Авылда фельдшерның дәрәҗәсе дипломлы табибныкыннан ким түгел. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, авыруның хәле начараеп китәргә мөмкин
Күп вакыт авыл табибларына әнә шулай ашыгыч ярдәм хезмәтен үтәргә дә туры килә. Бигрәк тә зур авылларда ярдәмгә мохтаҗ булучылар саны артканнан-арта бара.
Биектау районының Шәпше авылында төрле милләт вәкилләре яши. Заманында ул зур бистә булып санала. Монда читтән килеп урнашучылар шактый күп була. Алар өчен шартлар булдырырга тырышалар. Бүген искереп баручы бинада урнашкан фельдшер-акушерлык пунктының да ул чакта дәрәҗәсе зур була. Биредә теш табибы, терапевт, педиатр, гинеколог, физкабинет, процедура бүлмәләре тулы көченә эшләгән. “Ул елларда табибка дип Биектауга йөрү юк. Чөнки үзебездә дә яхшы белгечләр бар иде. Чыпчык авылындагы участок хастаханәсенә дә күп йөрдек. Ул вакытта барысы да тәртипкә салынган, Шәпшедә дә табиблар күп иде”, – дип сөйли бу авылда 50 елга якын гомерен уздырган Сания Клещевникова.
Хәзер исә бу авыл халкына фельдшер Айгөл Фәттахова белән шәфкать туташы Наталья Стерлегова хезмәт күрсәтә. “Безнең өчен алар зур табиб. Нәрсә булса да, шулар янына йөгереп килеп җитәбез”, – дип сөйли Сания ханым. Бу сүзләрне белми әйтми ул. Үзе дә һәрдаим табиб ярдәменә мохтаҗ. Бер ел элек күзләренә операция ясатып кайткан. Инсульт кичергән. Кан басымы йөдәтә. “Яшь чакта авыру уза да китә, картайгач кала икән. Күп чирләрне кичердем. Көзән җыерып, өянәкләргә кадәр кузгала иде. Табиблар күзәтүендә торырга кирәк. Шуңа да кызлар янына көн дә киләм”, – ди ул. Өч бала үстергән Сания апаның сәламәтлеге солдат хезмәтен бетереп кайтырга биш көн кала үтерелгән улын җирләгәннән соң да какшый.
Шәпшегә Казаннан кайтып төпләнгән Людмила Туркина да олыгайгач табиб ярдәменә еш мохтаҗ булуларын сөйли. “Чир күп инде ул бездә. Иремдә – шикәр диабеты. Үземдә – кан басымы, йөрәккә операция ясаттым. Эшләгәннәр кая китсен инде ул?! 16 нчы заводта гына да 40 ел эшләдем, бөтен стажым 53 елдан артып китә. Үзебезнең медпунктта эшләүче кызларны төнлә дә чакырырга туры килә шул, – ди ул. – Путин һәрбер участокта бер табиб булачак дип әйтте. Безгә район да якын. Әмма анда чыгып йөгерергә машина кирәк бит. Айгөл үз машинасына утыртып та алып чыгып китә безне. Кайчак “Ашыгыч ярдәм” килгәнне көтеп ятып та булмый. Урам чатында башым белән егылып, үлгәндә калдым”.
“Мең ярымнан артык кешегә хезмәт күрсәтәбез. 300 бала, тагын шуның кадәр пенсионерыбыз бар. Өйдә ятып дәваланучылар да күп. Безнең участокта бер фельдшер, бер шәфкать туташы эшли. Шәфкать туташы булу да эшне берникадәр җиңеләйтә. Наташа хәрби хезмәт яшендәгеләр, мәктәп укучылары һәм бакча балалары өчен җаваплы. Бу вазифада ул 7 ел эшли. Өлкәннәр минем өстә. Моңа кадәр Казанда “ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләдем. Бу тәҗрибәм бик тә ярдәмгә килә. Эш икебезгә дә җитә, кайчак өлгереп тә булмый. Кан басымы үлчәтергә килүчеләр күп. Язгы чорда бигрәк тә авырулар көчәя. Бигрәк тә салкын тигәннән һәм ОРВИдан соң бронхит, пневмония авырулары килеп чыга. Дәваланып бетмәгәнгә өзлегүчеләр дә бар. Авыруларга дәваны район табиблары билгели. Калган процедураны биредә башкарабыз. Көн саен 20 кеше укол ясатырга гына йөри”, – дип сөйли Шәпше авылы фельдшеры Айгөл Фәттахова. Шәпше белән янәшә урнашкан авылларда да авырмый тормыйлар. Аларга да ярдәм кирәк.
Айгөл Фәттахова чирләмәс өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга һәм су эчәргә киңәш итә. “Гел телевизор каршында утыргач, буыннар ката. Бездә хәрәкәттә – бәрәкәт дип яшәүчеләр дә бар. Әмма бөтенләй урамга чыкмаучылар да очрый, – ди ул. – Гәүдәне язу, матдәләр алмашы өчен дә хәрәкәтләнмичә булмый. Диабет белән авыручылар күп. Моның өчен бары тик ашауны гына көйләргә кирәк. Ашагач та утырырга ярамый – шулай дип аңлатабыз. Дөрес тукланмыйлар, су аз эчәләр. Кан куеру, эч катулар бер-берсенә бәйләнгән”.
Нет комментариев