәмгә карап ятуын дәвам итә...
Дүрт көн ятты. Куркып беттек, ни уйларга да белмибез. Дүртенче көн булды дигәндә әтисе белән тартып, этеп-төртеп торгыздык. Дүрт көн буена авызына бер йотым су, бер тәгам ризык капмады бит... Шул көннән соң Рәшит танымаслык булып үзгәрде. Көчкә тотынып йөри, сөйләшә алмый, тотлыга башлады, сакал-мыек басты. Ни булыр бу дип аптырамаган көнем юк", - дип сөйләгән иде зурәнкәй бер очрашуда.
Иртән ике туган апам шалтыратты. "Рәшит китеп барган", - диде. Иң беренче күз алдыма зурәнкәй килде. Менә сиңа мә, тугызынчы дистәне ваклаган әби улын күмеп йөрсен инде...
"Ни булган?" - димен. "Үз-үзенә кул салган", - диде апа миңа ишетелер-ишетелмәс кенә телефонның теге очыннан.
Тиз генә җыендык та авылга чаптык. "Күршеләргә кереп озак кына чәй эчеп, сөйләшеп утырдым", - дип бәян итте зурәнкәй. - "Кайттым, өйгә кердем, тегеләй-болай иттем, вак-төяк эшләрне эшләдем. Рәшит бер җирдә дә күренми, күземә чалынмый. Вакытын гел мастерскойда үткәрә иде, урындык, өстәл ясый иде. Мастерскойны кереп карадым. Анда да тавыш-тын ишетелми. Кире чыгыйм дип борылган идем, күзем өстәлдә яткан пычакка төште. Әллә малларга чөгендер тапады микән димен. Карасам, арканның ыргагы киселгән, өстәлдә ята. Мин һаман аңламыйм, нигә моны кисте икән, дип уйлыйм. Шул вакыт башымнан яшен тизлегендә "Әллә асылынды микән?" дигән уй сызылып үтте. Йөрәгем төшеп китте, тәнемне калтыравык алды. Чорма башына ничек менеп җиткәнемне дә сизми калдым"...
Зурәнкәйнең күзләреннән яшьләре тәгәрәде. "Беренче булып теге чәй эчеп утырган күршемә йөгердем. Әйдә әле, Рәшит бит китеп барган, дидем. Рәшитне үзем теге пычагы белән кисеп төшердем"...
Бу сүзләрне ишетү бигрәк авыр. Аллаһ сакласын, башкаларга үзләре гомер биргән баласын элмәктән кисеп төшерергә язмасын, Мондый кайгы-югалтулардан Ходай үзе сакласын!
Рәшитне озатырга кеше күп килмәде. Соңгы унбиш елда ул беркем белән дә аралашмады, өйдән чыгып йөрмәде. Әнисенә берничә тапкыр: "Үз-үземә кул салыр идем дә бит, куркам", - дигән. Зурәти аңа мондый адымның зур гөнаһ булуы турында күп тапкырлар сөйләгән. Әмма күңеленә шайтан коткы салган адәм баласын саклап йөртеп кенә буламы соң?
"Үз-үзенә кул салган кешегә җеназа да укылмый, - диде күп еллар мәчеткә йөргән зурәткәй. - Аңа "Йәсин" укымыйлар", - диде. Табут янына утырып зурәнкәй улы белән хушлашты. "Ниләр генә булды соң сиңа, улым? Син мондый түгел идең бит. Ярар инде, язмышың шундый булгандыр. Миңа да озак калмагандыр, теге дөньяда очрашырбыз", - дип үкседе ана...
Күптән түгел зурәнкәй белән тагын җеназада очраштык. Бертуган апасының улы 63 яшендә яман шештән вафат булган. Гомер буе Себер якларында яшәгән, гаиләсе булмаган Сабир операциядән соң Замира зурәнкәй янына кайткан... Ул да аның кулында якты дөнья белән хушлашты. "Ярар, Сабир балам, хуш бул инде, тыныч йокла", - дип икенче ир-егетне соңгы юлга озатты...

    Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
    Өмет

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев