Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Улым (ХИКӘЯ)

Коймакларын майлап тәлинкәсенә өеп куюга, чәе дә өлгерде Тәнзиләнең

Коймакларын майлап тәлинкәсенә өеп куюга, чәе дә өлгерде Тәнзиләнең. Үзе яратып эчә торган ал чәчкәләр төшкән чәшкесенә башта күршесе керткән куе сөтне мулдан салды, аннары пыяла чәйнектән яңа гына пешерелгән чәен агызды да җайлап кына тәрәзә янында урнашкан утыргычына утырды.

Бер калак шикәрен салып болгатканнан соң,”Биссмилла” әйтеп коймак белән чәй эчә башлады.

  “Аллага шөкер, бүген дә үз аягымда йөреп бәйрәм коймагын өлгерттем, - дип уйлап куйды ул. – Күрше Хәмидәгә әйткән идем дә, чәй эчәргә керерсең дип, тагы да шул Хәмәтнуры ваксыйдыр, керә алмас, мөгаен...” Тәрәзәдән күршеләренең капкаларына караш ташлады Тәнзилә, тик капкадан чыгучы да, керүче дә күренмәде. Үз уйларына бирелеп чәен шактый озак эчте ул. Уку чоры түгел шул, каникуллар, югыйсә, барыбер берәр туганының, я танышының баласы килеп чыгар иде мәктәптән кайтышлый. Ярата аларны Тәнзилә, балалар да үзенә ылыга. Күңелендә начарлык юк шул аның. Шул балалар керсә, үзенә дә күңелле, өенә нур тулган кебек була. Олылары да онытмый аны, әле күчтәнәчен, әле хәерен кертеп, хәлен белеп торалар...

             Чәенең соңгы йотымын эчеп куюга Тәнзилә кинәт кенә каршы як стенага борылды. “И балам,Радигым, кайларда гына йөрисең икән, бердәнберем?” Күңеле тулып китте Тәнзиләнең. Дөресен әйткәндә, соңгы ара чыннан да күңеле үтә дә йомшакка әйләнде аның. Радиодан моңлы җыр ишетсә дә, үткәнен, яшьлеген искә төшерсә дә, еларга гына тора. Елатырлык мизгелләре күп булды шул аның тормышында.

Яшьлегендәге беренче мәхәббәт тарихы. Яратам, сөям диеп өйләнгән тормыш иптәшенең улы тугач та ташлап китүе. Аннары инде, алдап-йолдап диярлек, улын тартып алуы. Тәнзилә үзе генә белә ул елларның күпме ачы газап белән тулы төннәренең йокысыз үткәнлеген. “Улым, әллә миңа рәнҗүең кайтыр юлларыңа киртә булып торамы?” Тәнзиләнең күңелендә шушы сорау иде бу вакытта. Юк, улы белән очрашты ул. Радигы үсә төшкәч ни өчен шулай килеп чыкканын да аңлатты. Улы аңлаган да төсле иде... Ә кем белә? Бәлки, еллар узуга улының күңелендә аңа карата үпкәсе һаман да таралмагандыр. Белми шул Тәнзилә, белә дә алмый.

Иренең ташлавыннан соң берничә елдан ул тагы да гаилә учагы тергезде. Тик күкләрнең үз кануны булса кирәк: бу ирен инде күкләр аерып алды. Утынга дип киткән җиреннән үлеп кайтты Габдулласы. Трактор арбасында, утын өстендә кайтып килгәндә, йөкләре авып бүрәнәләр астында калып вафат булды ире. Күңелен юатырга балалары да булмый калды шул. Язмышым шулдыр, башка кияүгә чыкмыйм дип Тәнзилә үз-үзенә сүз бирде шул чакта. Инде олыгайган әти-әнисенә терәк булып, хуҗалыкның бар эшен үз өстенә алды: печәнен дә чапты, утынын да юнәтте, малын да карады. Шулай берничә ел узуга тормыш Тәнзиләгә тагы да бер сынау куярга уйлады булса кирәк: аны күрше авылдан хатыны вафат булган Закирга димли башладылар. “Юк, -диде Тәнзилә, – бәхетемне башка сыныйсым килми”. Теше-тырнагы белән каршы килде ул башта. Әмма олы яшьтәге әнисе генә: “Кызым, без бүген бар, иртәгә юк. Ә сиңа ялгыз калырга ярамый. Чык Закирга, начар кеше түгел диләр үзен. Бәлки, сиңа язган язмыш менә улдыр”, - дип киңәш биргәч, Тәнзилә Закирга чыгарга ризалыгын бирде.

           Әйе, Закир начар кеше булмады. Бергәләп гөрләшеп дөнья көттеләр алар. Закирның беренче хатыныннан туган кызы Хәмдия инде күрше авылда кияүдә, үзенең өч баласы бар иде. Туган авылында китапханәдә эшли, төшке ашка гел аларга кереп йөрде. Балалар да укыган чорда дәү әтиләре белән Тәнзилә апаларында кала иделәр. Менә шулай гомер салмак кына аккан елга төсле үз юлыннан алга таба барды.

Тик көннәрнең берсендә язмыш тагы да Тәнзилә өстеннән үзенең кара канатын җилпеп узды. Көз ахырында, җир өсте туңдыра башлаган чорда атын басудан алып кайтырга дип киткән Закир юкка чыкты. Аты кайтып капка төбендә кешнәп җибәргәндә, Тәнзилә сарыкларга ашарга биреп йөри иде. Закирны кайтты дип уйлап, капка ачарга барды ул. Капканы ачуы булды, ат иярле, йөгәнле килеш ихатага килеп керде, ә Закир күренмәде. Күрше Хәмәтнур белән сөйләшеп торамы әллә дип урамга чыкты, тик күршеләрнең капка төбендә дә беркем дә юк иде. Урамның басуга илтә торган ягына карады хатын, аңа таба ул очтан Кашап карт менеп бара иде. Исәнләшкәч, Кашап карт Тәнзиләләрнең аты урамга үзе генә чабып керүен әйтте. “Хуҗаң кайда, мәхлук”, -дип калдым артыннан дип сүзен тәмамлады карт. Тәнзиләнең йөрәге чәнчеп куйды, “Ай, Алла, ул-бу була күрмәсен Закир белән, кая шул очка барыйм әле, басудан кайтып килми микән", -диде хатын. Кашап карт өенә таба китте, ә Тәнзилә исә урамнан басу ягына атлады. Урамны чыккач ерак урманга кадәр сузылган басуга күз ташлады ул, тик басу буп-буш, кешенең әсәре дә юк. Тәнзилә шомланып куйды, башыннан мең төрле уйлар үтте. “Болай торып эш чыкмас, кешеләргә,Хәмдиягә хәбәр итәргә, Закирны эзләргә, табарга кирәк. Аттан егылып төшеп я имгәнеп, я аңын югалтып ята торгандыр”, -дип үз алдына сөйләнде дә, борылып урам буйлап бригадир булып эшләгән Искәндәрнең өенә юнәлде. Ансы, бәхетенә каршы, өйдә булып чыкты. Тәнзилә аңа барсын да сөйләгәч, Искәндәр телефоннан берничә ир кешегә шалтыратып хәлне аңлатты, кемнедер машина, кемнедер ат белән, кемнедер җәяү урман буе басуына чыгарга кушты. Хәмдиягә дә бу хәбәрне җиткерделәр. Ярты авыл халкы эзләде Закирны, басуны аркылы-буй йөреп чыктылар, елга, урман буйлары калмады. Икенче көннең киченә генә Закирның үле гәүдәсен таптылар. Авылдан ерак та түгел икенче басуның урталыгында ята иде мәрхүм. Аты өстеннән егылып, башы белән туң җиргә килеп төшеп үлгән Закир. Таш булып катты Тәнзилә,елыйм дисә, елый алмады, тамагына аш та үтмәде. Ярый үги кызы Хәмдия, туганнары, күршеләре янында булды, Закирның өчен, җидесен, кырыгын үткәрделәр. Тәнзилә ниндидер томан эчендә йөргәндәй уздырды ул көннәрне. Үзенең нигә шулкадәр бәхетсез булуының сәбәпләрен эзләде.

Нинди гөнаһлары өчен шушы кадәр дә ачы югалтулар бирә икән Тәңре дип елады. Закирының кырыгы узгач, Тәнзилә үзенең ялгызлыгын ныграк тоя башлады. Ни дисәң дә, һәркемнең үз дөньясы,күрше-тирәнең, туганнарның үз мәшәкате, үз эшләре. Хәмдия дә үз авылындагы кибеткә сатучы булып эшкә керде, туган йортка килүләр сирәгәйде. Аның да ихата тулы мал, эштән соң кайта, балалар инде кайсы кайда укый.

Аларга да булышырга кирәк. Тәнзилә берсен дә гаепләмәде Тормышның үз кануннары, бары тик сабырлык белән бүгенгене кабул итәргә кирәклеген әллә кайчан төшенгән иде ул. Закирын да, Габдулласын да уйлады хатын, гомерләренең кыска булганына, фаҗигале үлемнәренә җаны әрнеде. Зүрәнисе, әнисе балачактан өйрәткән догаларны искә төшерде Тәнзилә, шуларны укып ирләренең рухларына багышлый башлады. Күңеленә дә ниндидер тынычлык урнашкан төсле булды. Әмма бер күңел ярасы гына төзәлерлек түгел иде Тәнзиләнең. Ул яра – бердәнбер улы, Радигының язмышы. Кайда ул, исәнме, уйлыймы аны? Кичләрен, төннәрен җанын уттай көйдергән шушы сорауларга Тәнзилә берничек тә җавап таба алмады. 15 еллар элек, Закирга кияүгә чыккан гына вакытта кайтты аның Радигы. Үзе генә дә түгел, ә Тәнзиләне сөендереп, хатыны һәм алма кебек ике кызы белән. Иң бәхетле вакытлары булды Тәнзиләнең ул елдагы июньнең ике атнасы. Карап туя алмады ул улына, килененә, ике оныгына. Рус милләтеннән булса да, Наташа килене “Ани” дип өзелеп тора иде. Ә Настя белән Катя исемле оныклары “Бабулька” дип ике яклап килеп кочаклаганнарын үлгәнче онытмаячак Тәнзилә. Улы белән барсы турында сөйләште Тәнзилә, кабаттан аңлатты башыннан узган хәлләрне. Радигы шулвакытта бит: “Әнкәй, мин барын да аңлыйм, сиңа бернинди дә үпкәм юк!” –дип кочаклап алгач, күңелендәге авыр ташның эрүен тойган иде ул. Фотоларын калдырдылар алар, әнә каршы як стенада эленгән килеш торалар.

Менә монсы Радигы, аның янындагы фотода ике оныгы, монсында килен белән улы, ә алардан өстәрәк торган фотода бар гаилә...Закир дә бик җылы кабул итте Тәнзилә улының гаиләсен. Үз баласы, оныклары төсле иде алар аның өчен дә. Тәнзилә ул вакытта мәрхүмә әнисенә рәхмәтләр дә укыды әле, Закирга кияүгә чыгарга үгетләгәне өчен...

Эх, кайда калды соң ул бәхетле мизгелләр... Улы гаиләсен алып киткәч, ел буе хатлар аша аралашып тордылар. Ә бер елдан улыннан хатлар килүдән туктады. Тәнзилә хат язуын туктатмады, борчылды, кайгырды. Хатлар туктаганның икенче аенда килененнән җавап хаты килеп төште авылга. Элекке кебек шатлык-бәхет китерүче хат түгел иде бусы, ә, киресенчә, яман хәбәр яшерелгән иде аның эченә. “Кадерле әнием, - дип башлаган иде килен хатны. – Хатларыңны алдым, тик җавап язарга көчем җитми торды. Ай узгач, бик авыр булса да, язарга көч таптым үземдә: Радик икенче хатынга ияреп илнең ерак шәһәренә күчеп китте. Яраттым мин аны, ул да ярата кебек иде. Настя белән Катяны икәүләп бергә үстереп кияүгә бирергә, оныклар сөяргә хыялландык. Тик ике ай элек ул кинәт кенә үзгәрде, үзенә йомылды. Ә бер ай элек әйберләрен җыйды да, “Наташа, мин башканы яратам, аның белән икенче шәһәргә күчеп китәм”,- диеп, чыкты да китте. Берни әйтергә дә өлгермичә калдым, көтмәгән идем бу хәлне. Кызларга әтиләре командировкада дип әйттем. Көнем эштә, төнем елап үтә, әнкәй. Ни өчен шулай булды соң? Җавап тапмыйм. Инде аның киткәненә күңел ышана да башлады төсле. Кайтмасына да... Әнкәй, сиңа ачуым юк минем, синең ничек безгә шатланганыңны күрдем мин. Шуңа да алдаша да алмыйм. Сиңа да авыр булачак бу хәбәр, әмма башка юл юк... Радик сиңа бәлки язар, әнисен дә онытырга тиеш түгел ул. Ә мин язгалап торырмын. Катя белән Настядан сәлам сезгә”. Тәнзилә кара көйде шул мизгелдә. Хат кулларын пешергән төсле, йөрәген кемдер үткер пычак белән телемнәргә бүлгән кебек тоелды. “И, Аллам! Балакаем, нигә ялгыштың икән...” Тәнзилә әрнүеннән үксеп елап җибәрде. “Ходаем, ялгышын аңлап, киткән юлларыннан кирегә кайтсын, башына зиһен бир баламның”, -дип теләде хатын...

Көннәр әкрен генә уза торды. Килененнән хатлар башта айга бер, аннан ярты елга бер тапкыр килделәр, ә соңыдан бөтенләй туктадылар. Рәхмәтле булды килененә Тәнзилә, хатлар туктагач та рәнҗемәде... Көченнән килгәндә оныкларына дип акчасын да, посылкаларын да салды, Закиры  да каршы килмәде бер тапкыр да. Ә менә Радик суга төшкәндәй юк булды. Килене дә аның хакында бер хәбәр дә юк дип язды хатларында.  Аптырагач күрәзәчегә барды хатын. “Улыңны сары чәчле хатын үзенә сихер ярдәмендә каратып еракка алып киткән. Анда ул, тик аңы томаланган аның, кайтыры да билгесез”, - диюдән узмады анысы да. “И, улым, улым...Балаларыңны булса да искә төшер, аларда бит синең кан”, - Тәнзиләнең башында шушы сүзләр көннәр буе әйләнделәр. Ярый әле Закиры аңлый, кирәкмәгәнгә күңеленә тыгылмый, сораулар бирми. Тәнзиләнең борчылганы, кайгырганын үзе дә бик якын кабул итә. Ярый әле ул бар...

Тәнзилә өстәл артында утырган килеш улының фотосына карап утыра иде һаман. “Закирның үлеменә 5 ел узды, улының хәбәрсез югалганына 20 ел. Исән микән син, балам, әллә шул чит-ят тарафның зиратында ятамы газиз сөякләрең?” Тәнзилә уфтана-уфтана өстәл артыннан торып, озак утырудан оеган аякларын чак кыймылдатып фотолар янына килде. Берәм-берәм аларны күздән үткәрде, бармаклары белән һәрберсен сыйпап үтте. “Настя белән Катя да инде гаиләледер, мине искә аласыз микән,балакайларым? – дип яшь тулы күзләрен елмаеп торган ике кызчык төшкән фотога юнәлтте Тәнзилә. -Әтиегезне дә, мине дә кичерегез, балалар, берүк сез бәхетле булыгыз.Әниегезне онытмагыз, әтиегез язмышын кабатламагыз!” Бераз тынычлангач, өстәл янына кабат килде Тәнзилә, чәшкесен чиста су белән чайкатып, коймакларның өстен ябып куйды. Догасын укып алгач, ихатага чыгып керергә уйлады. Тик шушы вакытта ишек ачылган тавыш килде, һәм Тәнзилә борылып карады. “Исәнме, Тәнзилә әби!” –диде ишектән кергән яшь кенә ир кеше. “Әйбәт әле, балам, әйдә уз.Танымыйм бит, улым, кем дияргә дә белмим”. “Авылдашың Заһирәнең улы мин,әби, Таһир исемлемен. Авылыгызга йомыш белән килдем дә, хәлегезне белеп чыгыйм дидем.Әнкәй күчтәнәчләр дә җибәрде” ,-диеп кунак Тәнзиләгә сөт, чәй, икмәк салынган пакетын сузды. “Ай, рәхмәт төшкере,Таһир улым, Заһирә сеңлем тазамы?” “Аллага шөкер, күп итеп сәламнәр әйтте”. “Әйдә әле улым, чәй эчеп алыйк бәйрәм коймаклары, синең күчтәнәчләрең белән”, -дип Тәнзилә чәен җылыта, күчтәнәчләрне өстәлгә тезә башлады. Ә Таһир бу вакытта фотолар эленгән стена янында иде. “Тәнзилә әби, минем килүнең сәбәбе дә бар бит әле. Авыр булса да сорыйм, гафу итәрсең. Радик абый хакында беләсе иде” . Тәнзилә чәй ясаган җиреннән туктап, Таһиргә карады. “Әби, Радик абыйның бик күптәннән хәбәре юк икәнен ишеттем мин. Ә аны бит табарга була. Хәзер телевизордан “Көт мине” дигән тапшыру бара, шуңа язып карыйк димәкче идем”.Тәнзилә кунакны өстәл янына дәште, ә үзенең башында төрле уй. Чыннан да, эзләтеп караганда ничек булыр иде икән? Бәлки таба да алырлар иде, исән булса. Ичмасам, улы хакында берәр хәбәр белеп китәр иде бакыйлыкка. Әмма Таһиргә бу хакта әйтергә ашыкмады, бары авыл хәлләрен, Заһирәне, таныш-белешләрне сорашты. Таһир исә ихластан җавап бирде. Ул да Тәнзиләнең уйланганын аңлый иде, шуңа да әлегә Радик хакында сорашмаска булды.

Тәмләп чәй эчеп беткәч, Тәнзилә өстәлне җыештырып куйды. Шул арада үзенең әлеге көндәге тормышын сөйләп алды. Зарланмады да, бары тик булганына шөкер итеп яшәгәнен әйтте.  Ә Таһир сабыр гына көтте. Өстәлнең өстен ипләп кенә ябып куйгач, Тәнзилә тәрәзә янындагы яраткан урынына утырып Таһирга карап сүз башлады: “Балам, әйдә, язып карыйк ул тапшыруга. Радик абыең исән булса да, үлгән булса да берәр хәбәрен бәлки белә алырмын”. Таһир үзе белән алып килгән блокноты белән ручкасын кесәсеннән алып, Тәнзиләдән улы турындагы бөтен мәгълүматны язып алды: кайчан туган, кайда яшәгән, нинди шәһәргә киткән. Хатыны, кызларының исем-фамилияләрен дә язды ул.Ә аннары исә Радикның гаиләсе белән төшкән фотосын сорап алды. Хат белән тапшыру редакциясенә салырга кирәк дип аңлатты ул ансын. Фотоны бирде Тәнзилә. Улын гына тапсыннар, аңа берни дә җәл түгел. Таһир Тәнзиләне кочаклап саубуллашты да, хатны язып иртәгә үк салып җибәрәм дип кайтып китте.  “Ходаем, юллары уң булсын бу баланың. Радигым табылсын, үлгәнче бер күреп калсам ярар иде”.

Тәнзиләнең күңелендә үзе кыен, үзе рәхәт ниндидер хис урнашты. Шушы өмет белән ул йокларга ятты. Төшендә исә ап-ак киемнән Закиры белән Габдулласын күрде. Икәүләп килеп Тәнзиләгә ак биләүгә төрелгән сабый тоттырдылар. Ул баланың матурлыгына исе-акылы китте Тәнзиләнең. Елмаеп карап тик тора аңа. Шушы кадәр дә җиңел, рәхәт иде Тәнзиләгә. “Бу – синең улың!” – диде дә Закиры, кулын болгап Габдулланы ияртеп яшел агачлар арасына кереп югалды. Ә Тәнзилә баланы күтәреп аклан уртасына барып утырды да, уянып китте. “Радигым кайтачак болай булгач”, - дип юрады ул төшен...

Ике ай узгач Тәнзилә яшәгән авылга ят машина килеп керде. Кибет тирәсенә җыелган кешеләр янына килеп туктагач, аннан ике таныш булмаган ир кеше чыкты. Кешеләрдән Тәнзилә яшәгән йортка юлны сорадылар. Авыл халкы тик торамыни, боларның кем икәнен беләселәре килеп, сораулар бирә башладылар. Берсе сабыр гына бар сорауга да җавап бирергә тырышты. Җаваплар тулылана барган саен авыл халкының гаҗәпләнүе дә артты. Ә гаҗәпләнерлек, ышанмаска мөмкин булырлык нәрсәләр күп иде бу җавапларда. Машина янында эндәшми генә басып торган, инде шактый олы күренгән ир-атның авылдашлары Тәнзилә әбинең инде 20 ел хәбәре булмаган бердәнбер улы Радик икәнен дә, аны Мәскәүдәге, авыл халкы телевизордан елый-елый карый торган “Көт мине” тапшыруы аша эзләп тапканнарын да, менә бүген шушы Радикны  Тәнзилә әби белән очраштырырга Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгәннәрен дә белде авыл халкы. Гөҗ килде кибет яны, кемдер тизрәк өенә ашыкты, бу кеше ышанмаслык хәбәрне өйдәгеләргә сөйлиселәре килде. Ә Тәнзилә бу вакытта тәрәзә буендагы яраткан урынында тыныч кына көндезге чәен эчеп утыра иде. Уйларына бирелеп урамда кешеләр йөренгәнен дә, капкасы янына машина туктаганын да, ике ир-атның капкадан кереп киткәнен дә күрмәде дә, ишетмәде дә Тәнзилә. Тик өй ишеге ачылып китеп, ерактан килгән кунаклар килеп кергәч кенә дертләп китте ул. Ирләр ишек янында ук тукталып, сүз башламый тордылар. Тәнзиләнең исә күңеле нидер сизенде, ул урынынан торып, әкрен генә кунакларга таба якынлашты. Алдарак торган олырак яшьтәгесенә танырга теләгәндәй озак кына карап торды башта. Бу кешенең йөзе таныш та, таныш түгел дә кебек тоелды аңа. Әмма ана йөрәге бу ирнең иң якын кешесе икәнен тоемлый иде. Тәнзиләнең ихтыярына да карамыйча куллары иргә таба үрелде, бармаклары аның йөзеннән, чәчләреннән сыйпады. Ирнең ике күзенә мөлдерәмә яшьләр тулды. Һәм шушы  күзләр шул минутта Тәнзиләнең күзләре белән очрашты. Тын да ала алмыйча торды Тәнзилә, йөрәгенә  берьюлы мең энә кадалган төсле булды. Хәле беткәнен тоеп, “Улым!!!”- дип үзәк өзгеч итеп эндәште дә, җансыз килеш бердәнбер баласының кочагына авып китте.

Юныс Миңнемөхәммәтов, Өмет

 
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев